|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2023 Җәмгыять
Тинчурин театры тамашачылары “Театр - сихри дөнья!” экскурсияләрендә кунак булды (ФОТО)Тинчурин театры музее тамашачылары өчен файдалы һәм кызыклы проектларын эшләвен дәвам итә. Шушы көннәрдә “Театр - сихри дөнья!” дип аталган экскурсиягә «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән кунаклар килде. Алар театр музее, тарихы, бутафория цехы белән таныштылар. Театрның оркестр артисты, скрипкачысы Гайсә Монасыпов кунакларга скрипкада татар халык көйләрен башкарды.Театрның талантлы артисткасы Ландыш Ибатуллина аларга мастер-класс та үткәрде. Бутафория цехы хезмәткәрләре Юлия Логинова һәм Әлфия Вәлиева спектакльләр өчен ясалган кызыклы бутафория әйберләрен күрсәттеләр, эш процесслары белән таныштырдылар. Соңыннан кунаклар видео аша балалар өчен барган спектакльләрдән өзекләр карадылар, сорауларга җавап бирделәр, актив катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|