поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2011 Мәдәният

Тукай премиясенә кандидатлар

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга тәкъдим итте:

Вәлиева-Думаева Венера Сәлах кызы Г.Тукай шигъриятен тәрҗемә иткән өчен – “Сборники Габдуллы Тукая. Избранное” (2 бүлек), Мәгариф, Казан, 2006-2008 еллар;

 

Ибраһимов Илфак Мир­за улы (Мөхәммәд Мирза): “Киек каз юлында” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел); “Тере су” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китаплары өчен һәм “Адәм баласы” китабында басылып чыккан “Адәм баласы” (Мәгариф, Казан, 2009 ел) шигырьләр циклы өчен;

 

Кәримов Камил Әдһәм улы (Камил Кәримов): “Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел) роман-дилогиясе һәм “Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005ел) романы өчен;

 

Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрь­җан): “Боҗра вә Хөҗ­рә”: Шигырьләр, поэмалар (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм “Сагынмаклык” Истәлекләр, багышланмалар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен;

 

Газиев Идрис Мөдәррис улы төрле елларда (2001–2010 еллар) концерт програм­­малары, шул исәптән “Рөстәм Яхинга багышлап”, “Тукайга багышлап”, “А.Ключаревка багышлап” дигән концерт программаларын төзегән һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен, аудио язмада (3-CD, 60 татар халык җыры) “Татар музыкасы дөньясында” антологиясен эшләп дөньяга чыгарган өчен;

 

Тимербулатов Шамил Харис улы “Женский лик Победы” Бишенче симфониясе һәм “Моя Казань” № 1 концерты (оркестр белән фортепьяно өчен) симфоник әсәрләре өчен;

 

Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партия­ләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җыр­ларын иң югары профессиональ дәрә­җә­дә башкаруы өчен;

 

Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы Гыйматдинова Нәби­рә Миң­неәхмәт кызы (повесть авторы), Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (режиссер), Нәсыйхов Булат Вакыйф улы (рәссам), Галиев Рәис Абделхак улы (“Кә­рим” ролен башкаручы) – Нә­бирә Гыйматдинова повесте буенча “Бүре каны” спектаклен иҗат ит­кән, куйган һәм төп роль­ләрне башкарган өчен;

 

Вахитов Рифкат Мөхәммәд улы Татарстан һәм Россиянең күренекле мәгъ­ри­фәтчеләренең портретлар сериясе һәм картиналар өчен: “С.Сәйдәшев”, “Р.Фәхретдинов”, “Идел-йорт, Ил – мәдәният минитрыагасы”, “Олуг Мөхәммәд”, Г.Тукай дөньясы;

 

Рәссамнар коллективы: Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна – Татарстан Республикасында иҗти­магый биналар интерьерлары һәм экстерьерлары өчен уртак рәвештә булдырылган монументаль һәм декоратив-га­мәли сәнгать әсәрләре өчен, һәм “Волга”, “Татарстан” ку­накханә комплексларында, Г.Камал театрында һ.б. “мозаика” һәм “сграффито” монументаль әсәрләре (тарихи әсәрләр сериясе), “Сәйяр” труппасы гобе­леннары, “Су анасы”, “Сак-Сок”, “Шүрәле” халык әкиятләре буенча триптих; татар халкы тарихы һәм мәдә­ния­тенә багышланган картиналар сериясе – “Кукмара итекләре”, “Шагыйрәләр”, “Ха­җилар”, “Кайту”, “Биюче дәрвиш” һ.б. өчен.



Ватаным Татарстан
№ 51 | 23.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»