|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзән районында коткаручылар боз астына төшеп киткән этне судан чыгарганЯшел Үзән районында коткаручылар боз астына төшеп киткән эткә булышкан. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Идел култыгында, «Атлашкино» ял базасы янында бер этнең боз астына төшеп китүе һәм аннан чыга алмавы хакында хәбәр килгән. Шул тирәдән үтеп барган ир-ат, эт өргән тавышны ишетеп, коткаручылар чакырткан, дип яза Татар-информ.
Урынга килгән Казанның эзләү-коткару отряды һәм Яшел Үзәннең суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре этне салкын судан чыгарган. Аны, җылынырга ярдәм итсен һәм ашатсын өчен, коткаручыларны чакырткан ир-атка тапшырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|