|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2023 Җәмгыять
![]() Яман шеш сабыйга күчәме?Чирнең анадан балага күчәргә мөмкинлеге хакында япон галимнәре бәян итә. Аның әнидән карындагы сабыйга күчүе бик сирәк очрый. Статистика мәгълүматларына караганда, 1000 авырлы хатынның тик берсенең генә яман шеш авыруына дучар булуы теркәлә һәм 500 мең очракның берсендә генә балага анадан яман шеш күзәнәкләре күчәргә мөмкин. Элегрәк бу күзәнәкләр бала организмына гематоген рәвештә, ягъни кендек аша ана каны белән генә күчә дип фаразлана иде. Мондый күчүнең сирәк очрак булуының сере шунда: плацента яман шеш кисәкчәләрен үткәрми һәм аларны яралгының иммун системасы юкка чыгара.
Соңгы тикшерүләр шуны дәлилли: яман шеш ана баласын тудырган вакытта – вагиналь рәвештә дә күчәргә мөмкин икән.
Фото: пиксабай
Автор:Гөлара Арсланова
--- |
Иң күп укылган
|