|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2011 Җәмгыять
Хөкүмәт өчен идеаль пенсионерларМәкаләне язарга бер танышымның: «Әтием гомере буе ялны белмичә эшләде. Лаеклы ялга чыккач, ял итә-итә арып бетәрмен әле, эшли алганда эшләп калырга кирәк, дия торган иде. Насыйп булмаган икән, пенсиягә чыгарга бер ел кала, 59 яшендә үлеп китте», – дип сөйләве этәрде. Мескен ир-ат, пенсия акчасы күбрәк булыр, дип, эшкә өйрәнгәннән бирле өзлексез эшләгән, соңгы елларда шул акчага бакча сатып алып, картлык көннәрендә җирдә казынырга хыялланган. «Актыккы хезмәт хакы да зиратта урын сатып алырга, җирләү эшләренә кереп китте. Ахыргы аенда соңгы юлга озату чыгымнарын каплау өчен эшләгән төсле килеп чыга», – ди улы.
Аяныч хәл, килешәсездер?! Дәүләткә караган оешмаларда кеше, нигездә, шул пенсия, картлык көнендә акчасыз утырмас өчен эшли. Ай саен аның тугры хезмәтенә тиешле хакның күпмедер өлеше пенсия өчен күчерелеп бара. Вакыйганың герое бил бөгеп, тир түгеп эшләгәне өчен түләнгән акчасыннан дәүләт файдасына өлеш чыгарып барган булып чыга. Эш стажын да исәпкә алсак, аның дәүләткә шактый күләмле суммада хәер-сәдака чыгарып салганлыгы аңлашыла.
Менә-менә лаеклы ялга чыгам, дип көткән, картлык көненә олы планнар белән янган иргә уңыш елмаймаган икән, дип, аны кызганып куючылар да булыр. Кызганыч, сүз дә юк. Тик аны гына кызгану дөрес түгел, үзебезне дә кызганырга кирәк икән, чөнки барыбызны да охшаш тәкъдир эзәрлекли. Эш шунда: интернетта актарынган идем, шундый язмышны дистәләр-йөзләр генә түгел, меңнәрчә ир-ат кабатлаганы ачыкланды. Аяныч статистика – Россия ир-атларының уртача гомер озынлыгы 59,5 ел гына. Татарстанда бу күрсәткеч аз гына юанычлырак, татар ир солтаннары уртача 61 яшькә кадәр яши.
Шактый шүрләттергеч күрсәткечләр. Пенсия яше, тыныч картлык турында онытыргамы инде хәзер? Әллә демографик исәп белән көрәшеп караргамы?!
Проблеманы хәл итүнең ышанычлы бер юлы бар барын. Лаеклы ялга чыгу яшен киметсәләр, ир-атлар хезмәт хакларының пенсия өчен дип күчерелгән өлешенең язмышы өчен дә, бәхетле картлык көннәре өчен дә тыныч булырлар иде. Әмма бу үзгәрешләр дәүләт җитәкчелегенең күңеленә бер дә хуш килмәс шул, алар бу адымга мәңге бармаслар. Хөкүмәттә, киресенчә, пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сөйләшүләр бара. Узган елны Россиянең финанс министры А.Кудрин: «Якындагы биш ел эчендә безгә пенсия яшен үзгәртү турында карар кабул итәргә кирәк булачак», – дип белдергән иде. Ул моны, пенсия яшен арттырмаган очракта, дәүләт алга таба пенсионерларны хәзерге кебек лаеклы пенсия белән тәэмин итә алмаячагыннан чыгып аңлатты. Аның сүзләре чынга ашса, киләчәк 5-10 ел эчендә пенсия яше ярты яки бер ел саен берәр елга артып барып, барлыгы 5 елга үсәчәк. Күрәсең, мәсьәләне чишүнең бу ысулы хыялда гына калачак.
Проблеманы хәл итүнең икенче юлы, беренчесе кебек үк, ышанычлы түгел. Әмма монысын кануннар берничек тә тыя алмаячак. Демографик аяныч күрсәткечне төзәтү өчен, һәр ир-атка шәхси сәламәтлеген ныграк кайгырта башларга гына кирәк – аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк саф һавада булырга һ.б. Әйткәнемчә, бу ысул ышанычсызрак, чөнки ир-атларга бәйрәмнәрне «тиешенчә» үткәрү, ял көннәрендә күңел ачу, буш вакытта телевизор каршында аунау кебек күңелне ымсындыргычлардан баш тартырга туры киләчәк. Кызганыч булса да, әйтәсе килгәнемә колак салучылар бик аз булачагын яхшы аңлыйм.
Ә менә проблеманың хәл ителүенә өмет аз булганлыгын аңлаганнар арасында язмыш иркенә бирелүчеләр, кул селтәүчеләр булырга мөмкин. Барган сукмакларында тау калкып чыкса, аны кичеп чыгучылар яки әйләнеп узучылардан тыш, бирешеп, шул тау итәгендә мәңгегә утырып калучылар да бар бит. Андыйлар: «Нишләп әле мин, файдасы булмаячагын белә торып, хезмәт хакының шактый өлешен пенсиягә дигән булып, үз кесәсенә күчереп барган дәүләт оешмаларында тиеннәргә эшләп йөрим?!» – дип фикер йөртеп, күбрәк акчалы шәхси фирмаларга эшкә күчәчәк. Аларны хуплыйсым килми, ләкин алар күпмедер дәрәҗәдә хаклы да. Картлык шатлык түгел, олыгайган саен төрле чирләр барлыкка килә, алар буенча инвалидлык рәсмиләштереп, шул рәвешле дә пенсия алып ятып була бит.
Проблеманы өйрәнеп, аның төгәл генә чишелеше юк, дигән нәтиҗәгә килдем. Шунысын тәгаен әйтеп була: аны хәл итүдә дәүләттән ярдәм көтмә дә. Хөкүмәт өчен идеаль пенсионер булмас өчен, ихтыяр көчебезгә генә ышанырга һәм бары тик бераз үзгәрергә генә кирәк.
Үпкәләмәсеннәр өчен, хатын-кызларга кагылышлы статистиканы да китерим инде. Алар лаеклы ялга 55 яшьтә чыга, ә уртача гомер озынлыклары 72 елга (Татарстанда – 75 ел) тиң. Шуңа күрә бу мәсьәләдә аларга борчылырга кирәкми. Әлегә...
Айнур ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|