|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2011 Җәмгыять
Яңа СССР кирәкме?Моннан егерме ел элек илдә үткәрелгән референдумда халыкка әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Сораштыруда 149 миллионга якын кеше катнашкан. Респондентларның 76 проценты сорауга “Әйе” дип җавап биргән. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында, Союз килешүе имзаланмый кала. Ә сез СССРны сагынасызмы? Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН, РИУ ректоры, сәясәт фәннәре белгече:
– СССРда уңайлыклар һәм мөмкинлекләр күп иде. Кеше рәхәтләнеп укыды, бернинди проблемасыз эшләде, тормышын ничек кирәк шулай җайлады. Ул заманда халык акчага да кытлык кичермәде, дәүләт тә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Советлар Союзы империянең бер формасы буларак җимерелде. Икътисадый проблемаларны бар халык белән хәл итү, планлаштыру СССРны үстерергә нык ярдәм итте. Мин аңа үткән тормышыбызның бер этабы итеп карыйм.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, профессор:
– СССР заманында тотрыклылык бар иде. Таркалу алдыннан халык куркусыз, әйбәт тормышта яши башлады. Кешенең теңкәсенә тигән гасыр башындагы ачлык ише хәвеф-хәтәрләр дә күренмәде. Адәм баласы иртәгәге көнгә ышаныч белән карады, чөнки һәрберсенең эше бар иде. Мин әле үземнең СССРны саклап калу өчен тавыш биргәнемне дә хәтерлим. Халыкның күбесе шуны яклап чыкты бит. Димәк, аның яхшы яклары күп булган. Ул заманның сагынырлык нәрсәләре шактый, тик аннан соң барлыкка килгән фикер һәм сүз иреге, илдәге үзгәрешләр дә шатландыра.
Искәндәр БИКТАҺИРОВ, Татарстанның халык артисты:
– СССР вакытында халыкның туплануы һәм дәүләт тарафыннан яклануы бар иде. Кемнеңдер үз-үзен тотышын тикшерү, аңа шелтә белдерү кебек нәрсә социаль яктан контроль барлыгын күрсәтеп торды. Тик мин ул вакытка кайтмас идем, чөнки хәзер илебез алга китте. Яшәү шартлары яхшырды, кибеттә киштә тулы товар пәйда булды. Бүген теләсә кем үзен бөтен яктан күрсәтә ала, яшь талантларга ярдәм итү дә көчле.
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Мин СССР җимерелгәнгә үкенәм. Ул вакытта безнең Татарстанны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү турында сүзләр йөрде. Болай булса, татар милләте Россия составында үз теләгенә ирешә ала иде. Ә бу халкыбызны бер урынга туплау дигәнне аңлата. Шундый союздаш республика булу безне башкалар алдында үрнәк итеп күрсәтер иде. Тик СССРның таркалуы бу хыялны чәлпәрәмә китерде. Декларация кабул итүнең дә файдасы шул кадәр генә.
Фәридә МИФТАХОВА, пенсионер:
– Без бик җиңел һәм уңайлы заманда яшәдек. Кибетләрдә азык-төлек, кием-салымга кытлык кичерсәк тә, илебезнең якты киләчәге өчен көне-төне тырыштык. Телевидение-радио аша һәр көнне СССРның бөеклеге турында тапшырулар һәм фильмнар күрсәтелә иде. Ә хәзер бөтен нәрсәне сүгәләр, яхшылык, намус төшенчәләре онытылды. Кешеләр акча һәм мал артыннан куа. СССР заманында халык уртак идея өчен янып-көеп яшәде, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрмәде.
|
Иң күп укылган
|