|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2023 Җәмгыять
Йорт, 4 абзар һәм 2 машина янганБашкортстанның Авыргазы районында янгын булган. Мостафа авылында бер йорт, дүрт сарай һәм ике автомобиль янган. “Янгын сүндерүчеләр килгәндә 6*6 метр зурлыкта агач йорт, “Toyota RAV-4” һәм “Toyota Camry” җиңел автомобильләре, гомум мәйданы 240 квадрат метр булган дүрт агач абзар янган. Утның тиз таралуына көчле җил һәм биналарның бер-берсенә якын урнашуы сәбәпче булган”, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.
Янгынны 06.19 сәгатьтә сүндергәннәр. Утка каршы 7 техника белән 12 коткаручы көрәшкән.
Әле янгын сәбәпләре ачыклана.
https://02.mchs.gov.ru
--- |
Иң күп укылган
|