поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.04.2023 Җәмгыять

Миллион сумга кадәр штраф: гөмбә яратучыларга ни өчен җинаять җаваплылыгы яный?

Белмәсәгез белегез: Кызыл китапка кергән гөмбә һәм ­үсемлекләр җыйган өчен 9 елга кадәр төрмәгә утыртып ­куярга мөмкиннәр. Моңа өстәп, берничә миллион сумга кадәр штраф та яный. Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый эчтәлектәге закон кабул итте. Гөмбәгә йөрергә яратучыларга нинди җинаять җаваплылыгы яный? Кызыл китапта ниләр бар? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ­җавап эзләде.

Борчуга салган лилия
 
Авылдагы бакчабызда электән үк лилия чәчәгенең Кызыл китапта очрый торган «көдрә лилия» дигән төре үсә. Артык тәрбия дә таләп итми ул. Чия агачлары арасында елдан-ел суганнан үрчеп үсеп утыра. Гади лилиядән чәчкәләренең таҗлары көдрәләткән кебек бөтерелеп торуы һәм бер сабакта, кыңгыраудагы сыман, берничә чәчәк булуы белән аерыла. Бакчада чәчәкләр аннан башка да күп төрле. Шуңа күрә 1 сентябрь җиткәч, күрше-тирә балаларның укытучыга бирергә гөлләмә сорап керүләре дә – гадәти хәл. Ә чәчәк җыйганда төрлесе киселә иде. Иде дип әйтүем юкка түгел. Соңгы яңалыкларны ишеткәч, бәласеннән башаяк дип, «Кызыл китапка кертелгән чәчәктән гомумән котылыргамы әллә?» дигән уй килде. Олылар булмаса, балалар өзмәс дип кем ышандырып әйтә ала?
 
6 апрельдә Россия Дәүләт Думасы РФ Кызыл китабына (Татарстанның үз Кызыл китабы да бар. – Ред.) кертелгән гөмбәләр һәм үсемлекләрне җыйган, тараткан һәм юкка чыгарган өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында законны кабул итте.
 
Әле тикшерү барышында ук капма-каршы фикерләр уятты ул. Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, Кызыл китапка кертелгән гөмбә һәм үсемлекләрне җыйган өчен тугыз елга кадәр төрмә һәм берничә миллион сумга кадәр штраф яный. Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, илдә сирәк очрый торган хайваннар, балыклар һәм кошларны юкка чыгаручыларга җинаять җаваплылыгы бар, ә үсемлекләр һәм гөмбәләр закон нигезендә сакланмаган. Әнә шул гаделсезлекне төзәтергә алынганнар да инде. Дөрес, табигатькә зыян салуын белә торып, моны махсус эшләүчеләрне генә җинаять җаваплылыгына тартачаклар, ди. Ягъни Кызыл китапка кертелгән үсемлек яки гөмбәне саксызлык аркасында өзүчеләргә борчыласы юк. Тик кулыңа кәрзин тулы гөмбә тоткан килеш каршыңа хокук саклаучылар килеп чыкса, алай түгел, болай ул, дип аңлатып кара син.
 
– Сафсата бит бу! – ди Биектауда яшәүче һәвәскәр гөмбәче Сәрия Зиннәтуллина. – Һәр гөмбәче саен бер сакчы куячаклармы әллә? Элек агулы гөмбә эләкмәсен дип шикләнсәк, хәзер Кызыл китаптагысы юлда ялгыш очрамасын инде. Аларны ничек белеп бетерәсең? Мәсәлән, ак усак гөмбәсе Кызыл китапка кертелгәнне беләм. Ул безнең як урманнарда да үсә. Аны берничәне кисеп җыйганым бар. Шундый ике-өч гөмбә өчен дә җавап бирәсе булачакмы? Гөмбә җыю бик ансат кына түгел шул. Арада бер-берсенә бик нык охшаган ялган гөмбәләр дә очрый. Мин таныш булган гөмбәләрне генә җыярга тырышам. Яз җиткәч, кәҗә гөмбәсенә (сморчки) чыгабыз. Җәй башында майлы гөмбәләр пәйда була. Җиләк пешкән чорда җирән гөмбә (рыжик) җыярга йөрибез. Көз патшасы – гөреҗдә (грузди). Ә иң тәмле гөмбәләрнең берсе – нарат гөмбәсе (боровик). Аны «пат­шалар гөмбәсе» дип тә атыйлар әле. Ул си­рәк очрый, шуңа күрәме элек байлар нәкъ менә нарат гөмбәсен яратып ашаган, ди.
 
Биолог-бакчачы Дамир Гафуров әйтүенчә, гөмбәне кисеп җыю аның төр буларак юкка чыгуына бернинди куркыныч тудырмый. «Гөмбә сабагыннан да, эшләпәсеннән дә үрчеми, аның тармак­ланган нечкә җепләр – гифлардан торган гөмбәлеге җир астында була», – ди ул.
 
631 төрле байлык
 
Белгечләр исә ашыкмаска киңәш итә. Бу юнәлештә эш алып баруның әһәмиятен дә искәртәләр.
 
– Республикадагы биологик төрлелекне саклап калу – мөһим мәсьәләләрнең берсе, – диде Татарстан Биологик ресурс­лар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков моннан бер ай чамасы элек узган еллык коллегия утырышында. – Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда юкка чыгу куркынычы янаган җәнлекләр, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең 631 төре сак астына алынган.
 
Былтыр галимнәр, биологик төрлелекне ачыклау өчен, республиканың Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында фәнни-тикшеренү эшләре дә үткәргән. Нәтиҗәдә бездә моңарчы очрамаган яңа сирәк төрләргә дә тап булганнар. Аларны ачыклау белән беррәттән, саклау да мөһим, диләр комитетта.
 
– Бүген Кызыл китапка кертелгән аерым төр җәнлекләр һәм кошларны юкка чыгарган өчен закон нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган, алга таба гөмбәләр һәм үсемлекләрне дә шул таләп­ләргә тәңгәлләштерергә телиләр, – ди дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе мөдире Ринат Чиспияков. – Закон үз көченә кергәнче, шактый вакыт узачак. Чөнки тиешле документларны әзерләү зарур. Бу очракта, җәнлекләр һәм кошларга бәйле закондагы кебек үк, юкка чыгарга мөмкин булган гөмбәләр һәм үсемлекләрнең аерым исемлеге төзеләчәк. Ягъни җинаять җаваплылыгы Кызыл китаптагы бөтен гөмбәләргә һәм үсемлекләргә дә кагылачак дигән сүз түгел. Арада аеруча да саклауны таләп итә торганнары бар. Аның үтәлешен кем һәм ничек тикшерәчәге дә билгесез. Бәлки, бу эшне Рос­природнадзорга йөкләрләр, ә бәлки, төбәкләргә калыр. Бүген хайваннарны саклау өлкәсендә төгәл законнар эшли, тик үсемлекләргә бәйле тәгаен закон юк. Тәртип бозучыларга административ җаваплылык кына каралган.
 
«ВТ» юристы Булат Закиров сүзләренә караганда, Кызыл китапны өйрәнеп утыру теләге булмаса, танып белгән үсемлек­ләр һәм гөмбәләрне генә җыю хәерле.
 
– Йорт тирәсендә сирәк очрый торган чәчәкләрне үстерүчеләргә килгәндә, Кызыл китапка кыргый хайваннар һәм үсемлекләр генә кертелә. Ә «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль канун нигезендә, аларны хуҗалыкта куллану катгый тыела. Ягъни үсентене Кызыл ки­тап­ныкы булып саналмаган күрше төбәктән алып кайтсагыз да, бакчада сирәк очрый торган чәчәк утырту, аны үрчетү тыела. Әгәр ниндидер җилләр белән йорт тирәсенә Кызыл китаптагы чәчәк килеп эләккән икән, аңа кагылмавың хәерлерәк.
 
«Ун елга бер яңартыла»
 
Кызыл китапта ниләр бар? Бу сорау белән без КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимовка мөрәҗәгать иттек.
 
– Илгизәр Ильясович, Татарстанда ни өчен берьюлы ике Кызыл китап гамәлдә?
 
– Билгеле булганча, Кызыл китапта сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган җәнлекләр, кош-кортлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында мәгълүмат теркәлгән. Татарстан Кызыл китабында Россиянекенә кертелгән бөтен хайваннар, кошлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр бар. Безнең илебез бик зур. Күп кенә җирлекләрнең үзләренә генә хас булган флорасы һәм фаунасы бар. Аларның бөтенесен бер китапка туплап бетереп булмый. Шуңа күрә төбәкләр, илкүләм исемлекне тагын да киңәйтеп, үзләренең Кызыл китапларын бастыра. Без республикада сирәк очрый торган төрләрне махсус комиссия уты­рыш­ларында карап тикшерәбез. Теге яки бу кошны, үсемлекне ТР Кызыл китабына кертү мәсьәләсе Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә хәл ителә. Шул рәвешле, ТР Кызыл китабы безнең җирлектәге җәнлекләрне, кош-кортларны, гөмбәләрне һәм үсемлекләрне тагын да яхшырак сакларга ярдәм итә.
 
– Кызыл китап еш яңартыламы?
 
– Закон нигезендә ун елга бер тапкыр яңарты­лып, яңадан басылырга тиеш. ТР Кызыл китабының өч басмасы чыкты инде. Мондый өлкәләр ил күләмендә дә күп түгел. Бу хакта горурланып әйтә алабыз. 2025 елда аның чираттагысын чыгарырга әзерлек эшләре алып барыла. Моның өчен ун ел буе мәгълүмат җыябыз. Теге яки бу сирәк очрый торган кош-корт яки җәнлеккә бәйле үзгәрешләрне, саны артуын-кимүен тикшерәбез. Махсус комиссия эшендә төрле тармак белгечләре, шул исәптән югары уку йортлары галимнәре дә катнаша. Мәсәлән, беренче басылган Кызыл китапта соры көртлек (серая куропатка) бар иде. Үз заманында аларның саны нык кимеде. Хәзер исә артты. Шуңа күрә соры көртлекне исемлектән чыгардык. Бүген Кызыл китаптагы берничә төр балык (араларында чөгә балыгы (стерлядь) да бар) һәм кайбер үсемлекләр турында бәхәс алып барабыз. Татарстанда җәнлекләр, кош-­корт­лар, гөмбәләр һәм үсемлекләрнең яңа төрләре дә очрап тора. Декабрь азагында узган утырышта гына сирәк очрый торган берничә төрле гөмбәне исемлеккә кертү турында фикер алыштык.
 
– Ә гөмбәчеләргә нишләргә? Урманга барган саен Кызыл китап күтәреп йөреп булмый бит.
 
– Бу хакта күптән сүз алып барабыз. Киләчәктә аерым бер сайт булдырырга телибез. Кешеләр аны кесә телефоны аша да ачып карый алачак. Тик моның икенче ягы бар: урманда интернет тотмаска да мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә заманча технологияләр куллануны уйлап бетерергә кирәк. Татарстанда әйләнә-тирә табигатьне саклау өлкәсендә зур эш башкарыла. Республикада вазгыять тыныч. Ә табигатьне саклау – һәркемнең эше. Шул ук кошлар да, җәнлекләр дә безгә кадәр үк булган. Без, кешеләр исә, бөтен нәрсәне үз кулыбызга алдык та, үзебезне җиһанда хуҗа итеп хис итәбез. Алар хуҗа, без түгел. Нинди генә эш башласак та, биредә ничәмә-ничә еллар буе яшәгән җәнлекләргә, үсемлекләргә зыян салу куркынычы турында онытмасак иде.
Фото: Фрипик.ком

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.04.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»