• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 31 Март Гөлназ Гыйльфанова
  • 31 Март Айрат Сибагатуллин
  • 31 Март Эльвира Гарипова
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник. 8-93-77-73-48-73
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим,Усады Столбище(Аэропорт)якларыннан 89506660021 ват сап)
  • Суган орлыгы сатам. 150 сумнан. Казан. 89003222047
  • Казанда эш эзлим. Офиста яисә текст басучы хезмәтләрен карыйм. Подработка булса да ярый. 89518921231
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • Казанда грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
  • Бэрэнге сатам сорт Гала 1.5 тонна Тел 8908 330 83 01 (Вацап) 89274141015 (вацап)
  • Казанда 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Дубравная-Проспект Победы . Барлык унайлыкларда бар. Холодильник, стиральная машина, мебель. 14000+ ком.усл. Собственник.
  • Узем янына гостинкага татар кызы эзлим.Адель Кутуя, Гвардейскаяга якын.Заселение с 1 апреля.8(906)3215965(Вацап)

 

 
Архив
 

               

01.08.2008 Матбугат

ИЛФАР КӘРИМОВ: “БЕЗДӘ КИҢӘШ ИТҮ ГЕНӘ БАР”

Татарстанда һәм аннан читтә дә таралучы, киң колачлы “Яңа Гасыр” радиосына август азагында 6 яшь тула. Бүген ди-джей Илфар Кәримовта кунакта. Илфар – радионың яшь алып баручылары сафыннан...

Илфар, беренче мәртәбә тыңлаган радио тапшыруыңны хәтерлисеңме?

 

– Берсендә, аерыла алмыйча, ниндидер спектакль тынлаганымны хәтерлим. Кызганыч, аның исеме истә калмаган. Бүген дә "Яңа Гасыр" радиосы тапшыра торган  спектакльләрне кызыксынып тыңлыйм. Алар, әйтерсең, балачакка алып кайта.

 

“Яңа Гасыр”да иң беренче кемне ишеттең?

 

– “Яңа Гасыр” радиосы сөйли башлаганчы, авылда бары тик чыбыклы радио гына иде әле. FM ешлыкларында сөйләүче радио юк. Абый, ул вакытта студент, Казанда шундый шәп радиолар сөйли, дип мактана иде. Һәм ул радиоларның берсе безгә дә килде. Ул вакытта әле ул "Болгар FM" дип атала иде. Иң беренче булып тыңлаган радио алыпбаручылар ул – Дилбәр, Фаил Гыймадов, Илнур Фәйзрахманов, Наилә Низами.

 

“Яңа Гасыр” радиосы күпкырлы, төрле юнәлешле музыкаль сәясәте белән аерылып тора. Үзең эфирдан тыш нинди җырлар тыңлыйсың?

 

– Кайвакыт эфирдан соң бер генә җыр да тыңлыйсы килми, чөнки эфир дәвамында без 50-60 җыр тыңлыйбыз. Ә гомумән, эфирдан тыш мин татарча ретро җырларны, заманча татар, рус, чит ил музыкасын тыңлыйм. Кыскасы, кәефкә карап. Шулай ук, инструменталь музыка да бик ошый.

 

Радиода сөйләнеп утырудан тыш тагын нинди эшләр башкара аласың, әйтик балта эше, машина...

 

– Радиода сөйләнеп утырудан тыш... Кызык! Ни өчендер, кайсы гына эшкә тотынсам да, миңа шаяртып: "Бу сиңа радиодан сөйләп утыру түгел" диләр. Мин – авыл җирендә туып үскән малай, шуңа күрә бер эштән дә курыкмыйм. Дөрес, Казанда яшәү дәверендә физик эштән читләшәсең. Тик авылга кайткач бик тиз “дуслашасың”. Әйтик, әле менә күптән түгел генә, ял вакытында, яңа мунчага нигез салдык.

 

Быел диплом алдың. Журналистика факультетында укучыларга эш табу кыенлыгы юк диләр, син ни әйтерсең?

 

– Эш табу бүген бик кыен, бигрәк тә үз һөнәрең буенча. Әйтик, минем танышларымның шактые әле  эшсез, яисә үз белгечлеге буенча эшләми. Дөрес, журналист ул беренче курстан ук матбугат чараларында практика уза башлый. Шул вакытта кайберләре эшкә дә урнашып калырга мөмкин. Үзеңне ничек күрсәтәсең инде. 

 

Ди-джей эшенең барысы да эфирда ишетеләме? Әйдә әле, бер эфирыңны кыскача сурәтләп күрсәт. Син башкара торган гамәлләр нинди?

 

– Дөрес, ди-джей эшенең  барысы да эфирда ишетелми. Миңа кичкә эфирга ди. Иң беренче булып музыкаль редактор төзегән плей-листны алып карыйсың, шуның буенча без эфирда җырлар куябыз. Җырлар арасында "күперләр", ягъни ди-джейның чыгышларын язасың. Тик эфирга кергәч тә әле алдан язылганны кәгазьдән укып утырасың дигән сүз түгел. Ди-джей рекламаны да, җырларны да, хәбәрләрне дә, тапшыруларны да үз вакытында эфирга чыгарырга тиеш. Микшер пульты, берничә компьютер, аудио-сиди аппаратура – болар барысы да ди-джей карамагындагы “байлык”, һәм син алар белән эш итә, җиңелчә генә сафтан чыга калса төзәтә дә белергә тиеш.

 

Тәүлекнең кайсы вакытында эфирда эшләү җайлырак? Кай вакытта тыңлаучы активрак?

 

– Һәр вакытның үз тыңлаучысы. Кеше радионы иртән эшкә җыенганда, машинада барганда тыңлый, көндезен эштә, өйдә вакытта, кичен эштән кайткач кабызып куя. Тик шулай да кич белән тыңлаучы активрак. Кичке якта яшьләр дә күпләп кушыла. Шулай ук, миңа иртән эшләве дә ошый, кешегә иң беренчеләрдән булып хәерле иртә теләү үзе бер рәхәт.

 

Тыңлаучылар гел мактап кына утырмыйдыр. Алып баручыларны тәнкыйтьләгәннәре бармы һәм ни өчен?

 

– Гел мактап кына эш бармый инде ул. Чагыштырып карасак, тыңлаучылар безне күбрәк хуплый. Тәнкыйтьләгән очраклар да булгалый. Әйтик, берәр хат укыганда авыл яисә кеше исемен дөрес әйтмәсәң. Тәнкыйтьне кабул итәбез һәм хаталарны төзәтергә тырышабыз.

 

Һәр коллективта җыелышлар, планеркалара була, сездә ул ничек уза?

 

– Гадәттә, без анда үзебезнең хаталар өстендә эшлибез. Эфирларны тыңлап чыгабыз, кимчелекле якларны билгелибез, алдагы көннәргә эш планын төзибез. Шунысы әйбәт: бездә ачулану, сүгү дигән әйбер юк, бездә барытик киңәш итү генә бар. Коллектив бик тату.

 

“Яңа Гасыр”да эшләү сиңа ни бирде?

 

– Яраткан эше кешегә нәрсә бирә ала? Әлбәттә, тормыштан кәнәгать булу хисе.

---
Болгар радиосы
№ --- | 01.08.2008
Болгар радиосы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№37 (53636) / 05.09.2010 15:18:56

мослимнн зур сэлем

№36 (4418) / 08.08.2008 23:58:08

мактыйсы булса мактарга могу, Кояш, но матбугат сайтында тугел бит инде! монда мактану ник кирэк? башка никлар белэн язганым юк, мин бит чычкак тугел)))))))

№35 (4409) / 08.08.2008 20:48:42

Жимешчик!Безнен икебез турындадыр инде ул суз алайса- без оказывается синен белэн торледэн торле никлар астында узебезне яклап, майлап ятабыз- синен "жимештэн" кала тагын берэр ник белэн кереп, "Яна гасырга" реклама ясап ятканын бармы? Минем юк- узебезнекелэр турында укып кына калам. Мин киресенчэ башка темаларга кысылырга яратам.

№34 (4401) / 08.08.2008 16:42:43

Ник? чэй эчеп утыру татарда начар куренешме инде хэзер? Роза белэн Раил рэхэтлэнеп чэй дэ эчеп утырсннар, ашап та утырсннар, тик таралмасыннар гына инде. Бик кунелле пар бит!

№33 (4385) / 08.08.2008 14:12:10

кояш, мин бар, мин бар Яна гасыр радиосыннан!!!!   

№32 (4382) / 08.08.2008 13:59:00

Дамир? Кем эшлэми- Яна гасыр радиосындагылар эшлэмиме? Тэнкытьне дэ кутэрэбез, торле исемнэр астында да утырмыйбыз- мин мэсэлэн гел кояш. Яна гасыр радиосыннан тагын берэр кеше бардыр диеп уйламыйм- язуларыннан таныр идем.э эшлэугэ килгэндэ бераз радионы тынлаштыргала инде син, неужели узгэреш , кутэрелеш курмисен?

№31 (4381) / 08.08.2008 13:53:31

Шаккатам! Кем Сибгатуллина белэн Насибуллинаны бутый! Монда телевизиончиклар турында бер суз дэ юк эле.

№30 (4361) / 08.08.2008 10:30:41

Дамир, минем ТНВга бернинди катнашым да юк, биллэхи менэ!!!! Э Илфарны бик хормэт итэм! Шэп кеше! Шэп журналист! Шундый татар егетлэре кубрэк булсын иде!

№29 (4340) / 07.08.2008 18:02:11

Уфнын кончесе килэ бугай))))))))))))) 

№28 (4275) / 06.08.2008 16:45:01

Шаккатам, сезгэ. Шундый субъектив фикерлисез...

№27 (4274) / 06.08.2008 16:34:07

Йэй, торле исемнэр астында бер берегезне прикрывать итеп утырмагыз инде тнвышниклар, сезнен, поезд китеп бара, болай гына рейтинг кутэреп булмый эшлэргэ кирэк. Эту тэнъкыйтнедэ кутэрэ алмый башладыгыз, иялэшкэннэр гел башларыннан сыпырып торганга. Халык бн спорлашып утырганчы эшлэгез сез.

№26 (4273) / 06.08.2008 16:13:18

Хэрмэтлелэрем ник сез Сибгатуллина Милэушэ белэн насыйбуллина Милэушэне бутыйсыз? монда суз насыйбуллина турында суз бармый бит. анын турында ботенлэй дэ сойлэп-язып тору кирэкми...

№25 (4271) / 06.08.2008 16:07:42

УФ ДИГЭН "КЕШЕ".анын кызлар арасында популяр булу-булмавын син белмисендер инде.Менэ мин дэ фатыйховага кушылып эйтэ алам,нинди генэ популяр эле!!!кон саен звонок!бу кызлар бигрэк тэрбиясез инде дип уйлыйм.

№24 (4268) / 06.08.2008 14:46:19

Юкны сойлэмэ инде! Кая кызлар арасында популяр булсын инде ул! Гел шаккатырасыз пряме...

№23 (4267) / 06.08.2008 14:43:40

Илфарны яшь алып баручылар сафыннан дип атау момкинмени? Куптэннэн тынлыйбыз бит инде без аны!!!! Дискотека алып барудан башлады бугай ул, ялгышмасам. Кызлар арасында нинди популяр булуын да язарга кирэк иде. Узе тыйнак, узе тырыш, бигрэк бала жанлы, шул ук вакытта житди дэ... Илфар кебек алтын егет башка юк бит ул!

№22 (4153) / 04.08.2008 17:44:14

Яна гасыр радиосындагылар чэйнэудэн остен алар- берсенэ дэ тел- теш тидерерлек тугел.

№21 (4098) / 03.08.2008 23:39:58

ТНВ ТВсында тикшерер кеше бетте, хэзер Яна гасыр радиосындагыларны чэйнэгез инде, давайте давайте

№20 (4091) / 03.08.2008 22:19:56

Уф, бэйлэнмэгез инде ичмасам шул Илфарга да!
Менэ дигэн итеп алып бара. Халык аны бик ярата. Тавышы ягымлы. Сойлэм культурасы камил. Тортелеп тормый. Суз байлыгы бар. Ни кирэк тагын?

№19 (4086) / 03.08.2008 19:18:35

тэнкыйтьлэргэ хэркем оста хи...

№18 (4084) / 03.08.2008 19:10:19

Яна гасырда уз эшенэ хэр яналыклар чыгарылышына жаваплы караучы, гел усуче , алга баручы Зэлфия Вакказовага житми берэу дэ. Голназ ялгыша , Марсель куп вакыт битараф укый ,э милэушэ ХАНЫМ вообще мин-звезда дип сойли- тавышы да ишетелми, аннан- моннан укып чыга.

№17 (4077) / 03.08.2008 09:59:25

илфарга тел-тещ тидереп булмый,АНДА ТЕЛ БАЙЛЫГЫ ЗУР.э МИЛЭУШЭ ХАНЫМГА КИЛГЭНДЭ.НЕУЖЕЛИ СЕЗ АНЫН ЯНАЛЫКЛАРЫН АНЛЫЙСЫЗ??УЛ БИТ БОТЕНЛЭЙ БОЛГАТА НЭРСЭДЕР,ЛЭКИН АХЫРДАН мИЛЭУШЭ НАСИБУЛЛИНА ДИП ШУНДЫЙ МАТУР ЭЙТЭ.МИН МЭСЭЛЭН АНЛАМЫЙМ.э ЗОЛФИЯ БН МАРСЕЛЬ,ГОЛНАЗ ЭЙБЭТ.

№16 (4065) / 01.08.2008 21:34:47

Ә менә бераздан җырлый башлавым бик тә ихтимал әле! Хак әйттең! Нәкъ өстенә бастың! АФӘРИН!  

№15 (4063) / 01.08.2008 19:22:13

ШиК, жыен жукбарны тынлап утырма, татар жырчыларынын монлы жырларын тынла. Белки син дэ бераздан жырлый башларсын

№14 (4061) / 01.08.2008 17:30:49

Илфар! Классная фотка! Тавышың супер! Җыен җук-барны тыңлап утырма!!!
Әаккатам туташмы, ханыммы, әфәндеме! Нигә һаваны бозып утырасың анда тискәре фикерләрең белән?  

№13 (4060) / 01.08.2008 17:01:03

Тегеннэн качып беттегез бит. Кунелсез булып китте...

№12 (4059) / 01.08.2008 16:59:17

Ансат, син дэ мондамыни

№11 (4058) / 01.08.2008 16:54:17

Булмас кода, эйтсэ дэ! Шуннан ни?! Сугенмэуче кеше юктыр инде ул. Анын тавышын тынлап кара син, менэ шунысы мохимдер минемчэ. Радио тынлаучыны бит беренче чиратта сойлэученен тавышы жэлеп итэ.

№10 (4057) / 01.08.2008 16:46:45

http://www.bulmas.ru/?year=2008&month=08&day=01&docfile=documents/000
45. Исемегез 15:50 23.05.08
...Сез Миләүшә Насыйбуллинаны беләсезме? Ул матур тавышлы диктор, Татар телендә сөйли. Бик итәгатьле, тәртипле ханым. татар телен су урынына эчә. Аның турында начар сүз уйлау башыма да килмәгән иде. Тик берсендә, кунаклар алдында "бәт.к" димәсенме?! шуннан соң саф татар телендә сөйләшүчеләр юк дигән фикергә килдем.

№9 (4056) / 01.08.2008 16:38:08

Шаккатам син яшьлэрне узен белэн чагыштырма. Синен заман узып бара инде

№8 (4053) / 01.08.2008 16:08:41

Эйдэгез инде алайса ярамаган тагы сезгз-мэхлуклэргэ дип ботен эшне аннан-моннан гына эшлик. Ул бит бер минем очен генэ сойлэми, ботен татарстан очен жавап тота. Гомумэн алганда мин Яна гасырнын ни радиосын, ни телевиденисен уттан алып суга салыр идем дикторлар мэсьэлэсендэ. Вакантлы урыннарга, белемим эллэ танышлык,эллэ очраклылык аша керэлэр, эмма дэ лэкин араларында матур дорес сойлэучелэр бармак белэн генэ санарлык. Бар алар, юк димим, менэ мэсэлэн Милэушэ Сибгатуллина хэм Илдар Кыямов. Алар алып барган тапшыруларны иртэ белэн котеп аласын. Гомумэн уз-узлэрен кирэк жирдэ тиешле тота белэлэр, Роза белэн Раиль, Люция белэн Илшат кебек тугеллэр инде. Аннан сон Роза бн ул Ометбаев чэй эчеп кубенеп бетэлэр бугай инде. Бик ямьсез куренеш туры эфир барганда чэй чомеру. Бал

№7 (4049) / 01.08.2008 15:37:02

ярый бит инде, нормально сойли, татарстан радиолары очен ярамаганмы инде шулай сойлэгэч. нэрсэ юкка бейленеп утырасыз.

№6 (4048) / 01.08.2008 15:17:45

Вот шул шул. Кемгэ ошый, кемгэ юк! Хэр язылган фикергэ бэйлэнеп утырмагыз инде. Мина анда Милэушэ апанын сойлэвеннэн кала беркем дэ ошамый...

№5 (4047) / 01.08.2008 15:06:16

Каян чыгып Илфарнын дикциясе ямьсез булсын? Мина бик ошый анын алып баруы.

№4 (4033) / 01.08.2008 11:23:20

Дикция??? Cез аны башка ди-джей белэн бутамыйсызмы? По моему ана карата болай эйту не справедливо.

№3 (4028) / 01.08.2008 10:59:18

Ильфар дикция бик ямьсез, азрак дикцияне чарларга кирэк!

№2 (4024) / 01.08.2008 10:39:36

 ультрапозитив кеше!

№1 (4017) / 01.08.2008 10:08:29

Илфааааар, син ин-ине! Характерын-шэп, елмаюын-кэефне кутэрэ, жанын-искитэрлек! Сокланам! Брат!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik