|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Үзе чыга алмаганКазанда балалар мәйданчыгында тимер рәшәткә арасына кысылып калган малайны коткарганнар. Кичә 112 бердәм номерына Казанда бер малайның балалар мәйданчыгындагы тимер рәшәткә арасына кысылып калуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ачыкланганча, Фатих Әмирхан урамындагы балалар мәйданчыгында тимер рәшәткә арасына аның тезе кысылып калган булган. Ул үзе чыга алмаган. Коткаручылар махсус корал ярдәмендә баланы рәшәткә арасыннан чыгарган.
Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
--- |
Иң күп укылган
|