|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Юл уртасында машина кайнар су тулы чокырга чумганСанкт-Петербургта кайнар су торбасы шартлау нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптә бер бала да, каза күргән. Пешкән кешеләрнең берсе – реанимациядә. Рижская урамындагы бу хәл турында бүген билгеле булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, кайнар су торбасындагы дефект грунтны шундый хәлгә китергән. Нәтиҗәдә юл “утырган” һәм җиңел машина шул урында җир астына төшеп киткән.
Тәүдә дүрт кеше – водитель, бала һәм ике коткаручы – каза күргән дип хәбәр иткәннәр иде. Әмма Санкт-Петербургның вице-губернаторы Олег Эргашев биш кеше җәрәхәтләнүен әйтә. 10 яшьлек малайның хәле уртача авырлыкта, ди, аның тәненең ике проценты пешкән, сәламәтлегенә берни янамый. 57 һәм 65 яшьлек ирләрнең дә хәле ул кадәр авыр түгел, берсенең тәненең 7-8 проценты пешкән, икенчесенеке –18%.
“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 34 яшьлек хезмәткәре тәненең 40 процент мәйданы пешү белән ренимациядә авыр хәлдә ята. Ведомствоның 24 яшьлек тагын бер коткаручысының 7 процент тәне пешкән”, – дип язган Эргашев социаль челтәрләрдә.
Чыганак: lenta.ru
Фото: социаль челтәрләр
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|