поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
18.03.2023 Җәмгыять

Яшел Үзән районында танылган мөселман хәйриячесе Әхмәт-бай Хөсәенов исемендәге мәчет төзеләчәк (ФОТО)

17 мартта Яшел Үзән районының Малые Ключи авылындагы «Ханнар утравы» коттедж бистәсендә яңа мәчет төзелешенә старт бирелде. Ул танылган татар мөселман иганәчесе Әхмәт-бай Хөсәенов исемен йөртәчәк.

Ун ел дәверендә Әхмәт Гали улы Хөсәенов (Әхмәт-бай) Казанда 20 мәчет һәм мәдрәсә бинасы төзегән, 40 мәктәптә мөгаллимнәрнең эшен тәэмин иткән, 200 мәктәпне кирәкле дәреслекләр белән тәэмин иткән. Гомеренең азагында хәйрияче милли мәгариф ихтыяҗларына ярты миллион сум акчасын васыять итеп калдырган.

Яңа мәчет төзелешенә беренче таш салу тантанасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе, танылган хәйрияче Ильяс Гыймадов, «Кеше приюты» социаль проекты җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Яшел Үзән мөхтәсибәтенең Большие Ключи авылы мәчете имам-хатыйбы Рамил Хәкимҗанов, Большие ключи авылының Иоанн Богослов чиркәве протоиерее Константин, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Кунаклар мәчетнең беренче субаена үз имзаларын куйдылар. Беренче субай тәкбир әйтеп кагылды.
Михаил Афанасьев сүзләренчә, яңа мәчет төзелешенә беренче таш салу Район тормышы өчен зур вакыйга.

- Изге Рамазан ае алдыннан Әхмәт-бай Хөсәенов исемендәге мәчет төзелеше башлану якын-тирәдәге авыллар халкы өчен дә, шулай ук бистәдә яшәячәк халык өчен дә зур бүләк булды. «Ханский дом» компаниясе җитәкче Ильяс Гыймадовка игелекле эшләре өчен һәм безнең район тормышына бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ильяс Гыймадов шәхси очрашу вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алуы турында хәбәр итте. Ул шулай ук район җитәкчелегенә һәм шәхсән Михаил Афанасьевка проектларны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

- Мәчет ачылуны якындагы авыллар халкы да, «Ханнар утравы» бистәсе халкы да көтә. Безгә бу хакта күп мөрәҗәгатьләр килде. Без мәчет кенә түгел, ә тулаем бер комплекс төзергә телибез, ул үз эченә гыйбадәт йортын да, мәдрәсәне дә алачак. Рөстәм Миңнеханов күп тапкырлар «хәләл тормыш рәвеше (лайф стайл)» булдырырга кирәклеге турында сөйләде. Без бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез”, - диде Ильяс Гимадов.

Мәчет хай-тек стилендә проектлана. Аның гомуми мәйданы якынча 260 кв.метр. Манара аерым урнашачак. Шунда ук күзәтү мәйданчыгы да төзеләчәк. Төзелешне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Проектның бәясе 26 млн сум тирәсе. Киләчәктә мәчет янында уку биналары урнаштырырга планлаштыралар.


---
Ханский дом
№ --- | 18.03.2023
Ханский дом печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar