поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2011 Дин

Динебез киләчәге яшьләр кулында

Динебез җәмгыять тормышына кайта башлаганнан соң мәчетләребездә күпләп яшьләр күренә башлады. Әле 15 ел элек кенә мәчетләребездә картлар-бабайлар, сирәк кенә яшьләр күренгәли иде. Хәзер исә шәһәр мәчетләрендә, киресенчә, яшьләр күпчелекне тәшкил итә, өлкән яшьтәгеләр чагыштырмача аз күренә. Авыл, район мәчетләрендә исә яшьләрне табу кыен.

Бүгенге мөселман яшьләре дин тоту да бертөрле түгел. Гомумән аларны өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчеләре, дин тотуга җиңгел караучылар. Бу яшьләр мәчеткә дә бара, төнге клубка да бара... Аларга зур өмет бар, киләчәктә тулысынча дингә басырлар. Икенчеләре исә, боларның капма-каршысы – дин тотуда фанатизм, чикләргә, крайностьларга бирелүчеләр. Бу яшьләр үз-үзен тотышы, сөйләме һәм гамәлләре белән аерылып торалар. Алар күп әйберләрне харамга чыгаралар, үз халкының традицияләренә, гореф-гадәтләренә тискәре карыйлар, милли бәйрәмнәрне, сәнгать, музыка, театр, гомумән мәдәниятне тыялар, җәмгыятьтән аерылалар. Дин тотуда да асыл Исламнан ерак торалар. Бу тупас караштагы төркемнең дингә, җәмгыятькә файдасы юк. Өченчесе инде, аз санлы булган уртада баручылар. Болар традицион Ислам юнәлешендәге яшьләр. Алар диндә ихлас, белемле, гореф-гадәтләрне үтәүче, традицияләрне тотучы һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен борчылучы яшьләр. Бу өч төркемгә бүленгән егет һәм кызларның бер Аллага, бер кыйблага юнәлеп тә төрлечә Исламны аңлау һәм тотуы бик аяныч хәл. Бер галим әйткән бит: “Әгәр бер җәмгыятьнең (милләтнең) киләчәген күрергә теләсәгез – аның яшьләренә карагыз”. Бүгенге вазгыятьтә мөселман яшьләренең шундый төрле һәм капма-каршы булуы җәмгыятебез өчен нинди киләчәк вәгъдә итә? Күзалларга куркыныч.

 

Бу хәл бүген генә килеп тумады. Аның шулай булуы ике дистә елдан бирле килгән гомум дини вазгыятькә бәйле. Ә ул вазгыять аңлашылганча мөфтияттәге дини җитәкчеләребезнең бик үк дөрес юнәлештә булмавын ачык күрсәтә. Шунлыктан болай дәвам итүе мөмкин түгел. Хәзерге үзгәрешләр кичекмәстән кирәк иде! Мөселманнарның ике юнәлештә булуы бик аяныч, куркыныч хәл.  Мөфтияттәге яңа җитәкчелеккә шундый көчле каршылык булуы да моңа ачык дәлил. Бу хәл шәхсән Илдус Фәйзнең булуы белән генә бәйле түгел. Кем булуына карамастан бу өлкәдә тәртип салырга, мөселманнарны бердәм итәргә керешсә дә, аңа шундый ук каршылык булыр иде.

 

Бүгенге көндә бары тик Илдус хәзрәт кенә безнең республикада Аллаһы ярдәме белән Исламны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгара алачак дип уйлыйм. Чөнки ул килеп туган вазгыятьне тирәнтен аңлый. Бүгенге көндә аның тирән дини белемле булуына караганда җитәкче, лидер булуы мөһимрәк, чөнки 45 мөхтәсибәт, 1300 артык булган мәхәлләләрне, мәчет-мәдрәсәләрне эшләтү, дини кадрлар белән тәэмин итү, аларның матди хәлен кайгырту, җәмәгатьчелек, интеллегенция, яшьләр белән эшләү, уку-укыту, дәгъват алып бару һ.б. зур административ көч, сәләт таләп итә. Бу сыйфатлар Илдус хәзрәттә җитәрлек. Аның бу вазгыятьтә шундый зур эшләрне һәм җаваплыкны өстенә алырга әзер булуы бары ышаныч һәм хөрмәт уята. Бу эштә аңа Аллаһ ярдәм бирсен.

 

  Бүгенгесе көнгә хәтле мөфтияттә мөселман яшьләре белән тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмады. Һәрбер имам бу эшне үзе булдыра алганча хәл итте. Ул лагерьлар һәм башлагыч укытудан артмады. Мөселман яшьләрен аралаштыру, берләштерү, тәрбияләү, ялларын оештыру өчен дини яшьләр оешмалары, интеллектуаль клублар ачылмады. Аңа каравы диндә булмаган яшьләр өчен һәр шәһәрдә, районда күпсанлы булган төрле төнге клублар, дискотекалар, күңел ачу урыннары эшләп тора, ә мөселман егет-кызлары буш вакытын өйдә үткәрә, диндәшләре белән аралашырга мөмкинлек таба алмый. Мәсәлән, үзем яшәгән Буа төбәгемдә мөселман яшьләре күп, тик алар бер-берсен белеп бетерми, таркау. Мәчет берләштерү ролен үти алмый, чөнки ул намаз, гыйбадәт урыны. Мөселман һәм дингә керергә әзер булган яшьләрне аралаштыру, берләштерү, диндә саклап калу өчен бүтән җирлек, күпкырлы эшчәнлек алып бару кирәк. Бу яшьләр мәсьәләсен хәл итмичән динебезнең киләчәк үсеше авыр булыр. Әлеге вазгыятьне тирәнтен өйрәнеп мөфтияткә яшьләр белән һәрбер төбәктә актив эшчәнлек алып бару зарур. Илдус Фәйз бу яшьләр мәсьәләсен яхшы аңлый. Чөнки киләчәк яшьләр кулында. Без Исламга бәйле булмаган шәхси мәнфәгатьләрне читкә куеп, берләшик. Бердәм булып, анлашып, динебез киләчәге өчен һәрберебез үз өлешебезне кертик. Аллаһ безне Үз ярдәменнән ташламасын.


Рәшид МАЛИКОВ, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»