поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2011 Милләт

Татар башың белән куркасыңмы?

Кытайдагы татар гаиләләренә кунакка баргач, ис-акылыбыз китте: ул милли тәрбия дисеңме, әдәп-әхлак, олыны – олы, кечене кече итү дисеңме – балага барысын кечкенәдән сеңдерәләр.

Кытайдан Казанга килеп укучы cтудентлар арасыннан Рифкать Фәхретдин белән без күптән таныш. Ул – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты. Татар мәктәбен күрергә дип, Кол­җага да безне ул чакырган иде. Колҗа кадәр Кол­җага килгәч, Рифкатьләр гаиләсенә сугылмый китә алмадык. Кытайда татар гаилә­ләре ничек яши? Милли рух, горурлык ничек тәрбияләнә? Татарлыкны саклау җиңел­ме? Шулар хакында Рифкать белән кич буе рәхәтләнеп гәпләштек.

 

– Рифкать, син еш кына: “Татарча тәрбияләндек,” – дияргә яратасың. “Татарча тәрбия” нинди була соң ул?

 

– Мәсәлән, бала чакта әтигә: “Төнлә ишегалдына чыгарга куркам,” – дисәң, ул: “Татар башың белән куркасыңмы? Татар курыкмаган ул, куркыткан гына!” – дип әйтә иде. Бервакыт мәктәптә уйгыр дусларның татар булуыма миннән көлгәнен ишеттем. Имеш, кем соң ул татар? Нинди билгесез милләт? Мин моны өйгә кайтып сөйләдем. Әти: “Барып әйт: синең баба­ларыңны татар укыткан диген,” – диде. Берәр эштә гаеп­ләсәләр, әти тагын: “Барып әйт: без, татарлар, шулай эшлибез. Ялкау булма, улым, маңкорт булма!” – дип өйрәтте. Уйгыр дуслар со­ңын­нан ияләште. Хөрмәтләре ге­нә артты. Без укудамы, башка берәр эштәме уңышка иреш­­сәк, уйгырлар инде: “Син нәрсә, алар бит татарлар!” – дип әйтәләр.

 

– “Татарча тәрбия”дә ата кулы аңлашылды. Ә әнинең өлеше нинди булды?

 

– Әниләр үзләре 7 бала булган. Аларны әби Тукай­ның “Бишек җыры” белән йоклата торган булган. Бу 7 бала шаулаша башласа, әби өстәлгә зу-у-ур патефон чыгарып, татар көйләрен җибәргән. Балалар тынып, өстәл кырыена тезе­лешә торган булган... Безне дә әни “Бишек җыры”н көйләп йоклата иде.

 

– Рифкать, тамырларың белән кызыксынасыңмы?

 

– Әти ягыннан бабайның бабасы Фәхретдин – Кукмара кешесе. Әтинең әнисе Сәгадәт әби ата-бабалары тамыры белән Казаннан. Сәгадәтнең бабасы Хәким бай хаҗи – ефәк юлы аша сәүдә белән килеп, Кытайда төпләнеп калган. Сәгадәт әбинең әтисе – Шаһиәхмәт. Ул – 14 бала атасы (Кытайда аны Шаһиәхмәт бай дип йөрткәннәр). Ул үз өендә татар балаларына мәктәп оештырган. Әнинең әнисе Шәмсебану – тамырлары Апас­­­ның Урта Балтай авылыннан. Вәлиләр нәселеннән. Әбинең бабасы Зыяхаҗи – революциягә кадәр Кытайга күченгән. Зыяхаҗи бабай укы­­мышлы, матди яктан хәлле имам-хатыйб булган. Кытайның Өрөмче шәһәре янында Няньсань тавы бар. Элек ул Зыяхаҗи тавы дип аталган. Кыскасы, сәүдә­гәрләр һәм муллалар нәселе без. Мин – Кытайда дүртенче буын татар. Әтием – Әхәт, әнием Саҗидә исемле. Абыем Әсхат, сеңлем Рәгънә бар. Колҗада әле әбиебез Шәмсебану да исән-сау, Аллага шөкер!

 

– Заманында Колҗада татар мәктәбе булганын белә­без. Әмма анда уку сиңа тәтемәгән.

 

– Әйе, 1936 елда Колҗада татар мәктәбе ачыла. Татар сәүдәгәрләре үз акчаларына торгызган һәм тоткан аны. Ул мәктәпкә Казаннан хәтта китаплар һәм укытучылар ки­терт­кәннәр. Безгә татар мәктәбе эләкмәсә дә, татар китаплары, Тукай шигырьләре бе­лән үстек. Тукай теле белән тәрбияләндек. Татарлыкның өч алтын баганасы бар бездә. Болар: дин, гаилә һәм Тукай. Татар рухы безгә Тукай аша да килеп кергән.

 

Бер кичә-очрашу да “Туган тел”сез башланмый һәм тәмамланмый. Ул татарның “Бисмилласы” кебек...

 

– Казан, Татарстан турында ни белә идең?

 

– Казанны ишеткән бар иде, чөнки сирәк кенә кемдер барып кайткалый иде анда. Ә менә “Татарстан” дигән республика барын беренче тапкыр 1996 елда Колҗа Сабантуенда белдем. 8 яшь иде миңа ул вакытта. Сабантуйга Казахстаннан Салаватның кас­сетасын алып килгәннәр иде. Ә анда “Мин яратам си­не, Татарстан!” дигән җыр бар. Шул көннән иң яраткан җырым ул, ә Салават – иң моңлы артист. Мин дә кечкенәдән сәнгатькә тартылам. Җыр-моң – алар “мин”, “минеке”. Кечкенәдән аккордеон тотам. Төннәр буе гармун сузып чыга алам... Бер­сендә, безнең күрше Мүлек абзый, йомышы төшеп, Татарстанга китте. Мил­­ләте буенча казакъ, әти­нең дусты ул. Кол­җага кире кайткач, без аны авыз ачып тыңладык. Баксаң, Татар­стан­ның үз флагы бар икән. Казанда трамвайлар татарча гына сөйли. Һәм транспортта юл бәясе бик арзан, имеш. Без Татарстанны чеп-чи Татар иле дип күзаллап яшәдек.

 

– Уйгырларның татарга мө­нәсәбәте ничек?

 

– Без уйгырлар белән ит һәм сөяк кебек дип әйтимме? Безне аерсалар, яшәү кыен булыр иде. Татарның иң якын дусты – уйгыр, уйгырныкы татар була ала. Уйгыр халкында бер мәкаль бар: “Ерактагы туганнан якындагы күрше якын”. Ике милләт арасында шундый туганлык мөнәсәбәте. Уйгырлар–дингә һәм иманга тугры халык. Әхлаклы. Алар татарның Кытай җиренә мәгъ­рифәт китерүен таныйлар, шуңа күрә безне бик хөрмәт итәләр.

 

– Кытай хөкүмәте дә шундый караштамы?

 

– 1 миллиард 300 миллион кеше яши Кытайда. Шуның 98 проценты – кытай, 2 проценты – башка милләт. Кеше саны буенча, татарлар арттан 2нче урында. Ә инде зыялы, укымышлы, тырыш булу ягыннан – 1 нче урында! Кытай хөкү­мәте моны таный һәм бу мәгъ­лүматны мин билгеле бер статистикага таянып әйтәм. Уйлап карагыз, Кытайда иң аз санлы милләт саналган та­тарның 78 профессоры бар. Татар укытучылары кытай балаларына кытай грамматикасын өйрәтә хәтта. Милләттәшебез Борһан Шәһиди – кытай-уйгур сүзлеген төзегән галим, кытай телен кытайлардан яхшырак белгән. Шуңа күрә Мао Цзе-Дун аны үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән. Колҗа урамында теләсә кемне туктатып, 56 милләтне сана дисәң, берсе-бер тәгаен генә әйтеп бирә алмас, ә менә “татар” дигән милләт барын әйтерләр.

 

– Рифкать, үзенчәлекле сезнең гаилә. Әллә артык кунакчыл инде сез?! Сездә авыз иткән тәптилә (тефтели – авторлар) искә төшеп, авыздан гел су килеп торыр әле!

 

– Балачактан шуны беләм: безнең өй – Колҗада “приемный”. Кабул итү өе кебек. Әти сөйли иде: аның әтисе Муса бабай да кунакны сәпид бе­лән каршы алып, сәпид белән вокзалга озатып куя торган булган. Хәзер моны мәзәк итеп сөйләсәк тә, ба­байның кунакчыллыгын инкарь итеп булмый. Әтием дә шундый. Алма агачыннан ерак төшми ди бит.


Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рамилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 50 | 22.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»