поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
18.03.2023 Җәмгыять

Исерек килеш машина йөртүче хатын-кыз: «Мин бер-бер артлы ике җәяүлене бәрдердем»

Кыска гына вакыт эчендә ике «җәяүле» машина тәгәрмәче астында калды… Үзен исерек килеш машина йөртүче сыйфатында сынап караган Олеся Колесникова эшне шулай кыска тотты. Бәхеткә, күзләрендә – хәмер кулланган килеш руль артына утыручының ниләр күргәнен, кичергәнен тоярга мөмкинлек биргән махсус күзлек, тәгәрмәч астында калган «җәяүле» урынына – конуслар.

Исерек килеш машина йөртүнең аянычлы нәтиҗәләренә багышланган «түгәрәк өстәл» башланыр алдыннан журналистларга бу күренешне үзләре сынап карау мөмкинлеге тудырылды.
 
Егерме еллык машина йөртү тәҗрибәсе булган Олеся машинадан төшүгә авыр сулап куйды. «Бөтен дөнья кап-караңгы, берни күренми, шулкадәр куркыныч. Машинаны бөтенләй тоемламыйсың, баш эшләми. Баштарак тапшыру тартмасын таба алмый тилмердем. Конусларны кеше дип күз алдына китерсәң, мин бер-бер артлы ике җәяүлене бәрдергән булып чыгам. Аллам сакласын, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул.
 
Кызганыч, көндәлек тормышта юлларда мондый аяныч очраклар даими күзәтелә. Саннар да шул хакта сөйли. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы Ленар Садыйков сүзләренә караганда, узган ел республикада исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән 256 юл һәлакәте килеп чыккан. Анда 56 кешенең гомере өзелгән, 336 кеше имгәнгән.
 
– Татарстан юлларында кеше үлеменә китергән һәр алты фаҗиганең берсе рульгә исерек килеш утыручылар гаебе белән килеп чыккан. Узган ел исерек килеш машина йөрткән 13 меңнән артык кеше тоткарланды. Шуларның меңнән артыгы инде икенче тапкыр тотылган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылды. Суд аларны мәҗбүр эшләргә җәлеп итәргә, штраф салырга яки ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарырга мөмкин, – ди Ленар Садыйков.
 
«Яшел түгәрәк» социаль инициативалар үсеше үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Юлия Денисова фикеренчә, мондый фаҗигале очракларны булдырмас өчен, «хәмернең рөхсәт ителгән күләме» дигән төшенчәне юкка чыгарырга кирәк. Машина йөртергә өйрәтү мәктәпләренә дә шундый яңалык кертү яклы ул.
 
– Рульгә утыручыда, «рөхсәт ителгән хәмер күләме» дигән сүзне ишетүгә, үзеннән-үзе фәлән кадәр куллансам, исерек килеш тә машина йөртергә ярый икән дигән уй туа. Бу –  зур хата. Узган ел исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган машина йөртүчеләрнең 42 проценты «җиңелчә» исерек хәлдә булган, – ди Денисова.
 
Мондый фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, оешма белгечләре 2013 елдан «Автоаеклык» проектын тормышка ашыра башлаган. Ул хакимият органнары, автомәктәпләр, вузлар, медицина, белем бирү оешмалары, эшмәкәрләр белән берләшеп, исерек килеш машина йөртү гадәтен юкка чыгару, юлларда хәмергә бәйле аянычлы очракларны киметүне күздә тота. Хәзерге вакытта әлеге проект Россиянең 16 төбәгендә тормышка ашырыла. Быелдан башлап ул Татарстанда да гамәлгә керәчәк. «Түгәрәк өстәл» барышында «Татспиртпром» оешмасы белән «Яшел түгәрәк» социаль инициативалар үсеше үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы арасында килешү имзаланды.
 
– Әлеге проект кысасында автомәктәпләр программасына «Автоаеклык» дигән бүлек кертеләчәк. Ил күләмендә 250 автомәктәпкә укыган 45 меңнән артык кеше бу курсны тыңларга өлгерде инде. Ул Татарстанда да уңышлы гына тормышка ашырылыр дип өметләнәбез, – диде Юлия Денисова.

Рульгә исерек килеш кем утыра?
(«Яшел түгәрәк» социаль инициативалар үсеше үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы уздырган тикшеренү нәтиҗәләре)
 
Ирләр – 94 5%
 
30–39 яшьлек кешеләр – 35 5%
 
Урта һәм махсус урта белеме булганнар – 81 5%
 
Исерек килеш кабат рульгә утыручылар – 74 5%
 
Гаиләлеләр – 54 5%
 
Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр – 52,5%
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar