|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2011 Экология
Машиналар бака санын киметә«Crazy Frog» клибында мотоциклда җилдерүче зәңгәр баканы хәтерлисездер. Сценаристлар моның белән хайваннарның да техникага мәхәббәтен күрсәтергә теләсә дә, чынлыкта исә транспортның тере организмнарга зыян салуы мәгълүм. Австралиянең Мельбурн шәһәре галимнәре бака белән автомобильләргә кагылышлы кызыклы бер ачыш ясаган. Баксаң, ата бакалар машина тавышына ана баканың чакыруын ишетми икән. Ә бу, үз чиратында, җәнлекнең үрчүен киметә, җир-су хайваннары популяциясе азаюга китерә.
Әгәр бернинди тавыш булмаса, бакалар бер-берсен ярты миль ераклыкка кадәр ишетә. Ә инде транспорт йөри торган юл кырында аларның тоемлау ераклыгы 15 метрга кадәр кими. Әллә кызык, әллә кызганыч: тере организмннар транспорт шау-шууына да яраклашырга тырыша. Шуңа да, Британиядә галимнәр кошларның көндез түгел, ә кичен сайрый башлаганын ачыклаган. Ә бакаларның бу проблеманы ничек хәл итүе әлегә билгеле түгел.
Алмаз ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|