поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.03.2023 Мәдәният

"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..."

"Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!

 "Пирамида" концертлар залында "III Яңа татар җыры" конкурсының гала-концерты узды. Бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов әйтүенчә, быел конкурска 200 җыр тәкъдим ителгән. Шуларның иң-иңнәре концертта яңгырады һәм аклачата премия белән бүләкләнде.

"Иң элек сезгә сөенечле хәбәр әйтәсем килә. Бүген бу концертта озын сүзләр булмаячак", - дип концерт башыннан ук шатландырып куйды Рифат Фәттахов. Кемгәдер көлке тоелса, мин аның сүзләренә чынлап шатландым. Чөнки концертта озын-озак сөйләүләр булырга тиеш түгел инде ул, җәмәгать. Концертта җырларга кирәк. Бәлки шуңамы, концерт җиңел, тиз, бер сулышта узды да китте. Сүз уңаеннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та Рифат әфәндегә: "Рифат, шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк", - дигән. Рифат Фәттаховның тормыш иптәше Диләрә ханым да: "Сәхнәгә чыккач, онытып, үзеңә соклана-соклана 30-40 минут сөйләп, халыкны интектермә", - дип гозерен әйтеп чыгарган булган.

"Быел да конкурска 200 җыр килде. Бу күңелдә горурлык та, сөенү дә, өмет тә уята. Димәк, татарның иҗат җимеше исән-сау, татар халкында иҗади башлангыч һаман исән. Бу 200 җырны иләктән үткәреп, һәрберсенә якын килеп тикшергән, бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтемне белдерәм. Алар, чыннан да, һәрбер җырны кадерләп, хөрмәтләп үз баласыдай якын килде. Үз баласыйдай дигәннән, бүген конкурска 3 яшь тулды. Интернетны ачтым да, "3 яшь нәрсә ул?" дигән сорау яздым. Анда болай диелгән: "3 яшь - баланың актив үсеш вакыты, киләчәк уңышларына нигез салыну чоры, 3 яшьлек бала тирә-якны актив үзләштерә башлый, кыенлыкларны үтәргә өйрәнә, башкалардан мактау һәм хуплау сүзе көтә", - диде Рифат Фәттахов.

Шуны да әйтергә кирәк, узган бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы җырлар да концертта яңгырады. Әйтик, "Эзлим сине" җырын Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов башкарды. Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина инде хитка әверелгән "Син минем өчен" җырын җырлады. Гаҗәеп тавышы белән күңелгә кереп калган, "Халык җәүһәрләре" проекты башкаручысы Азат Нургалиев "Торналар авазы" җыры белән катнашты. Татьяна Ефремова "Язмышлар бураннары", "Премьер" триосы "Сердәшем", Зәйнәб Фәрхетдинова "Сез бергә түгелмени?", "Караш" төркеме "Сиңа юллыйм", Айдар һәм Алмаз Юнысовлар белән Аурика Палий "Хатларыңны яз", Раяз Фасихов "Бер җылы сүз" җырын җырлады. Раязның әлеге җыры шулкадәр популярлык казанды ки, ул быелгы программасын "Бер җылы сүз" дип атаган.

Концертны танылган алып баручы Гүзәл Зыятдинова белән Әлмәт театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов алып барды. Конкурс җиңүчеләре "Иң яхшы балалар җыры", "Буыннан-буынга", "Ил дәшкән чагында", "Иң яхшы татар җыры" номинацияләрендә бүләкләнде. Беренче урынга - 200, икенче урынга - 150, өченче урынга - 100 мең сум күләмендә бүләк тапшырылды. "Махсус бүләк" авторлары исә 50 мең сумга ия булды. Лауреат исеменә лаек булган җырларның авторлары гына түгел, беренче башкаручылары да диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләнде.

"Яңа татар җыры" конкурсының жюри рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, быелгы конкурс - иң уңышлысы, иң матуры. Ә миңа, киресенчә, узган елгы конкурсның җырлары көчлерәк сыман тоелды. Бәлки ул җырларны тыңлап ияләнгәнгә шулайдыр. Быелгылары популярлашып китәрме, юкмы - анысын вакыт күрсәтер. Аннан соң җыр халык күңелен яулый алырмы, киләчәктә хит булырмы - моны авторлар да, артистлар да белми. Шулай да өмет юк түгел. Бу уңайдан конкурс оештыручыларына тәкъдим дә бар: җиңү яулаган җырларны радиога биреп, киңрәк масштабка чыгарырга, даими яңгыратырга кирәк. Бәлки шул вакытта алар халык күңеленә кереп калыр.

"Бу залга керер алдыннан миңа сорау бирделәр: "Татар җырына ничә яшь икән? Менә сез "Яңа татар җыры" дип әйтәсез. Ә аның иң беренчесе кайчан язылды икән?" Аптырап калдым, аңа җавап таба алмадым. Беренче татар китабы моннан 401 ел элек - 1622 елда, беренче татар китабы Россиядә моннан 300 ел элек Әстерханда басылган. Мөселман дөньясының Коръәне моннан 220 ел элек Казанда басылган. Боларын беләм, ә менә беренче татар җырының кайчан язылганын белмим, сез дә белмисездер. Чөнки аның тарихы искиткеч зур. Минем уйлавымча, беренче татар җыры ул бишек җыры булгандыр, чөнки кеше өчен иң газиз нәрсә - ул аның баласы. Татар үзенең шатлыгын да, кайгысын да җыр белән уртаклашкан. Хәтта җәлилчеләр дә үлемгә барганда җырлап барган. Әмма иң зур теләгем шул - җырлап үлемгә барырга язмасын, җырлап яшәргә язсын иде", - диде Разил Вәлиев.

"Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик! Сүз уңаеннан, бәйгедә катнашкан иң өлкән автор Мәсгуть абый Имашевка - 92, ә иң яшь катнашучы егет Илвир Габдрахмановка 15 яшь.

Җиңүчеләр исемлеге:

"Иң яхшы татар җыры" номинациясе:

Беренче урын - "Бетмибез" җыры. Илгиз Закиров көе, Рәфис Корбан сүзләре. Рөстәм Насыйбуллин башкарды.

Икенче урын - "Сириннәр" җыры. Риваль Хисмәтуллин көе, Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре. Артур Шөгаепов башкарды.

Икенче урын - "Мин синең кыргый гөлең" җыры. Чулпан Зиннәтуллина көе, Фәридә Галиәхмәтова сүзләре. Иркә башкарды.

Өченче урын - "Казаным" җыры. Инсаф Хәбибуллин көе, Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре. Алмас Хөсәинов белән ТР Дәүләт Камера хоры башкарды.

Өченче урын - "Кайтыр юлым бар" җыры. Рәис Ханнанов көе, Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләре. Айбулат Гыйләҗетдинов башкарды.

"Гозер" җыры. Мәсгуть Имашев көе, Ринат Мөслимов сүзләре. Сиринә Зәйнетдинова башкарды.

"Авылым" җыры. Илвир Габдрахманов көе, Рүзәл Минһаҗев сүзләре. Илвир Габдрахманов башкарды.

"Ил дәшкән чагында" номинациясе:

"Ил дәшкән чагында" җыры. Азат Хәлимов көе, Алсинә Сәлахова сүзләре. Рөстәм Асаев белән Хәрби оркестр башкарды.

"Язлар быел сары түгел" җыры. Марат Галимов көе, Рәфкать Шаһиев сүзләре. Марат Галимов башкарды.

"Иң яхшы балалар җыры" номинациясе:

Беренче урын - "Бишек җыры". Айгөл Софийская көе, Рәмис Әймәт сүзләре. Зәринә Хәсәншина башкарды.

Икенче урын - "Туган җирем" җыры. Гөлназ Закирова көе, Лилия Гыйбадуллина сүзләре. "Тамчы" балалар ансамбле башкарды.

Өченче урын - "Ташбака" җыры. Эльвира Нигъмәтуллина көе, Люция Аблеева сүзләре. Сабина Хәйруллина башкарды.

"Махсус бүләк" номинациясе:

"Балам-багалмам" җыры. Рәсимә Гарифуллина көе һәм сүзләре. Зөһрә Шәрифуллина башкарды.

"Сагынулар көчәя тагын да" җыры. Рәфис Гаптелганиев көе һәм сүзләре. Айгөл Бариева башкарды.

"Кайлардан алыйм түзем?" җыры. Роза Якупова көе, Дилә Булгакова сүзләре. Рисәнә Мостафина башкарды.

"Көтә сине йөрәгем" җыры. Айдар Әгъләмов көе һәм сүзләре. "Казан егетләре" төркеме башкарды.

"III Яңа татар җыры" гала-концертыннан тулырак фоторепортажны безнең сайттан карап була.

Чыганак


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»