|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2023 Җәмгыять
Комадан чыкканда сабые ике айлык булган - могҗизага тиң очракКемеровода яшәүче йөкле хатынны ковид белән авыргач, табиблар ясалма комага кертә. Ике айдан соң һушына килгәч, хатын әни булуын белә. 33 яшьлек биюче Дарья Елагина “таҗлы” вирус йоктырганда йөклелекнең җиденче аенда булган. Тәүдә ул ютәлләп йөри, бераз температурасы була. Булачак әни дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыкмый, аның хәлендә өйдә яхшырак булыр, дип уйлый. Әмма бер атнадан һава җитми төсле тоела, ул тончыга башлый. Дарьяны турыга реанимациягә салалар, бу вакытка аның үпкәләре 99 процентка зарарланган була инде.
Хатынны ясалма комага кертәләр, ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар һәм сабыен коткару өчен кесарев кисеме ясыйлар. Дарья һушына килгәндә, кызы инде ике айлык була.
Үпкәләре 99 процентка зарарлануга, сепсис һәм мускуллары акрынлап үлә (атрофияләнсә дә) башлавына карамастан, Дарья исән калган. Бүгенге көндә ул акрынлап яңадан йөрергә өйрәнә. Аның үтә катлаулы реабилитациясе ике ел дәвам итә, әмма хатын бирешми. Дарья ышана: ул аягына гына басып һәм кызы өчен иң яхшы әни булып кына калмаячак, ул бию студиясендә акробатика серләренә өйрәткән укучылары янына да кайтачак әле. Менә бит! Тормышта могҗизага һәрчак урын бар.
Фото:SHOT Telegram-каналы
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|