|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2023 Дин
Казанда узган «Моңлы ифтар»дан ФОТОрепортажКичә 28 март көнне Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә «Моңлы ифтар» узды. Анда иҗат әһелләре, җырчылар, журналистлар катнашты. Әлеге ифтар ашын оештыручылар – азан әйтүдә һәм Коръән укуда татар мәкамен һәм дини җыр жанрын алга сөрүче «Рухи моң» проекты авторлары Марсель Вәгыйзов, Марсель Әхмәдуллин һәм Марат Галимов. Ифтарга чакырылучылар арасында «Матбугат.ру» хәбәрчесе дә бар иде. Килгән кунаклар иң элек мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты.
Ректор Ильяс хәзрәт Җиһаншин музей буенча экскурсия үткәрде. Аннары авыз ачып, ахшам намазы укыдылар. Ифтар мәҗлесе мөнәҗәт әйтүләр, дини җырлар башкару белән үрелеп барды.
Кунаклар арасында таныш кешеләр күп иде: Данил Салихов, Хәлил Шәйхетдинов, Ирек Арсланов, Миңгол Галиев, Марс Тукаев, Данил Гыйниятов, Айваз Садыйров, Раяз Фасихов, ИлСаф, Ленар Сәйфиев, Нияз Вәлиев, Рәсим Низамов, Ренат Вәлиев, Ильяс Халиков һ.б. һ.б. Ифтардан соң кунакларның күпчелеге тәравих намазын укырга калдылар.
--- |
Иң күп укылган
|