|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2023 Җәмгыять
"Башкаемны кая куярмын дип кайгырган идем"23 гыйнварда Баулы районы Исергәп авылында янгын чыгып, 91 яшьлек Мәгъния Вәлиева һәм аның туганының улы тораксыз гына түгел, бер әйберсез дә калганнар иде. Авылдашлары, туганнары, мәчет ярдәме белән алар кабат өйле булды. — Бөтен кешегә рәхмәт. Кайгымны уртаклаштылар, ялгыз калдырмадылар, — дип, күз яшьләрен сөртте ул. — Башкаемны кая куярмын дип кайгырган идем. Өем җылы, ут-су кергән, бүлмәләрем зур һәм якты.
— Авыл халкының дус һәм тату булуының бер мисалы бу, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. — Мәгъния апаның өе тулысынча янып беткән иде. Без дә кайгырдык, чөнки риза булсалар — туганнарына, риза булмасалар, картлар йортына урнаштырырга кала иде. Бәхеткә, өе иминиятләштерелгән булган. Шул акчага авыл халкы, туганнары кушып, йорт алып бирдек. Бүген авылдашыбызның бәхетле картлыгын күреп сөенәбез.
Индира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|