|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2023 Җәмгыять
Пациент поликлиникада үлгәнУфада пациент поликлиникага анализлар бирергә килгән җиреннән егылып, үлгән. SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, 65 яшьлек уфалы дәваханәгә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә керә – вакыйгадан бер көн алда терапевт аңа анализлар тапшырырга юлламалар бирә. Сакчы ирнең хәле ктүен күреп кала һәм аңа кушеткага ятып торырга киңәш итә, поликлиникадагы табибларны чакыра һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Җиде минуттан авыруның йөрәге туктый.
Сәламәтлек саклау министрлыгында “медицина учреждениесе хезмәткәрләре тиз үк урында реанимация чараларын башлаган” дип хәбәр ителә. Якынча 20 минуттан ашыгыч ярдәм медиклары килгән, бригада да ирнең йөрәгең “эшләтеп” җибәрергә тырышкан, әмма килеп чыкмаган.
Мәрхүм йөрәк ишемиясеннән җәфаланган булган. Соңгы тапкыр табиб кабул иткәндә, аның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләгәннәр.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|