поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.03.2023 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ташу башланды

Буа районының Бәбки авылына юл өзелгән: анда барып та, кайтып та булмый. Авылда 20дән артык йорт бар. Хәзерге вакытта нибары сигез кеше генә калган. Болар – пенсионерлар. Калганнары вакытлыча туганнарына, балаларына күченгән.

– Зөя елгасы быел ике атна иртәрәк күтәрелде. Яз иртәрәк килүгә бәйле бу. Бер атна элек бәбкилеләр юлсыз калды. Хәзерге вакытта күпердән йөреп булмый. Алдан дарулар, продукцияләрне таратып куйдык, – диде безгә Килдураз авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов.
 
Ташу вакытында Бәбки халкының тормышы ел саен шулай икегә бүленә.
 
Хәер, алар шулай яшәргә ияләшкән инде. Тыныч кына елгада су кимегәнен көтәләр.
 
73 яшьлек Шәмсия апа Вахитованың да хәлен белештек. Ул ире Таһир абый белән гомер кичерә.
 
– Хәзерге вакытта алты йортта гына кеше яши. Җәйгә Казаннан, Мәскәүдән  дачниклар кайта. Сентябрьдә кире шәһәрләренә кайтып китәләр, – ди  Шәмсия апа. – 1970 елны монда Түбән Наратбаш авылыннан килен булып килгән идем. Шуннан бирле ташу вакытында шундый хәл. Утрауда калсак та, зарланмыйбыз. Беркайчан да авылны ташлап китәргә уйламадык. Клубы бар иде. Балалар мәктәпкә күрше авылга йөреп укыды. Атнага бер генә кайттылар. 30 елга якын фермада эшләдем. Тормышларыбыз шөкер хәзер. Ун көннән су кими ул, наным. Ташу турында уйлаганыбыз да юк.
 
Элек исә хәлләре күпкә авыр булган. Сәбәбе – юлсызлык. Агач күперне ташу агызып китмәсен өчен, ике ай алдан сүтеп куйганнар. Нибары 1 майда гына кабат корганнар. Хастаханәгә дә бара алмаганнар хәтта. Табиб та килеп җитә алмаган. Бу урында Шәмсия апа: «Баламның температурасы күтәрелеп, 25 көнлек чагында үлде», – дип кайгылы көннәрен искә алды Шәмсия апа.  Хәзер авыл юлларына асфальт түшәлгән. Элек ат белән дә йөри алмаганнар.  Үткәннәр белән чагыштырганда, хәзерге ташуга исләре дә китми. Еракка барасылары юк, балалар күптән үскән… Сабырлыкка да күптән өйрәнгән алар.
 
Ташу вакытында барудан мәгънә юк. Беткән авыллар сукмагыннан йөргәндә, бәлкем, Бәбкигә дә килеп чыгарбыз әле.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»