|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2023 Фаҗига
Йөзә белмәгән бала бассейнда батып үлгән1 апрельдә Мәскәүнең төньягында урнашкан спорт комлексында булган бу хәл. Тикшерүчеләр видеокүзәтү камераларын һәм документларны тикшерә, спорт комплексы хезмәткәрләреннән сорау ала. РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән, хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү)", — дип аңлатма бирде Иванова.
SHOT Телеграм-канады мәгълүматлары буенча, бала Ховринодагы “Белые медведи” (Умка) Олимпия резервы мәктәбендә йөзәргә өйрәнергә дип беренче тапкыр дәрескә килгән. Дәрескә керү белән ул суга сикергән, әмма моны шунда ук күрмәгәннәр. Малайны судан алып чыкканда ул һушын югалткан булган. Реанимация чараларын үткәрсәләр дә, дәваханәгә юлланганда малай үлгән.
Йөзә белмәгән баланы үзаллы бассейнга якын китерәләрмени инде? Аның янында йөзү буенча инструктор булырга тиеш бит. Һәм бала дәрес вакытында бер генә минутка да ялгызы калырга тиеш түгел. Өлкәннәр кая карады икән? Эх...
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|