|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2023 Дин
«Безнең мирас» журналы Матбугат ифтары уздырды (ФОТО)Рамазан аеның кыл уртасына җиттек. Ифтарлар дәвам итә. Кичә «Татмедиа» бинасында Ләбиб Лерон җитәкчелегендәге «Безнең мирас» журналы редакциясе Матбугат ифтары үткәрде. Бу атаманы Ләбиб әфәнде үзе тәкъдим итте. Чөнки килгән кунаклар арасында язучылар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат әһелләре – алар барысы да матбугат белән бәйле кешеләр. Авыз ачучылар арасында «Матбугат.ру» хәбәрчесе дә бар иде. Балтачтан Рамил хәзрәт Бикбаев ифтар мәҗлесен Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде, якты дөньядан киткән бик күп иҗади шәхесләрнең исемнәрен атап, алар рухына дога кылдырды.
«Безнең мирас» ифтары узган елларда да үткәрелгән иде. Ул матур традициягә әверелде. Бакыйлыкка күчкән язучылар, галимнәр, җырчылар, милләт яшәешенә зур өлеш керткән шәхесләр рухына атап дога кылу – бу очрашуларның мөһим бер өлеше. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең – каберен белик. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
--- |
Иң күп укылган
|