|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Мал суйганда себер язвасы йоктырганнарИшетеп беләсездер, Чувашиядә март урталарында түләмә (сибирская язва) чире таралуы турында билгеле булды. Түләмә (себер язвасы) ит эшкәрткән ир һәм аның хатынында ачыкланган булган. Бу вакыйганың дәвамы да бар: шушы көннәрдә түләмә ачыкланган ирнең күршесендә дә бу инфекцион чир табылган. Чувашиянең Иске Акташ авылында яшәүче 59 яшьлек Нина Михайловна сөйләвенчә, түләмә (сибирская язва) авырулы үгез малын аның ире гәзиттәге игълан аша сатып алган. Үгез түшкәсен бүлгәләр алдыннан хатын бармагын кискән булган һәм чи итне ул ачык яралы килеш эшкәрткән.
Нина Михайловнаның бармагындагы ярасы озак төзәлмәгән. Ни чарадан бичара хатын дәваханәгә барган. Анда Нина Михайловна үгезне чалырга булышкан күршесе Сергейны (югарыда язылган очрак) түләмә белән хастаханәгә салуларын белә. Ул Сергей белән бергә итне эш итүен һәм аны да тикшерүләрен үтенә. Анализлар авыруны раслый.
Бәхеткә, Нина Михайловна түләмәне җиңел кичерә. Үз сүзләре буенча, аңарда 37,1-37,2 градус температурадан башка чир билгеләре юк.
Белешмә.
Түләмә - авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның һәммә төренә, шулай ук кешегә янаган куркыныч инфекцион авыру.
Русиядә ел саен әлеге авыруның 15-20 очрагы теркәлә. Аның белән күбрәк хайваннар белән эшләүче кешеләр авырый. Элегрәк 1901-1910 елларда әлеге инфекция 16 меңнән артык кешене зарарлаган. Хәзер исә санитар-эпидемиологик хезмәтнең үсеше һ.б. нәтиҗәсендә авыру сирәк очрый.
Терлеклердә ул кискен формада үтә. Кешедә еш кына тире катламнары инфекциясе рәвешендә күзәтелә, шул ук вакытта үпкә һәм эчәклек эшчәнлеге бозылу белән дә катлауланырга мөмкин, аерым очракларда температура күтәрелә.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
--- |
Иң күп укылган
|