поиск новостей
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 27 Май
  • Илдус Габдрахманов - актер
  • Әхәт Мушинский - язучы
  • Ирек Кашапов - актер
  • Зөлфия Шакирова - җырчы
  • Ранис Газизов (1959-2020) - нәшир
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
Архив
 
20.03.2023 Авыл

76 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.

Вәсилә апа Әсхадуллина сугыштан соңгы елларда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Дүрт малайдан соң. Абыйларының икесе балачакта ук вафат була, ә икесе Вәсиләне “егет”леккә өйрәтә. Хәер, кыз кемнеңдер өйрәткәнен көтеп ятмый, үзе дә бик үткен, тәвәккәл, үҗәт була.
 
Авылларында җиденче сыйныф кына булганга укуын Югары Шәмәрдән мәктәбендә дәвам итә.
 
– Отличник булмасам да, бик актив идем. Җырладым да, биедем дә, спектакльләр дә куя идек, – сәхнәдән төшмәдем. Спорт ярышларында беренчеләрдән килә идем, – дип искә төшерде ул үзенең мәктәп елларын.
 
Бәхетен туган җирендә тапканнарның берсе ул. Дөрес, күп кенә яшьләр шикелле, канат чыгаргач, күңеле алгысынып Казахстан, Караганда җирләренә китеп карый, яшь ире белән. Ләкин үзе бик өлгер, уңган кызга үзе шикелле үк булган егет тә тиеш булгандыр. Кызганыч, сөйгәне андый булып чыкмый. Ярый инде, малай бүләк итә. Аңа Дамир дип исем кушалар. Сабыен күтәреп, ялгызы туган якларына кайтып төпләнә һәм шунда гомер итә. Туган җир ул үзен һәм хезмәт яратканны үги итми. Бүген Вәсилә апа шул беренче улы, килене һәм ире Рифкать абзый белән бер түбә астында гөрләшеп яшиләр. Оныкларны да бергәләп үстергәннәр.
 
– Рифкатьне дә үзем таптым бугай инде, юлдан җәяү барган ирне атка утыртып кайттым, – ди ул елмаеп.
 Баштарак Вәсилә “бирнәле” – балалы хатын булуыннан бераз уңайсызланса да, Рифкать абзый үзенең кулына нинди бәхет кошы эләгүен тиз аңлап ала, ычкындырмый. Үзе дә гаилә җанлы булып чыга.
 
 Ә Вәсиләсе, чынлап та, баскан җирендә ут уйната. Колхозның бөтен эшендә дә эшли: ашханәдә дә пешерә, кырчылык бригадиры, фермада учетчик та була. Тупырдап торган тагын бер малай һәм кыз да бүләк итә Рифкатенә.
 
Вәсилә апа киленне дә үзе сайлый Дамирына. Һәм бик дөрес эшли. Ана күңеле ялгышмый. Утыз ел бергә яшиләр. Ә эш болай була. Күрше авыл кызларын Вәсилә эшли торган ашханәгә ярдәмче итеп җибәрәләр. Берсе бигрәк җитез-уңган, күндәм күренә булачак каенанага. Кайтып улына да әйтә. Яше егерме бишкә җитеп килә торган егеткә дә ошый унсигезе тулып кына бара торган алма кебек кыз. Көпә-көндез урлап кайталар. Гадәттә, урланган киленнәр язмышына риза булып боегып яши, йә кабат әти-әни йортына кайта. Рушания алай итми. Авылда яхшылыклары, уңганлыклары белән дан тоткан Әсхадуллиннар гаиләсенә килен булып төшкәненә сөенеп, гомер итә. “Килен – каенана туфрагыннан”, – диләр. Вәсилә апага охшап, ире Дамир белән өч бала үстерәләр, бүген инде оныклар сөяләр.
 
 Вәсилә апа хатирәләргә бик бай. Ул аларны кино эпизодлары кебек хәтерендә саклый. Улы белән килененең туй көнен дә кызык итеп искә алды. 
– Ашка салырга бәрәңге алырга дип, идән астын (өй базын) ) ачкан идем, озын ак күлмәгенең итәген күтәреп киленем йөгереп килеп җитте: “Әни, әйдә үзем төшәм!” – ди. Төшерәмме соң инде. Ләкин әйтүенә рәхмәт, бик күңелем булды. “Мондый килен белән яшәп була!” – дип уйладым, – ди ул бергә узган утыз еллык гомер йомгагын кабат сүтеп-чорнап. – Бик яшь иде бит әле ул. Унсигезе дә безгә килгәч кенә тулды. Бу дөньяда беркем дә белеп тумый, яши-яши генә өйрәнә. Рушания кызымны да бөтен эшкә дә җайлап кына үзем өйрәттем. Үзе дә бик тырыш булды. Рәхмәттән башка сүзем юк.
 
Кемнән үрнәк алырга икәнен белгәндә һәм ул үрнәк янәшәңдә генә булганда башкача була да алмыйдыр инде ул.
 
Вәсилә апаның җырларга һәм гармун уйнарга яратуын әйтмәсәм, бу үзебезнең сөйкемле татар хатыны портретына иң җете матур буяулар җитмәс кебек. Әйе, бала чагында, беренче сыйныфта укыганда ук абыйсыннан күреп кулына гармун ала, моң белән уртак тел таба кыз. Беренче өйрәнгән көе “Шомыртым” була. Бүгенгә кадәр кулыннан гармунын куймый ул. Безгә дә уйнап күрсәтте. Юкка гына “Татар әби”се район конкурсында 12 дәү әни арасында җиңүче булмаган бит инде! Әйе, мондый әбиле булырга беркем дә каршы килмәс иде.
 
 – Гомерегез җырлап кына үткән инде алайса? – дим.
 – Елаган чаклар да булды, – тормыш булгач, югалтулар да, кайгылар да... 
Әбисен, әти-әнисен, күп туганнарын, дус-ишләрен соңгы юлга озатырга туры килгән аңа. Бүген дә ул мәетләрне юып – кәфенләп озатуда да башлап йөри. Беркемгә дә мондый авыр чакларда каршы килми. Әрвахлар өчен үзе дога кыла, җәннәт тели. Ни генә булса да, авылдашлары ярдәм сорап, аларның ишеген кага. Күзгә кергән чүпне дә бик оста теле белән ялап ала, сыерлар авыр бозаулаганда да ярдәмгә ашыга. Әле мотоциклда да йөри. Мәктәптә укыганда велосипедта җилдергән кыз ла ул. “Барасы җиремә тизрәк барып, тизрәк ярдәм итим дип, еш кына мотоциклда да йөрдем шул”, – ди, күптән түгел генә 76 яшен тутырган татар апасы. Яшьлегендә "Восход", Минск"ларны иярләгән ул. Үзе әйтмешли, җәяү йөрисе килмәгәнгә. Әле ике ел элек кенә мотоциклда тырылдап урам әйләнгән, ал яулыгы җилфердәп барган. Тик балалары: “Әни, кеше көлдермә инде, кирәк җиреңә машина белән илтербез”, – дигәннәр. 
 
Әби дип әйтергә тел әйләнми аңа. Күрәсең, гел хәрәкәттә, гел игелектә, гел шат кәефтә булганга картлык аның янына килергә җөрьәт итми, ахыры. Сөбханалла, күз тимәсен, йөзендә җыерчык та юк. Яхшылык эшләгән, рәхмәт ишеткән саен ул картлык сызыклары бетеп, эреп бара, күрәсең.
 
Ә яхшылык эшләргә җай аңа гел чыгып тора. “Кулың тәмле”, - дип, туйларга- бәйрәмнәргә чәкчәк, кош телләрен, бәлешләрне дә аңардан пешертәләр. Ярдәмчесе зур ак миче әнә бүген дә өй уртасында горурланып, сүтмәгәнгә сөенеп, утыра.
 
Бер килен белән генә түгел берьюлы ике килен белән дә яшәргә туры килә әле аңа. Анда да бер-берләрен аңлап-санлап, юл куешып бер түбә астына сыялар. Аннары Райнурлары (анысын Ядегәрнең Кулибины диләр) үзләре ерак түгел генә йорт салып чыгалар.
 
Вәсилә апаның кызы Казанда ашыгыч ярдәмдә эшли. Ә Вәсилә апа Ядегәрнең “ашыгыч ярдәм”е. Шундый апа-әбиләре булганга бу авыл киләчәккә карап яши дә инде, бүген мәктәбендә йөздән артык бала белем алганга әйтүем. 
 
 Бүген сиксәнгә якынлашып килүче, һәр гамәле шаккатырган Вәсилә апаның 5 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Әле гыйнвар аенда гына 76 яшьлек туган көненә утызлап җыелганнар: малайлар, кызлар килен, кияүләр, оныклар. Бер оныгы Вәсилә апаның шигырьләрен китап итеп ясап бүләк иткән. Әйе, шигырьләр – бәетләр дә яза әле ул. Менә шуннан соң Тукайның: “Халык әдип ул, шагыйрь ул”, – дигән сүзләрен искә төшерәсең инде. 
 
– Илһам төнлә килә. Торып яза башлыйм да, бабай ачулана, – ди ул, елмаеп. Ә бит әйтер сүзең күңелеңдә ургып ташып торганда каләм тотмый да булмый. Рәхмәт әйтәсе кешеләре дә күп. Менә шулай үзе дә рәхмәт әйтеп һәм рәхмәтне күп ишетеп яши ул Вәсилә апа. Ике дөнья өчен дә файдалы гамәлләр кылып. Ходай биргән гомеренең мизгелен дә әрәм итмичә. Дөрес итеп.
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»