|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2011 Мәдәният
Әлмәт театрында премьера (ФОТО)Театрга бару өчен тагын бер форсат чыгарга тора. 1 апрельдә биредә премьера. Труппа итальян драматургы Карло Гоцциның “Болан-патша” трагикомедиясен тәкъдим итә. Шушы көннәрдә мәгълүмат чаралары вәкилләре аның репетициясен күзәтте. Премьера әдәбият, театр сөючеләрне генә кызыксындырмас, күпләр игътибарын җәлеп итәр дип ышанам. “Замандашларның культура дәрәҗәсе, гыйлеме түбән” дигән ышануларны инкарь итү өчен генә түгел, әлбәттә. Мәгълүм булганча, Әлмәт татар дәүләт драма театры узган ел дөнья театр сәнгате үрнәкләре белән танышу, башка мәдәниятләр белән аралашу максатында “Дөньяның дүрт ягы” дип аталган халыкара театраль мәдәни проект игълан иткән иде. “Болан-патша” әлеге проектнын икенче эше. Бу бер. Икенчедән, спектакльне сәхнәгә Македония режиссеры Звездана Ангеловска куя. Ангеловска Македония сәнгатендә талантлы актриса, оста режиссер булып танылган шәхес. Күп фестивальләрнең җиңүчесе. Ә бу - ят почерк, яңа пластика белән танышу мөмкинлеге. Өченчедән, материалга яңача караш. Пьеса мәхәббәт һәм чын хисләрнең көче турындагы кысалар белән генә чикләнми. Бу - мәкер яшеренгән битлек артындагы чынбарлык, икейөзлелекне тану катлаулыгы турындагы уйланулар. Оригиналь сценография: актерлар өстендә күн япмалар, кулларындагы мендәрләр бер караганда тәхеткә әйләнә, икенче караганда урын-җир... Фәрештәләрне куганчы аклык, яктылык, уен-көлке белән игътибар җәлеп иткән күренешләрне соңрак караңгылык, зәгыйфьлек алыштыра. Хәер, мең тапкыр ишеткәнче, бер кат күрүең кыйммәт. Режиссер үзе бу өлкәннәр өчен “кырыс әкият”не гадәти тамашачы аңлап та бетермәскә мөмкин, катлаулы пьеса күп сораулар тудырыр, ди Ләкин әлмәтлеләрнең кызыксынуына өметләнәм” дигән ышаныч белдерә.
1
2
3
4
5
6
Ләйләгөл МИНАЕВА |
Иң күп укылган
|