|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2023 Җәмгыять
![]() Хезмәт хакына бәйле тагын бер яңалык көтеләРоссия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен тагын 10%ка арттыру бурычын йөкләгән. Бу җәһәттән тиешле карар Кремль сайтына урнаштырылган. “Россия Федерациясе Хөкүмәтенә: 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга”, – диелгән карарда. Министрлар Кабинетына бу җәһәттән башкарылып килүче әзерлек эшләре турында 2023 елның 1 июленә кадәр һәм 15 декабрьгә кадәр хисап тапшырырга кирәк булачак.
Бурычны үтәүгә җаваплылык Премьер-министр Михаил Мишустинга йөкләнгән.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|