|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2023 Җәмгыять
Бала пычрак тулы чокырда батып үлә язганТүбәнге Новгород өлкәсендә велосипедта йөргән малай чак кына пычрак тулы чокырда батып үлмәгән. Ярый әле якын тирәдә узгынчы шаһитлар булышкан, югыйсә фаҗига буласы иде, дип хәбәр итә “Нижний Новгород без цензуры” Телеграм-каналы. Ике метр тирәнлектәге мәте тулы чокырПервомайский поселогы урамнарында газ торбалары салганнан соң хасил булган. Велосипедта йөргәндә егылып, малай шул чокырга төшкән. Шаһитлар сөйләвенчә, малай ярдәмгә чакырып озак кычкырган. Бәхеткә, инде зәңгәрләнә башлаган баланы янәшәдән узып баручылар күреп калган һәм коткарган.
Әлеге вакытта малай сәламәтлегенә берни янамый.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|