поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2011 Җәмгыять

Вөҗданның игезәге юк

(Камил Кәримовның 2010 елда “Казан утлары” журналының 9-10 саннарында басылган “Игезәкләр йолдызлыгы” роман-фарсына адвокат карашы)

Әле исән чагында бер атаклы шагыйрь миңа: "Үзегез белмәгән һәм аңламаган нәрсәгә тыкшынып йөрмәгез", – дип, әдәбият дөньясын бик серле утрау дип дәлилләргә тырышкан иде. Дәлилләү остасы без – адвокатлар булу сәбәпле, мин аңа гади генә җавап бирдем: “Без дә аңларлык булмагач, сезнең әдәбиятегез халыкка ни пычагыма?” Җавап-сорауга ул үлгәнче җавап тапмады.

 

Камил Кәримов үзенең роман-фарсында матбугат иреге хокукының упкынга очып баруын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырыша. Нишләптер, аның ачы оранын татар дөньясы түгел, ә Мәскәүдәге Леонид Парфенов ишеткән шикелле булды. Нишләде соң ул Леонид Парфенов? Беренчедән, ул күпчелек халыкның матбугатка мохтаҗлыгы юк икәнен бәян итте. Икенчедән, иң югары хакимиятне кадерле мәеткә тиңләп, аның турында бары яхшы сүзләр генә язарга, яки ләм-мим бер сүз дәшмәскә кирәклеген әйтте. Өченчедән, ул хәзерге сәяси система шартларында журналистларның халыкка объектив мәгълүмат бирү мөмкинлеге тулысынча чикләнгән булуын дәлилләде.

 

Матбугат иреге турында сөйләшкәндә күпчелек түрәләрдән: “Чебеннең дулап тәрәзә ватканы юк әле", – дигән сүзне ишетергә туры килә. Кызык, әмма "чебен”не дулатмас өчен ни генә кылмый дәүләт системасы? "Чебеннән" курка икән, аның ни төсле һәм ни исле черек икәнен аңлатып торасы юк.

 

Ялган өчен сүз иреге бар. "Халык микрофоннан әйтелгән ялганга тизрәк ышана... Шуңа күрә җитәкчеләребез гел микрофон тирәсендә. Халыкка ялган җиткереп бетерешле түгел", – дигән фикер Камил Кәримовның роман-фарсында фарсмы, әллә хакыйкатьме?

 

"Игезәкләр йолдызлыгы" роман-фарсында төп тема – матбугат иреге. Бүгенге чорда ул чын мәгънәсендә фарс. Бүген сүз иреге кысылган булса, бераз вакыттан сүзне ана телендә дөрес итеп сөйли белүчеләр дә калмаска мөмкин. Аннан соң инде “дөрес булмаган” телнең кемгә кирәге калсын? Кайбер "алдынгы" тел галимнәре телләрнең гарипләнүен глобализация белән бәйләп, дөньяда бары тик бер генә тел калырга тиеш дигән фаразны алга сөрәләр. Имеш, без глобальләшү ташкынына юкка гына каршы торып маташабыз. Бу процесс, имеш, объектив агым.

 

Агым уңаена агудан да уңай эш юк. Ишкәк ишәсе юк, берни уйлыйсы да юк. Суда батмый торган тизәк ничек акса, шулай ак та ак. Әмма суда салмак кына аккан тизәк хәлендә яшәүчеләр күп микән соң безнең халыкта? Бәлки алар үзләренең тизәк хәлендә икәнен аңламыйча гына яшиләрдер? Ничек итеп аңлатасың аны – сүз иреге юк бит. Менә шулай безнең җәмгыять шайтан боҗрасында әйләнә.

 

Үткән гасырның 90-нчы еллар урталарында эшләгән баш мөхәррирләр үзләренең бүген нинди хәлгә калачакларын башларына да китермәгәннәрдер. Хокукый күзлектән караганда, хәзер аларның үзләрен мөхәррир дип атарга хаклары юк. Алар бары тик акционерлык җәмгыятенең бригада җитәкчеләре генә. Бөтентатар дөньясына таралган газета-журналлар редакцияләре колхоз бригадалары дәрәҗәсендә. Матбугат иреге бүген коммерция карамагында. Керем, табыш һәм акча ихтыяҗы ни кушса, шул эшләнә.

 

Ленинизм чорында да, хәзерге болгавыр чорда да журналистлар матбугат иреге нигезләрен яклар өчен берни дә эшләргә теләмәделәр. Журналистларның кайчандыр КПСС партократиясе эшләп биргән союзы үз миссиясен үтәп, тарих чүплегенә таба бара. Бу оешма инде үзен дә яклый алмый. Шулай булгач, ул журналистикага, журналистларга ничек калкан булсын?

 

Роман-фарсында Камил Кәримов милли матбугатны нигезле яклау мәсьәләсен куертырга азаплана. Әмма бу мәсьәлә татар матбугат чаралары алдында үткән гасырның 90-нчы еллары уртасында ук куелган иде. Тик ул вакытта милли матбугатны нигезле рәвештә хокукый яклау структурасы, дөресен әйтергә кирәк, субъектив сәбәпләр аркасында булдырылмый калды. Акыллы мөхәррирләр милләтне якларга ашыкмадылар. Сабырлык – сары алтын диделәр.

 

Мәскәүдә матбугат иреге турында шаулыйлар. Казанда аның турында роман-фарс язалар.

 

Татар дөньясында киләчәк турында Шәех Нур кебек журналистлар кайгыртмасалар да, Дияр картлар әле калганнар. Алар да китеп барсалар, нәрсә дияргә кала?.. Роман-фарстагы Дияр картлар җыеп куйган кызыл сандыкларны киләчәктә кемнәрдер табарга тырышырмы яки аларны, иснәнеп, караклар гына эзләрме? Яки милләтнең рухи энҗе-мәрҗәннәре, кызыл сандыкларга салынып, җир астына мәңгелеккә табут булып кереп китәрме?

 

Безнең, адвокатларның эше романнарга рецензия язу түгел. Моны әдәби тәнкыйтьчеләр эшләргә тиеш иде. Тик хәзерге заман тәнкыйтьчеләре роман-фарста куелган мәсьәләләргә туры карарга җөрьәт итәрләрме? Хакимият һәм Закон каршылыгын әхлакъ күзлегеннән ничек аңлатырга? Хәзер инде мәсьәлә яңа яссылыкка күчте: Хакимият һәм Кеше хокуклары мөнәсәбәтләренә. Ике арада Зыялылар җәмгыяте (урыста – "Гражданское общество» торырга тиеш. Әмма ул да юк. Аның урынына Хакимият Иҗтимагый палата оештырып, демократияне өстән рөхсәт итте. Демократия ул халык хакимияте дигән төшенчә буларак, җәмгыятьнең табигый хәләте булырга тиеш тә соң...

 

Матбугат ирегенең хокукый нигезләрен халыкара нормалар кысаларына тәңгәлләү юнәлешендә Иҗтимагый палатаның нәрсә эшләгәне бар? Хакимиятнең яңа игезәгенә әверелеп бара бит өстән тагылган демократия. Безнең чын зыялылар бармы? Булсалар – кайчан Зыялылар җәмгыяте хокукый нигездә оешыр? Оешма инде фарс булырга тиеш түгел, чөнки Милләт, Вөҗдан һәм Хакыйкать дигән бөек төшенчәләрнең игезәкләре юк.


Назим САФИН, адвокат, "Кеше хокуклары" адвокат оешмасы җитәкчесе
Татарстан яшьләре
№ 35 | 19.03.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»