поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2011 Мәдәният

Без канатлы татармы?

Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.

Казанда туып үскән Раилә Гарипова белән сүзне авылдан башладык. Аның тамырлары тоташкан Дөбъяз ягыннан түгел – Саснадан.

 

– Моннан егерме еллар элек иҗат юлым мине Балтач районындагы Сасна авылына китерде. Районның мәдәният бүлеген Радик Михайлов җитәкләгән чорда мине бию куярга Балтачка чакырып, гафу үтенә-үтенә, «районның иң яхшы биючеләре янына» – Саснага озаттылар. Балтач – чыннан да, биючеләр ягы. Ә Саснада бигрәк тә шәп бииләр икән. Безнең ансамбльнең музыка җитәкчесе Рәшит Мостафинның әнисе дә шушы авылдан. Башта – үзем, аннары Рәшит белән бергә бу авылда берничә программа куйдык. Ансамбль белән дә кайттык. Ә клуб мөдире Әсмабикә ханым гомерлек дустыма әверелде. Хәзер, буш вакытым булган саен, Саснага ашыгам. Анда яңа ел каршылау да традициягә керде. Нинди генә буран булмасын – 31е мин аларга килеп төшәм. Сасна авылын икенче туган җирем дип саныйм. Белсәгез иде ул якларның матурлыгын! Андагы кебек артыш куаклары үскән таулар башка беркайда да юк. Сасна – «Чабата биюе» белән бик данлыклы…

 

– Ансамбльгә алып килмәдегезме соң Сасна биючеләрен?

 

– Биюләрен алып килдем. Быел, Аллага шөкер, «Сасна чабатасы»н ансамбльдә куя алдым. Хәзер костюмнар эзлибез.

 

– Раилә ханым, дүрт дистә ел чамасы илләрдән-илләргә татар биюен йөрткән шәхес буларак әйтегез әле: безнең татар культурасы башка халыкларга кызыкмы?

 

– Кызыксыналар. Әлбәттә, һәр илдә татарлар бар. Алар тамаша залында биш-алты кеше булырга мөмкин. Калганы – Италиядә, Испаниядә, Бельгиядә, Англиядә, Франциядә булсын – җирле халык килә. Франция фольклор коллективларын аеруча ярата. Алар: «Бары тик фольклор булсын, бернинди эстрада катнашмасын», – дип таләп итәләр. Сер түгел, Татарстанны Казахстан белән бутаучылар да булды. Шундагы режиссерлар: «Сез татармыни? Без аларны мыеклы һәм кылычлы итеп күз алдына китерә идек», – дип гаҗәпләнә иделәр. Европалашкан йөзебез белән кайбер милләтләр өчен яңалык була идек.

 

– Сезгә кайсы фольклор якынрак: стильләштерелгәнеме, әллә ничек бар – шулай калганымы?

 

– Сәхнәгә чыкканда әзрәк шомартасың инде, әмма үзе булып калганы якын. Мин фольклорны бөртекләп эзлим. Этник төркемнәр белән эшлибез. Себер, Әстерхан татарларын чакырабыз. Самара өлкәсенең Камышлы районында данлыклы «Ак каен» ансамбле бар. Бию куйганда, егетләре килеп, ансамбль егетләрен аларча басарга өйрәттеләр. Аларның тыпырдау моментын тотып алу читен. Безнекеләр бик шомарган бит. Аларныкы гадирәк, әмма искиткеч. Кырым биюен куйганда Кырымнан чакырттык, «Урмай кичләре»нә – Чувашстаннан. Пермь татарлары биюләрен фольклор бүлегеннән өйрәндем. Эзләсәң – табыла.

 

– Раилә ханым, аеруча соңгы елларда татар егетләре биюенә карата канәгатьсезлек сизелә: аны чын ирләрчә булмауда гаеплиләр. «Бие, бие, Хәйбулла» дигән эксперименталь спектакльдә дә шул хакта сүз барды. Ошыймы сезгә егетләр тыпырдавы?

 

– Мин ансамбльгә килгәндә егетләр шулай бииләр иде. Мин аны ирләрчә түгел дип санамыйм. Әлеге биюне «законлаштыручы» балетмейстер – Әсхәт Кәлимуллин. Алтмышынчы елларда Гай Таһиров аның хәрәкәтләрен классификацияләде. Егетләр биюендә бик вак техника. Моисеев биючеләре дә андый техниканы ала алмый. Белмим, бәлки, миңа минустыр: мин Кәлимуллин лексикасын «сикереп» уза алмадым. Әле эзләнәм.

 

– Революция ясамадыгыз инде…

 

– «Чыштыр биюе», «Гармун» – нишләп революция булмасын?! Затлы, күренекле биюләр. Хәзер «Гармун» – татарның визиткасы. «Чыштыр биюе»н, әнә, зыялылар биюе кебек күрсәттем. Кызлар биегән «Көмеш беләзек»тә дә энциклопедиядән чыккан татар хәрәкәтләре юк. Ә Кәлимуллин – эталон. Җитмешенче елларда килеп, мин бөтенесен әйләндереп ташлый алмыйм. Чөнки мин шул ук Әсхәт Кәлимуллиннан, Фәйзи Гәскаровтан, Гай Таһировтан өйрәндем. Репертуарда Кәлимуллинның ике биюе – «Егетләр биюе» белән «Әпипә»се, Таһировның «Казан кунаклары», Гәскаровның «Шома бас» биюе эталон.

 

– Ә Моисеевның «Казаночка»сы ошадымы соң?

 

– Моисеев ансамбленең максаты татар биюе эталонын түгел, ә суперхәрәкәтләр күрсәтү. Алар академик башкаруга басым ясый. Безгә гастрольгә килгәч, ансамбльнең директоры Елена Щербакова да: «Раилә, безнең биюне аңламадылар бугай», – диде. Ул Әстерхан татарларыннан килгән бию булса кирәк. Моисеев ансамбленең безнең биюне репертуарда тотуы бик сөенеч. Рәхәтләнеп биесеннәр. Ә чын татар биюен күрсәтү өчен безнең ансамбль бар.

 

– Ярар, аларның максаты – суперхәрәкәтләр. Ә сезнеке?

 

– Бурычыбыз – булганын сакларга, булмаганын эзләп табарга. Яхшы фраза бит, әйеме? (Раилә ханым рәхәтләнеп көлде). Мин чисталык яклы. Ансамбльдән шоу ясарга теләүчеләр бар. Кирәк икән – заманча программаларны да куябыз. Әмма алар, барыбер, озакка бармый. Репертуарда нигездә затлы әйберләр кала. Халыкның йөзен алар күрсәтә.

 

– Үзегез кайчанга кадәр биедегез?

 

– «Уенчы-тренер» булдым инде. Биедем дә, куйдым да. 2005 елда – Казанның меңьеллыгына багышланган программада – әби булып сәхнәгә чыктым әле. Тәҗрибә булгач, яшем сизелмәде булса кирәк.

 

– Раилә ханым, сез ун елдан артык «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең жюри составында. Классик сәнгатьне алга сөргән җитди иҗат кешесенә заманча шоулар нәрсәсе белән якын?

 

– Балалар белән эшләүне хореографиядәге бурычым дип саныйм. Фестивальнең даимилеге мактауга лаек. «Созвездие»не башлаучылар эстраданы чистарту максатын куеп башлаганнар иде. Эстрадага чүп-чар кертмәү, Көнбатышны кабатламау өчен үзебезнекен күтәрергә кирәк. Баланың бит заманча да биисе килә. Яшьләр спорт биюләре, брейк-данс, хип-хоп белән кызыксына. Без хәзер программага халык биюләрен кертү турында да уйлыйбыз. Шушы 11 ел эчендә 28 бала ГИТИСта укып чыкты. «Йолдызлык» егете Айдар Сөләйманов безнең «Җиде энҗе» программасында да катнашты.

 

– Сәхнәдәге балаларны караганда аларның киләчәктә биюче булу-булмауларын чамалый аласызмы?

 

– Әлбәттә.

 

– Ничек: күзләрдәнме, аяктанмы…

 

– Кәефеннән үк. Булдыра торганның йөзенә чыга – табигый ачыклык була. Хәер, тыйнак баланы да өйрәтеп була. Ритмны тойса – бии.

 

– Сез – кырык ел ансамбльдә, димәк, кырык ел – юлда. Арытмыймы?

 

– Мин юл кешесе. Казахстанга, хәтта Франциягә кадәр автобусларда бардык бит без. Юлдагы һәр күренештән матурлык табам. Теләсә нинди шартларны кичерәм. Йоклап та, сөйләшеп тә, чәй эчеп тә барабыз. Яшьләр арыйлар, көйсезрәкләр. Без өлкәннәр – Венера Гәрәева, Рәшит Мостафиннар – бер дә авырсынмыйбыз.

 

– Сезнең кебек бөтенесенә җитешүчеләргә бирелә торган сорау: ничек өлгерәсез?

 

– Әле, Аллага шөкер, эш бар. Ансамблемне дә ташлый алмыйм, институтта да укытам, проектларым да бар, семинарларда да катнашам, Россия күләмендә мастер-класслар үткәрәм. Бөтен эшкә сөенеп алынам. Авырсынсам, алынмас идем. 10 ел инде «Йолдызлык» белән районнарга йөрибез. Аллага шөкер, багаж зур, булган тәҗрибәм белән рәхәтләнеп уртаклашам. Хәлемнән килгәнне эшлим.

 

– Раилә ханым, эш белән, иҗат белән мәшгуль хатын-кызның гадәттә, балага вакыты җитми кала? Сезнең андый үкенеч юкмы?

 

– Җитмәгәндер, чөнки эшем шундый. Камил әбисе белән үсте. Аллага шөкер, начар малай түгел, институтта өченче курста укыйбыз. Ансамбльнең «Юлдаш» студиясенә йөрде, музыка мәктәбендә баян классын тәмамлады. Синтезаторда да, гитарада да уйный. Рэп стилендә яшьләрчә җырлар яза...

 

Раилә ханым белән без бию сәнгате, иҗат, ансамбль хакында сөйләштек. Аның юлларны гына түгел, буранны һәм урманны яратуын, гөлләр үстерүен белдем. Раилә исеме гаилә сүзе белән рифмалашса да, бу тема бераз читтәрәк калды. Әңгәмәдәге «ак тап»ны киметү йөзеннән 2008 елгы «Созвездие-Йолдызлык» журналында басылган бер мәкаләдән өзек тәкъдим итәм. Авторы – кунагыбызның бердәнбер улы – Камил Котдусов хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең кино факультетында белем ала.

 

 «Кулек»та яңа факультет ачыла дип ишеттем: кино, видеоиҗат. Хм… Кызык. Әзерлек курсларына киттем, гаҗәеп педагоглар, группа белән таныштым. Нәрсәгә өйрәндемме? Этюдлар язарга өйрәндем.

 

Дөресен әйткәндә, минем өчен мәктәпне тәмамлау зур вакыйга булмады. Тормыш үз көенә ага: иртән – курслар, кич – ял. Ә ял итәргә яратам мин.

 

Беренче имтихан. Куркынычмы? Юк… Гап-гади дәрескә барган кебек киттем. Тактага эсселар өчен темалар язылган. Яздым, тордым, тапшырдым, чыктым. Чыгучыларны коридорда фотограф һәм журналист көтә иде. Бер-ике сәер сорау бирделәр.

 

Икенче имтихан әңгәмә формасында барды. Остаз һәм педагоглар чиратлашып сораулар бирәләр. Дулкынлануымны сиздем. «Нәрсәләр укыдым соң әле мин?»

 

Хм… Нәрсәдер укыдым бит инде дип уйлыйм. Кем телемнән тарткандыр: «Гарри Поттер», дидем. Остазның йөзендә кызганыч елмаю чагылып үтте. Ниһаять, Чеховны, Есенинны искә төшердем. Толстойның «Война и мир»ыннан бер-ике битен… Миңа Чеховның алтынчы томын укырга куштылар. Укыдым мин аны. Дөресен әйткәндә, уку үземә дә ошап китте».


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»