|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2023 Шоу-бизнес
Элвин Грей кыяфәтен үзгәрткән (ФОТО)Элвин Грей (Радик Юлъякшин) гастрольләр алдыннан имиджын үзгәрткән. Популяр артистның чәчен буяганнар, дредларга үргәннәр, тагын ул Россия әләме төсләрендәге куртка кигән. "Бүген без гастрольләребезне башлыйбыз. Беренче шәһәр - Чистай", - дип фанатлары белән уртаклашкан Радик.
Артистның иҗатын яратучыларның барысы да аның образының үзгәрүен уңай бәяләми, кайберләре тиргәп тә ала. Комментарийларда аны шулай ук «Башкорт Шаманы» дип атыйлар.
"Нинди чәч белән дә, Радик, син сөйкемле, әмма моңа кадәргесе ничектер өйрәнелгән иде», - дип язган бер фанат.
Фото: Социаль челтәрләр
Автор:Резида Валитов
--- |
Иң күп укылган
|