|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2023 Мәдәният
Фирүзә Зиннәтуллина: “Аягымдагы кирза итегем “чыгып очты”да әйләнә-әйләнә оркестр чокырына барып төште”Кариев театрында 35 еллык юбилей уңаеннан артистларның, театр хезмәткәрләренең төрле кызыклы истәлекләрен барларга булганнар. Иң беренче истәлекләре белән Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина бүлеште. «Кызлар-йолдызлар» спектаклендә техник Валяны уйный идем. Аягымда – 45 размерлы кирза итекләр. Режиссерыбыз Фәрит абый Хәбибуллин миңа аларны спектакльнең бер сәхнәсендә аякларымнан «очырып» җибәрергә кушты. Репетицияләр бара, әмма итекләрем «очмыйлар» гына бит! Мин инде аны үземә җайлаштырып, йон оекбашлар белән кигән идем, әллә шуңа тыгыз булып торганнар... Ә бу спектакль белән без менә-менә Мәскәүгә, аннан Белоруссиягә гастрольләргә чыгып китәргә тиеш. Беркөнне спектакльне карап, фикерен әйтергә министр килде. Безнең ул чакта Гладилов урамында төпләнгән чак. Үз сәхнәбез булмагач, хәзерге Филармония бинасында куярга тиеш идек. Ә анда оркестр чокыры бар иде элек. «Сдача» вакытында, хисләнеп киттемме, артык тырышып ташладыммы – аягымдагы кирза итегем “чыгып очты”да әйләнә-әйләнә шул оркестр чокырына барып та төште! Залның уртасында министр утыра! Инде нишләргә? Берничә мизгелдән кабат баштан-аяк киенеп, сәхнәгә чыгарга кирәк бит! Җитмәсә, буем кыска, ә ул чокыр ярыйсы ук тирән! Үзем репликаларымны сөйлим, үзем шуларны уйлыйм. Берзаман, спектакльдәге ярдәмчем ролен башкаручы Зөлфия аны-моны уйлап та тормады, оркестр чокырына сикереп төште дә миңа итекләремне китереп тә бирде. Пьеса буенча да аларны миңа Зөлфия китереп бирергә тиеш иде. Ул үзенең бурычын бик яхшы үтәде, мин дә җиңел сулап куйдым. Спектакль тәмамлангач, министр бик җылы фикерләр әйткән. «Бу ябык кына актрисаның кирза итекләре очып китү аеруча тетрәндерде», – дип тә өстәгән.
--- |
Иң күп укылган
|