|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2023 Шоу-бизнес
Элвин Грей халыкка мөрәҗәгать иттеЭлвин Грей клип төшергәндә зыян күргән: аның кулы сынган. Нәтиҗәдә, ул планлаштырылган берничә концертын күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта артист үзе хәбәр итә. "Аңлагыз һәм кичерегез! Дуслар, сезгә клип төшергәндә форс-мажор булганын әйтергә мәҗбүрмен. Концертлар графигын үзгәртергә туры киләчәк. Мин бернәрсәне дә гамәлдән чыгармаячакмын, әмма берничә мәйданчыкны күчерергә туры килә. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм, аңлауга өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итә җырчы.
Ул фотолар да куйган, алар буенча аның машинасында уң кулы нык кысылганын аңларга була.
Фото: социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|