|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2023 Җәмгыять
Апрельдә Татарстанда һава температурасы бер градуска нормадан югары булаАпрельдә Татарстанда, шулай ук Казанда уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөтен республика өчен климат нормасы +5,4 градус, ә башкала өчен +5,8 градус була, дип яза Татар-информ.
Шул ук вакытта айлык явым-төшем нормасы якынча климат нормасына туры килә. Татарстанда ул 30 мм, ә Казанда 33 мм тәшкил итә.
Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, март нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында уртача айлык температура климат нормасыннан 3-4 градуска югары булачак.
Бүген республикада көчле җил һәм 10 градуска кадәр җылы, шулай ук яңгыр көтелә (урыны белән җепшек кар).
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|