поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
22.03.2011 Мәдәният

Оялчан горурлык

Миңа кеше өендәге иң мөһим нәрсә – күңел җылысы. Ул күңел җылысын Италиядән кайтартылган затлы җиһаз да, әллә нинди гайре купшы сыннар да алыштыра алмый. Ул җылылык – газ өстендә сызгырырга көч туплап утыручы чәйнек, тәрәзә төбен тутырып кояшка елмаючы гөлләр, өйнең диварларына кадәр сеңгән нурлылык, гадилек кенә була ала. Журналист буларак та күпме күзәткәнем бар: кешене тулысынча ачып бирер өчен, аның өен күрү кирәк. Өе нинди – кеше шундый.

Шәмсия апа ҖИҺАНГИРОВАның өенә килеп кергәч тә, мин гадилек дөньясына чумдым: Юкса, замана теле белән әйткәндә, элиталы, ике катлы фатир инде. Әмма керә-керешкә хуҗабикәнең күңел җылысы сеңгән һәр почмак: «Мине әнә шул шигырь яза торган нәфис куллар җиңеп чыкты инде», – дип сәлам биреп тора. Табигый ташка охшатып ясалган арка, икенче катка алып менүче борма-борма баскыч, агач идән – бөтенесе дә шагыйрә хезмәте. «Кап-кара диварлы килеш алдым да, кеше булдырмас эш юк, дип, һәр нәрсәне үз кулым белән эшләдем», – дип күрсәтеп йөрде Шәмсия апа фатирын. Беренче катта матур имән урындыклары белән өстәле «аһ» иттерүче аш бүлмәсе, зал урнашкан. Икенче катта йокы, эш бүлмәсе һәм сауна. Өйдәге диварлар ачык төстә, һәр бүлмәдә, һәр почмакта, һәр тәрәз төбендә – гөлләр. Аларның санына үземнең дә чыкканым юк, ди хуҗабикә. Тагын игътибарны җәлеп иткән нәрсә – баскычның кыл уртасында кәпрәеп утырган агач ябалак сыны булды (ул – зирәклек символы. – Г.Җ.).

 

Койма буе кычытканнары

 

– «Яшел гармун» дип аталган повестегызны искә төшереп, Шәмсия апаның балачагына кайтыйк әле?

 

– Безнең балачак гел эштә булды. Өй тулы хатын-кыз – өч апам, мин һәм әнкәй. Әткәй миңа яшь ярым булганда, бездән китеп, башка гаилә корды. Гомер буе әткәйне көтеп яшәдем... Әнием мин белә башлаганнан бирле колхоз эшендә иде. Мин үземчә аның эшен җиңеләйтергә тырышып, бәләкәйдән кул арасында үстем. Эшләп үстек, Аллага шөкер. Әни безне кешедән ким-хур үстермәде – ул мескенләнеп, елап утыра торган кеше түгел. Горур, эшчән, чиста күңелле. Менә дигән алты почмаклы өй җиткездек, өс-башта әни тегеп кидерткән кием-салым. Гомер бакый ат итеннән, казылыктан, сөттән-майдан өзелмәдек.

 

– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Алайса, тәрбия сезгә эш аша кергән?

 

– Әйе, әнисенә карап кызын коч, дигәндәй, без дә кечкенәдән мөстәкыйль булырга өйрәндек. Әнием Мосаллиягә 96 яшь – ул бүген дә эш белән яши. Берничә ел элек улым Илдар белән койма тотарга кайткан идек, безнең янга чыгып, имән бүрәнәләрнең кайрысын балта белән юнып йөри. Бар кер, кешедән оят, дибез. Юк, балалар, аз булса да файдам тияр, ди бит! Аның өчен бер минут эшсез тору – оят. Мин дә шундыйрак – иң беренче үзем барып ябышмасам, күңелем булмый.

 

– Әниегезгә багышланган шигырьләрегез иҗатыгызның да иң түр урынын били. Кыз бала – әни кеше йөрәгенең иң нечкә кылы бугай?

 

– Ана кеше балаларын аерып яратмаса да, әни миңа еллар узгач кына: «Йөрәгемнең иң сыкрап торган кылы син», – дигән иде. Төпчек булудан гына да түгел инде, мин үзем дә, әнидән аерылып шәһәрдә яши башлагач, ул кылның ни дәрәҗәдә сулкылдап, аның мине ничек сагынуын тойдым. Инде үзем фатирлы булгач, әни алдында тезләнеп, яныма күченеп кил, дип ялвардым. Гомер иткән нигеземдә яшәп бетерәсем килә, диде. Әнинең әнисе дә күрше Күбәк авылыннан: «Бу юлы озак итеп торырга, иркенләп сөйләшергә килдем», – дип килә икән дә, иртәгәсен иртән үк: «Койма буендагы кычытканнарга кадәр сагындым», – дип кайтып китә торган булган. Юкса унике чакрым ераклыктагы кычытканнар бездәгеләрдән аерылып тормагандыр инде...

 

Гаярь Баек

 

– Туган авыл һәркемгә шулай газиздер инде?

 

– Берчак шулай Рамил Төхвәтуллин да: «Сезнең авылны икенче Швейцария диләр, барып күрәсе бар әле», – дигән иде. Минем алай Швейцарияне күргән юк, әмма Баек аннан, һичшиксез, матуррак. Тауларга сыенып утырган табигате, Сарашлы елгасы белән генә түгел, кешеләре белән дә матур ул. Кешенең кайсы авылдан булуы да аңа аерым төсмерләр өсти – безнең авыл кешеләре дастыен (баһадир. – Г.Җ.) гәүдәле, гаярь, бил бирми торган тугры кешеләр. Әлеге эчке гаярьлек миңа да күчкән.

 

– Авылдан аерылып, Казан интернат-мәктәбенә укырга килү җиңел булмагандыр?

 

– Мин ул чакта сагынудан үлә яздым. Авылның һәр өен, һәр баганасын, һәр кешесен, хәтта эт-мәчеләренә кадәр сагындым. Бәлки, ул сагынуга түзә алмый кайтып та киткән булыр идем. Сер бирмәскә тырышу, ятим булсам да югалып калмаячакмын, дигән горурлык тыеп калгандыр, дип уйлыйм. Әмма мин хәзер дә кемнең сарыгы бәрәнләгән, кемнең кеме туган, кем кая киткән – барысын да белеп торам. Һаман «үдебедчә» сөйләшәм. Туган авыл үзем белән, җанымда яши. Атлар яратуым да авыл белән бәйләп торучы күзгә күренмәс бер ефәк җеп – әле хәзер дә ияргә утырып туган авыл тугайларын җилдән җитез булып бер урыйсы килә...

 

Мин лидер түгел

 

– «Төсле моң», «Ни өчендер безнең язмыш шундый...», «Җирсү», «Якты сагыш» кебек китаплар авторының иҗат башы кая барып тоташа?

 

– Бишеккә. Телем ачылуга, һәр сүземне шигырьгә салып сөйли башлаганмын. Әни һәр шигыремне язып барган булса, 5-6 яшьтә китаплык җыелыр иде, бәлкем.

 

– Ә Сез миңа шундый лидер, артык көчле зат булып тоеласыз...

 

– Мин лидер түгел. Бәлки көчлемендер, ләкин әрсез көчле түгел. Кешеләргә көчле булып күренүем оялчан горурлык бугай ул. Тормышымда һәр нәрсәне үз кулым, үз тырышлыгым белән эшләдем. Мескенләнмәдем, кеше шаккатырыйм дигәнем булмады. Әрсезләр янында яшәргә комачаулый торган әлеге тыйнаклык сыйфаты мине бүгенгәчә озата килә.

 

«Син булмасаң, мин нишләр идем»

 

– «Йөгерә-атлый миңа каршы шушы юлдан сөйгән ярым чыгар сыман...» Сөйгән ярыгыз юлыгызга ничек чыкты?

 

– Ул гөпелт кабынган хис булмады. Мин, Назыйм белән кавышканчы, сабакташ кызларның егетләремне тартып алуы белән очрашкан кеше идем инде. Шул хәлләрдән соң, хатын-кызларга ышанычым кимеде, ир-атларга да күңел кайткан вакыт иде. Назыйм мине университет ашханәсендә күреп калып ошаткан булган. Мин анда айга бер – стипендия алган көнне генә керә идем. Ул мине тулай торактан эзләп тапты, һәр очрашуга чәчәкләр белән килә иде. Әмма минем күңелдә ник бер очкын кабынсын! Дүртенче курстан соң, каникулга Мөслимгә кайтып киттем. Әни һәм апам белән утын кисеп ята идек, капкадан Ул килеп кермәсенме! Әни бик ошатты булачак кияүне, мин исә үземнекен сукалыйм: «Мин аны яратмыйм». Яхшы кешене яратып китәргә дә була, диде әни. Ул вакытта да йөрәк «дәшмәде». Мәхәббәт V курста һич көтмәгәндә-уйламаганда ишек шакудан башланды. Мин бүлмә ишеген ачам, бусагада – Ул, йөрәккә исә ялкын үрмәли...

 

– «Пар аккошлар тын күлләрдә баласын кагындыра...» Татар хатын-кызының артык чыдам, артык түзем булуының тагын бер мисалы – Сезнең язмыш. Ирсез – парсыз калгач та сынатмагансыз...

 

– Ирле булганда да тормышның бар авырлыгын үзем тартырга тырыштым, юан-авыр башына үзем барып тотына идем. Аның белән 19 ел ярым бергә яшәдек, шуның биш елын рак авыруы белән көрәшеп уздырдык. Ул вакыттагы авырлыкларны искә төшерсәң, исең китәрлек инде: өч бүлмәле фатирның өч бүлмәсендә өч гаилә, кырмыска оясы кебек гөжләп торабыз. Бер тиенне икегә бүлеп яшәгән ул вакытта чарасызлыктан бөртекләп-кадерләп җыйган әйберләрне дә сатарга туры килде. Үзем бер көн эш калдырмадым, күз яшен күрсәтми, балалар алдында да көр күңелле булып, елмаеп йөрү зарур иде. Әллә ничә тапкыр пычак астына кереп, төшенкелеккә бирелгән, психикасы шактый үзгәргән ирне көйләү, балаларны ялгыз күтәрү – сөйләсәң, кәгазьгә генә сыярдай түгел. Назыйм үлгәч: «Бәхиллек сорадыңмы соң?» – дигән кешеләр дә булды. Яшим дип яшәгән кешедән нинди бәхиллек сорыйм ди мин?! Бүгенге көнемдә тормышымның көйле булуы – әнә шул бәхиллек инде ул. Назыйм бездән канәгать булып китте, димен, үләр алдыннан: «Син булмасаң, мин нишләгән булыр идем», – диде...

 

– Ялгыз хатынга матди яктан да, рухи яктан да җиңел түгел. Әле аның тел белән «тунаучысы» да табыла. Андый авырлыклардан ничек атлап чыктыгыз?

 

– Мин әле атлап чыгарга тырышам гына. Гомумән, ялгызлыктан котылып буламы икән ул?! Чөнки ялгыз хатынга нахак тагучы һәрвакыт табыла. Ә бит ялгыз хатын ул ир белән хатын икәүләп теркелдәтеп алып барырга тиешле арбаны берүзе тарта. Мин түмгәкләр очраганчы ук арбамны йөгертеп куям – шулай иткәндә ул хәтта тирән чокырлардан да җиңел чыга.

 

– Әле ярый терәк булырдай балаларыгыз бар.

 

– Назыйм үләр алдыннан Илдарга 18 яшь тулды. Гөлназ 15тә иде. Хәзер инде икесе дә югары белемле, гаиләле. Шөкер, балаларым йөземә кызыллык китермәде – димәк, әниемнең тәрбиясе нәсел чылбырында өзелми, дип куанам мин. Кызым белән без сердәшләр. Мин хәтта үземнән яшерен серләремне дә аның белән уртаклашам. Улым да нечкә күңелле, аңлаучан, теләсә кайсы вакытта таяна алырлык ир канаты. Хәзер инде аларның икесенең дә үз гаиләләре бар: Илдарымда Камилә, Гөлназымда Илһам оныгым – күз нурларым үсеп килә.

 

Миннән зыян күрүче – шигърият

 

– Сез радиода алып барган «Хәерле иртә», «Гомерләрдән моң һәм сүз кала», «Шигырь уты – йөрәгемдә» кебек тапшырулар үз тыңлаучысын тапты. Озак еллар әлеге өлкәдә эшләвегез йөрәк яраткан эш булуы белән бәйлеме?

 

– Радиода эшли башлавыма тиздән 20 ел була. Эшкә килергә танылган шагыйрь Әхмәт Рәшит (ул вакытта радионың баш мөхәррире) озак кодалап йөрде. «Сезнең тавыш кабатланмас матур тембрлы», – дип, ул күндерде. 2002 елдан «Яңа Гасыр» радиосының баш мөхәррире булып 4 ел эшләдем, хәзер әдәби тапшырулар буенча өлкән мөхәррир вазифасында. Атнага 6 тапшыруым дөнья күрә. Мин аларны җан җылымны салып, бөтен барлыгымны биреп эшлим. Шулай эшләмәсәм, күңелем булмый.

 

– 60 яшьлек юбилеегызны Сез укучыларның яраткан шагыйрәсе буларак каршылыйсыз. Тулаем иҗат белән генә шөгыльләнәсегез килмиме?

 

– Килә, бик килә. Әмма заманасы шундый, иҗат белән генә яшәп булмый. Миннән иң зур зыян күрүче өлкә ул – шигърият. Китапларымны бер кибеттә дә табып булмый – шундук алып бетерәләр. Дәрәҗәле исемнәр артыннан да, үз-үземне пропагандалап та йөргәнем булмады: укучым – халык мөнәсәбәте – минем өчен иң мөһиме. Сирәк кенә дөнья күргән китапларымның үз укучысын табуы, тыңлаучыларымның рәхмәт сүзләре – әнә шул ул иҗатка бәя, әнә шул ул бәхет дигәнең.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе