|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Өч яшьлек кыз энесенә гипертониядән дарулар ашатканТүбәнге Новгород өлкәсенең Тенекаево авылында 3 яшьлек кыз бала 1,5 яшьлек энесенә югары кан басымын дәвалучы дарулар ашаткан. Ике балалы ана ялларга шәһәр читенә киткән. Анда күпмдер вакыт дәвамында ванна бүлмәсендә ни беләндер булышкан. Бүлмәгә чыкса, кызы энесенә дару каптыруын күреп калган. Гипертониядән булган бу препаратны картәтиләре эчкән.
Курыкан хатын-кыз шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Авыр хәлдәге малайны дәваханәгә алып киткәннәр.
Бәхеткә, табиблар баланы коткарган. Бүгенге көндә аның гомеренә берни янамый.
Балаларны күздән яздыру куркыныч шул. Бәла-казадан Аллаһ сакласын!
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|