поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.03.2023 Медицина

Казанның балалар бакчасында дүрт бала сальмонеллез йоктырган

Бүген социаль челтәрләрдә Казанның 262нче балалар бакчасында берничә сабыйның йомырка белән агулануы турында мәгълүмат чыкты. 3-6 яшьлек балаларны йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бакчаның дүрт төркеменә йөрүче балаларда эчәк инфекциясенең җиде очрагы теркәлгән. Дүртесенә «сальмонелла энтеритидис» дигән диагноз куйганнар, икесендә эчәк инфекциясе ачыкланмаган, бер баланың анализларын әле тикшерәләр.
 
Идарә белгечләре, чимал һәм әзер ризыклар, су, дезинфекция чараларыннан проба алып, тиз арада эпидемиологик тикшерү үткәргән, туклану блогы персоналын һәм төркемен тикшергән. 15 хезмәткәрнең унысында эчәк инфекциясе табылмаган, калганнарының анализлары тикшерелә.
 
«Учреждениене тикшергән вакытта Роспотребнадзор белгечләре төркемнәр һәм туклану блогында санитар-дезинфекция режимының бозылуын, балалар бакчасында хезмәткәрләрнең җитәрлек санда булмавын һәм персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәвен ачыклаган», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзорда.
 
Лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң юридик һәм вазифаи затларга карата административ йогынты ясау чаралары күреләчәк. Бакчада дезинфекция үткәргәннәр, сальмонеллез йоктырган балалар белән аралашучыларны табиблар күзәтә.
 
Балалар бакчасында берничә сабыйда сальмонеллез ачыкланганнан соң, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
 
Җинаять эше «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча кузгатылган.
 
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелә һәм экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: пиксабай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»