|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2023 Җәмгыять
Газ шартлап йорт җимерелгәнБашкортстанда газ шартлау нәтиҗәсендә шәхси торак йортта ир белән хатын каза күргән, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Вакыйга Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылында теркәлгән. Вакыйга урынына килгән коткаручылар йорт бинасы тулысынча җимерелүен күргән. 43 яшьлек ир белән 37 яшьлек хатын пешкәннәр, аларны дәваханәгә алып киткәннәр. Бәхеткә, аларның баласы бу вакытта әбиләрендә булган.
Ни сәбәпле газ шартлавын әлеге вакытта тикшерүчеләр һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавательләре ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|