поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2023 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Гаилә таркалуны үземә мәңге кичермәс идем”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. Җырчы гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында уртаклаша.

– Сөйләшү барышында Аллаһ рәхмәтенә дип еш әйттегез. Сез дингә якын кешеме?
– Әйе, чын күңелдән ышанам. Минем өстәлдә аракы юк. Кем бүләк итә, шул эчә ала, үзем эчмим. Хәләл ризык белән тукланабыз, өйдә сурәтләр дә эленеп тормый. Хәзер ураза җитте. Корбанны да вакытында чалам, Аллаһ боерса Хаҗга барырга телим. Җомгага йөрим, әлегә биш вакыт намазны гына укый алмыйм. Шушы як кына аксый. Кеше иман белән яшәсә, һәрвакыт дөрес юлда булачак.
 
– Фирдүс Тямаевка нинди кешеләр ошамый, дип сорыйк алайса.
– Икейөзле кешеләрне күралмыйм. Үзен башкалардан өстен куйган, артыгын кыланганнардан читтә торам. Хатын-кыз ирдән алда сөйләгәнне яратмыйм. Ир кеше тормыш иптәшен кимсетүне дә тыңлый алмыйм. Безнең гаиләдә мондый хәлнең булганы юк. 
 
– Хәләлегез, Резедә сезне нәрсә белән җәлеп итте?
– Без Резедә белән дискотекада таныштык. Миңа 28 яшь иде. Резедә төплелеге, акылы, чисталыгы-паклыгы белән гашыйк итте. Ул бик тыйнак. Гаиләбездә акча бүлешү дигән әйбер юк, Аллаһ сакласын. Резедәгә миннән сорап торма ал инде, дип әйтәм. Ул барыбер бөтенесен киңәшләшеп башкара. Резедәнең дуслары күп түгел. Эчебездә булган барлык хис-кичерешләрне бер-беребез белән уртаклашабыз. 

– Холыкларыгыз аерыламы?
– Мин бит гаиләдә кызу түгел. Резедә янында начар сүзләр әйтергә дә тырышмыйм. Ул миңа юнәлеш биреп тора, аның фикеренә һәрвакыт колак салам.
 
– Балаларның киләчәктә нинди булуын телисез?
– Укымышлы булсыннар. Илгә файда китерә торган, патриот егетләр булсын. Үзләре теләгән, күңелләре яткан эштә эшләсеннәр. Аларга акыл өйрәтеп утырасым килми. Балалар җырчы булмас дип уйлыйм. Әтиләренең гастрольдән кайтып кермәгәнен күреп торалар. Шулай да, алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Әлегә төгәл әйтеп булмый. Олысына – 9, кечесенә – 4 яшь. Үз белемнәре белән уку йортларын тәмамласыннар.

– Баланы укытырлык матди мөмкинлегегез бар. Ни өчен “үз белемнәре белән” дигәнне аерып әйттегез?
– Мин “блат” дигән әйберне гомергә яратмадым. Танышларым начар гамәл эшләгән икән, алар минем исем белән акланырга тиеш түгел. Балаларымның мәктәбенә килеп, кысылып йөргәнем дә булмады. Барысын үзләре хәл итсен. Әзрәк “блат” сизсә, бала бозыла. Уенчыклар сорыйлар икән, алып бирергә тырышам. Балаларга акча җәлләмим, күзаллаулары киң булсын.
 
– Ерак юлда йөргәндә гаиләне ничә көннән сагына башлыйсыз?
– Ике-өч көннән сагынам. Соңгы ике елда аеруча нык сагындыра. Яңа өй җиткереп чыктык. Йортыбыз нурлы, кунаклар килсә, китә алмый, шөкер. Резедә – мунча корты, көн саен диярлек мунча яга. Мин мунчаны бик яратып бетерми идем. Соңгы арада ярата башладым. Тормыш иптәшем әллә нинди үләннәр салып “сихерли”. Шулай саклап тота инде. Гастрольләрдә йөргән кешенең гаиләсенә, сүз дә юк, авыр. Икенче елга графикка үзгәрешләр кертәсем килә. Гаиләгә дә күбрәк игътибар биреп, төркемнең дә яхшы хезмәт хакын сакларга кирәк. Төркемдә 20дән артык егет-кыз эшли. 10 тонна җиһазлар, ике автобус белән юлга чыгабыз. Төркемнең бер көнлек хезмәт хакына якынча 150 мең сумнан артык акча китә. 
 
– Сез көнчеме?
– Әйе, бар андый әйбер. Әмма мин Резедәгә ышанам. Ул дәрәҗәсен төшереп, әллә кемнәр белән буталып йөрмиячәк. Әлбәттә, миңа хатын-кызлардан мәхәббәт хатлары килгәли. Резедәнең көнләшеп, гауга куптарганы булмады. 
 
– Гаиләдә ир – баш, хатын – муен, диләр. Килешәсезме?
– Килешмим. Гастрольдә булганда хәләлем бөтен тормышны алып бара. Кем баш һәм кем муен соң? Мин акча эшләп кайтам. Резедә балалар тәрбияли. Иң мөһиме – гаилә рәхәт яшәсен. Һәркемнең үз тәртибе. Сезгә яраган, башкага ошамаска мөмкин. Кешенекенә кысылмыйм.
 
– Хәзер сез татар эстрадасында иң популяр артистларның берсе. Бу популярлык бетсә, нишлиячәксез?
– Үземне танылган дип әйтә алмый. Мин аны тоймыйм. Әгәр үземнең популярлыкны танысам, йолдыз чире белән авырыр идем. Мин аның белән гомер буе көрәштем. Эштән курыкмыйм. Эстрада булмаса, башка өлкәгә кереп китәр идем. Кулымнан эш килә. Кеше гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә теләсә, барыннан да акча таба. Аны бит бәрәкәтле итеп, туздыра да белергә кирәк.
 
– Концерт беткәч, тамашачы алдында гафу үтенәсез. Ни өчен?
– Каршымда меңнән артык тамашачы. Араларында әби-бабайлар, диндә булганнарда бар. Кирәкмәгән сүзләр дә ычкына. Кеше үпкәләп кайтып китмәсен. Мин гафу үтенәм, тамашачы кабул итәме анысы башка мәсьәлә.

– Фирдүс үзенә нәрсәне кичерә алмас иде?
– Гаиләм исән-сау булсын, күз тимәсен. Балаларым ятим үсмәсен. Миңа эстрададан кит дигән таләп куйсалар да, колак сала алам. Гаилә таркалуны үземә мәңге кичермәс идем. Кеше рәнҗешеннән куркам.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»