|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2023 Криминал
Күп балалы хатынны көпә-көндез урлап качканнарМурманск өлкәсенең Кировск шәһәрендә пневматик пистолет белән коралланган ир күп балалы хатынга урамда аткан һәм аны урлап качкан. 27 март кичендә 42 яшьлек Анна Терехова эштән кайтып барган. Көтмәгәндә аның каршысына билгесез адәм йөгереп чыга һәм ата. Хатын егыла. Торалмыйча яткан Анна янына ут ачкан ир “Мерседес-Виано” микроавтобусы белән килеп туктый һәм аны хатынны машинага утыртып, кача. Шаһитлар полиция чакырта. Полиция “Перехват” планын игълан итә.
Берничә сәгатьтән ирнең эзкенә төшкәннәр һәм тоткарлаганнар. Ул Мурманскида туып-үскән 44 яшьлек Андрей Карманов булып чыккан. Машина салонында кан эзләрен ачыклаганнар, әмма Аннаны тапмаганнар. Хатынны эзлиләр.
Моңа кадәр Карманов кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү өчен хөкем ителгән булган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|