|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2023 Авыл
"Хәлләр мөшкел. Сыерыбыз гына бозауламасын дип куркабыз"Быел кар аз кебек тоелса да, язгы ташу үзенекен итте. Бигрәк тә елга буенда урнашкан авылларны су басты. Яшел Үзән районының Татар Танае авылында да бүген хәлләр мөшкел. — Язгы ташуга алдан әзерләнәбез. Идән астында бер банка калдырмыйбыз. Бәрәңгене чыгардык. Игенне су керми торган гаражга ташыйбыз. Сарыкларны янәшәдәге буш йортка күчереп тордык. Сыерыбыз гына бозауламасын дип куркабыз. Шөкер, су кими башлады, — ди Фәүзия апа. — Ниһаять, башкалар белән беррәттән бакча эшләрен эшләрбез дигән идек. Алайса, кеше бәрәңге сызганда, без утыртабыз гына әле. Хәер, бәрәңгесез калганыбыз юк, шөкер. Су керә дә чыгып китә ул, иң мөһиме — ут-күздән Алла сакласын. Балтач районында Шушма елгасы ярларыннан ташыган. Су 20 хуҗалык ишегалдына кергән.
— 14 умартамның 10 сы гына исән калды, кызганыч, бал кортларым суда үлде, — ди Балтач районында яшәүче Мөдәрис абый...
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|