|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2023 Авыл
Авыл көл астында калганКамчатканың Ключи авылында Шивелуч вулканы атылгач, соңгы 60 ел эчендә иң көчле көл төшүе теркәлгән. Кешеләргә шәхси саклану чаралары тарата башлаганнар. Бу хакта Усть-Камчатка районы башлыгы Олег Бондаренко хәбәр иткән. Бондаренко сүзләре буенча, саклану битлекләре таратудан тыш район хакимияте көл төшү нәтиҗәләрен бетерү һәм җирле халыкны су белән тәэмин итү буенча мөмкин булган барлык чараларны да күрә. Усть-Камчатка районы башлыгы русиялеләргә паникага бирелмәскә һәм бик кирәк кенә булмаса, биналардан чыкмаска киңәш иткән.
Вулканология һәм сейсмология институты хәбәре буенча, Камчатканың Ключи авылында көл төшү Шивелуч вулканы атылганнан соң башланган. Соңгы тапкыр Ключи авылында шулкадәр күп көл төшү 1964 елда теркәлгән булган. Соңгы хәбәрләр буенча, авылда 8,5 см көл төшкән.
Социаль челтәрләрдә көл капланган авыл фотосурәтләре таралган. Кадрларда кар өстендә калын катлам көл ятуы күренә.
Шивелуч вулканы 11 апрель иртәсендә атылган. Ул 20 километрлап биеклеккә көл очырган. Төбәкнең кайсыбер авылларын көл болытлары каплаганһәм таң атуына карамастан, кешеләр кинәт караңгы булуына зарланган. Вулкан активлыгы аркасында аңа авиация хәвефенең иң югары Кызыл коды бирелгән.
Фото: социаль челтәрләр
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|