|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2023 Җәмгыять
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?Май бәйрәмнәре атна башына туры килгәнлектән, апрель-майда җиде көн ял итү бәхете тиячәк. Өч көн рәттән: 29 апрель (шимбә), 30 апрель (якшәмбе) һәм 1 май (дүшәмбе). Һәм дүрт көн рәттән: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе), 9 май (сишәмбе). 8 майдагы ял (дүшәмбе) – 2023 елның 8 гыйнварыннан күчкән ял көне. Нәкъ шуңа русиялеләр 9 майда гына түгел, 8 майда да ял итә.
Май бәйрәмнәре арасында җиде эш көне көтелә.
Майның беренче атнасында –дүрт эш көне (2нче майдан алып 5нче майга кадәр).
Икенче атнасында – өч эш көне (10нчы майдан алып 12нче майга кадәр).
Май аеның өченче атнасыннан (15нче майдан алып) 5/2 графигы белән эшләүчеләр гадәттәгечә, атнасына биш көн эшләячәк.
Фото: Фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|