поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.03.2011 Мәдәният

Чиләгенә күрә капкачы яки Татарга опера кирәкме?

Кызым белән Шаляпин исемендәге опера фестиваленә барып, «Кармен»ны карап кайттык әле. Башта Сәлимәгә операның эчтәлеген аңлаттым: «Бер әйбәт солдат бер әйбәт кыз белән дус була, шул солдатны кызыл күлмәкле икенче бер апа үзе белән алып китә. Теге солдат качып, тәртипсезләнеп йөри башлагач, аның әнисе бик борчыла, елый, авырый. Андый булырга ярамый, әйбәт кешеләр чит кешеләргә ияреп китмиләр»

Шулай матур итеп аңлаткач, аңлады кебек кызым. Опера башында әзрәк йокымсырап алса да, азактан «кино кисәкләре» дә булгач, кызыксынып китте. Дөньякүләм танылган режиссер Георгий Ковтун «Кармен»ны тамашалы итеп, ике дөнья киселешендә куйган.

 

Баланың иртәгә бакчага барасы булганга күрә, соңгы актны карап бетерә алмадык. Кызыма Карменның Хозены үтерүен аңлатып торасым да килмәде. Моннан берничә ел элек «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә казах фильмын караган идек. Шунда ире хатынын канга батырып кыйнагач, кызыма, апа буяуга буялган дип, аңлатырга туры килде. Шушы фильмнан соң агрессияле күренешләрне күрсәтмәскә тырыша башладым.

 

Ә кызым операдан бик риза булып кайтты. Ярый, быелгысы әле «тамашалы» опера иде, былтыр «Пиковая дама»ны «концерт башкаруында» карадык. Безнең арттагы рәткә Сәлимәнең укытучысы Евгения Владимировна туры килгәч, сабыем селкенергә дә куркып утырды. Аның каравы, укытучысы белән бергә тамаша кылуы горурлыкның югары ноктасы иде.

 

Дөресен әйткәндә, ул опера дигәнен кызым түгел, үзем дә аңлап бетермим. Кем әйтмешли, «без авылда бәрәңге ашап үскән» халык, безнең кебек, үзләре яки әти-әнисе авылдан чыкканнар, гадәттә, эстрада концерты тамашачылары. Ә Зур концерт залына барып симфония тыңлау, опера һәм балетны тамаша кылу өчен махсус тәрбия кирәк. Авылда анысын ала алмасак та, безнең колаклар татар моңына яраклашкан булса да, опера тавышларын да тыңлап карыйсы килә шул. Дөрес, күренекле дин әһеле Габделхак Саматов әйтмешли: «Ызбаңа балта элеп куеп кына балта остасы булалмассың». Ә шулай да буласы килә! Шуңа күрә үземдә булмаганны кызыма бирү өчен тырышам: Казанның иң яхшы музыка мәктәбенә укырга йөртәм, затлы тамашаларга алып барам, үзем өйрәнмәгән сольфеджио буенча дәресләр әзерләтәм, «колагыма аю басса да» кызымның фортепьянода уйнагандагы кимчелекләрен «ишетергә» тырышам.

 

Кайчагында эстрада концертларына да баргалыйм. Кызыма ул концертларның бер ягы гына ошый иде: селкенергә ярый һәм конфет ашап утырган өчен сүз әйтмиләр. Кайберләрендә өстән шарлар яки ялтыравыклар төшерәләр, флажоклар өләшәләр. Балага тагын ни кирәк! Дөрес, хәзер Сәлимә ул концертлардан «категорически» баш тарта башлады. «Надоели твои концерты», – ди. Дөресен әйткәндә, алар үземне дә «надоели».

 

«Надоели»сын «надоели», әмма нәрсә белән алыштыра алам соң мин аны? Итальян, француз телендәге операларны бер тыңлармын, ике… Әмма алар барыбер минеке булалмыйлар. Мөгаен, кызым аларны яратырдыр, чөнки тыңлап үсә. Ә миңа үз телемдә профессиональ музыка кирәк. Ә ул юк!

 

Кызык, татарның профессиональ милли музыкага нигез салган композиторлары бар. Аларның эшен дәвам итүчеләр бар. Ә профессиональ милли музыкабызны кулланучылар юк. Юк! Ә нигә юк? Тыңлаучы булмагангамы? Мөгаен, шулайдыр. Муса Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында кайчан соңгы тапкыр татар операсы куелганын да беркем хәтерләмидер инде. Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» соңгы тапкыр Мөнир Якуповның юбилеенда куелды дип беләм. Аннан соң күп сулар акты… Үткән ел сезон ачылыр алдыннан булган матбугат конференциясендә опера һәм балет театры администрациясе вәкиленә «Шагыйрь мәхәббәте»нең язмышы турында сорау да биргән идем. Ул «мәхәббәт»нең күренмәү сәбәбен Әхмәт Агадиның авыруына сылтап калдырды. Хәтта «всех денег не заработаешь» дип тә өстәде. Аңлавымча, Агади тиешлесен-тиешсезен күп җырлап тамагына зыян китергән булган. «Тукай партиясен Агадидан башка беркем җырлый алмый», – дип кистерде ул. Шулвакыт мин операның югалуына борчылып Уфага – Илһам Вәлиевкә шалтыратып та сөйләшкән идем. Чөнки опера куелыр алдыннан Тукай партиясенә ике кеше каралганы истә: берсе Петербургтан Әхмәт Агади булса, икенчесе Уфадан Илһам Вәлиев иде. Илһам ул чакта бу зур партиядән баш тарткан булса да, минем белән әңгәмә барышында ноталарны кабат карап чыгарга каршы түгеллеген әйтте. Әмма… Илһамны да чакырган кеше юк, Әхмәт тә… Хәер, быел ул Шаляпин фестиваленә килеп, «Кармен»да Хозе партиясен уңышлы гына җырлап китте. Димәк, Аллага шөкер, Әхмәтебез терелгән. «Шагыйрь мәхәббәте»нең генә афишаларда күренгәне юк.

 

Быел Нәҗип Җиһановның бер операсы ярымконцерт вариантында куелачак дигән сүзләр дә йөри. Ә бит Җиһанов опералары арасында дөнья аренасына чыгарырлыклары бар. Тик, нихәл итәсең, безнең опера театры Европаның башка театрлар барып җитә алмаган кечкенә провинциаль шәһәрләренә йөреп «Кармен»ны күрсәтеп кайтуны хуп күрә.

 

Ирек мәйданында Опера театры янәшәсендә диярлек тагын бер затлы зал бар: БКЗ, ягъни, Зур концертлар залы. Бу зал өч коллективның эш урыны: Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры, Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры, Татарстан Республикасы дәүләт кыллы квартеты. Зур концертлар залының рәсми сайтына күз салсак, кыллы квартетның да, камера хорының да максаты – Татарстан композиторларының әсәрләрен пропагандалау. «Значительное место в репертуаре квартета занимают сочинения С.Сайдашева, Н.Жиганова, М.Музафарова, Ф.Ахметова. В исполнении квартета впервые прозвучали многие произведения

 

Р.Еникеева, Р.Калимуллина, Р.Ахияровой и др.»; «Целью создания коллектива была пропаганда хоровых сочинений композиторов Татарстана. Поэтому значительную часть репертуара хора составляют обработки татарских народных песен, музыка татарских классиков, а также современные произведения Р.Калимуллина, Р.Ахияровой, М.Шамсутдиновой, О.Любивца, В.Харисова и других авторов» дип урысча язылган http://www.gbkz-rt.ru сайтында. Натан Рахлин вакытында «…его стремление сохранить в репертуаре лучшие произведения композиторов Татарстана всегда находили живой отклик слушательской аудитории» булса, хәзер, яңа дирижер килгәч: «У оркестра много планов». Тик ул планнар арасында татар композиторлары булачагына бик өмет юк. Чөнки яңа баш дирижер, үзе үк коллективның сәнгать җитәкчесе дә, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский телеэкраннарда еш күренә, «яхшы әсәрләрнең күплеге турында сөйли», әмма алар барысы да дөнья классикасы.

 

Республика бюджетының «җылы кочагында» яшәгән бу коллективлар нигә милли музыканы Казанда еш чыгыш ясап пропагандаламыйлар соң? Әйтик, мин эстрада концерты карыйсым килсә, Филармония концертлар залында, «УНИКС»та, «Пирамида»да йә булмаса мәдәният сарайларында көн саен нинди дә булса концерт таба алам. Ә профессиональ музыканы атнага түгел, айга бер дә тыңлый алмыйм.

 

Мин айдан төшмәгән, аңлыйм – андый концертларга һәм татар операсына халык җыюы авыррак булачак. Чөнки попса тамашачысы анда бармый, зәвыклырак тамашачы инде милли әсәрләрдән читләштерелгән. Әмма мөмкин булмастай эш түгелдер дип беләм. Бюджетта утырган коллектив бер дә авырсынмыйча кайчакта тулмаган залга да, билет бәясен арзанрак итеп тә концерт куя алмыймыни? Эстрада артистлары чаба бит оешма директорлары янына – җаен табалар, билетларын саттыралар. Әлеге дәрәҗәле коллективларның менеджерлары да тырышыбрак эшләсеннәр! Татар театрлары тырыша бит әнә! Бер дә тарсынмыйча көн саен татар спектакле куялар, зал тулса-тулмаса да уйныйлар, зал тутыруның да төрле юлларын табарга тырышалар.

 

Зур зиннәтле залларда татарның милли көен дә тыңлата алмасам, ничек саклыйм соң мин кызымның татарлыгын?! Кухняда сөйләшеп кенәме? Булмый алай!..


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»