|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2023 Җәмгыять
“Хәер-фатыйхамны бирдем, Алланың сакласына ышанам”Мамадыш районы Җәнлек совхозы бистәсеннән бертуган Рәшит һәм Рөстәм Гыйлемхановлар махсус хәрби операция зонасына, өлешчә мобилизация башланганчы ук, 7 сентябрьдә китәргә карар кыла. 80 яшьлек әниләре Сәйдә Нигъмәтҗановна улларының мондый адымын авыр кабул итә, шулай да аларга хәер-фатыйхасын бирә. Ул бүген дә күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырыша. Сәйдә апа көтеп алынган телефон сөйләшүләре аша улларының да күңелен күтәрергә тырыша.
— Аллаһтан сезне саклавын сорап ялварам, — дип, улларына авылдашларының сәламнәрен җибәрә.
Февральдә Сәйдә Нигъмәтҗановнага 80 яшь тулды. Ике улының да исән-сау әйләнеп кайтачагына ышана ул. Чөнки ананың хәер-фатыйхасы — иң көчле саклагыч.
Эльмира МИННИКӘЕВА |
Иң күп укылган
|