поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
17.03.2023 Язмыш

"Абыема үлеп гашыйк булдым..."

Социаль челтәрләргә килгән бер хат төрле уйларга салды. Аны укучыларның фикерләре бу уйларны тагын да чуалдыра. Әлеге хатны сезгә дә тәкъдим итәбез. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

"Мин - күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче кыз. Апам, абыем һәм сеңлем бар. Әти-әни безнең өчен җан атып торды. Алар безне бик яратты. Мәхәббәтле гаиләдә үскәнгәме, без дә изге күңелле, ачык, тәртипле балалар булып үстек. Безнең өйдә беркайчан да тавыш-гауга булмады. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер идек.
 
Шулай вакыт узды. Апам мәктәпне тәмамлап, читкә чыгып китте. Без бишәү торып калдык. Мин һәрвакыт вакытны абыем белән уздыра идем. Бертуган булгангамы, безнең күп нәрсәгә карашларыбыз бер, гадәтләребез охшаш иде. Һәм безгә бергә һәрвакыт күңелле иде. 16 яшьләр тирәсендә ул мине абый итеп кенә түгел, ир-егет буларак та кызыксындыра башлады. Мин башымны югалтып гашыйк булдым...
 
Бу хисләрдән никадәр интеккәнемне берәү дә белмидер. Җитмәсә, абый кызлар белән очраша башлады. Мин аларга аны үлеп көнли идем.
Мин аш-су пешерергә яратам. Абый инде укуын тәмамлап, эшли башлады. Ул эштән кайтуга ниндидер ят ризык әзерләп куям. Ул мине мактый-мактый ашый. Белсәгез иде, шул вакытларда мин нинди бәхетле идем!
 
Бер вакыт әти белән әнигә ял итәргә барырга теләвем турында әйттем. Кыз баланың үзенә генә мондый сәяхәтләрдә йөрү куркыныч, шуда үзем белән абыйның баруын да үтендем. Әти белән әни моңа шатланып риза булды. Бер атна без шулай чит җирләрдә ял итеп тә кайттык. Бу мәлләрдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Әлбәттә, абый миңа абыйларча мөнәсәбәттә булды.
 
Мин институтта укыганда абыем бер кыз белән очраша башлады. Ә бераздан инде өйләнергә теләве турында да сүз кузгатты. Әлеге хәбәр миңа чын шок булды. Мин көн-төн бүлмәмдә бикләнеп еладым. Ашыйсы килмәгәнлектән бик нык ябыктым. Әти белән әни, абыем нәрсә булганын белми баш ватты, минем өчен бик нык борчылды. Шулай берничә атна вакыт узды. Мин инде төннәрен дә йоклый алмый башладым. Тагын бераз шулай дәвам итсә, минем белән нәрсә булачагын фаразлау да кыен.
 
Бер төндә абыем шул кыз яныннан кайтты. Мин йоклый алмый ятам. Инде нишләргә дә белмәгәнлектән, мин аның бүлмәсенә таба юлландым. Абыйга барысын да түкми-чәчми сөйләдем. Бу вакытта йөрәгем күкрәктән чыгып очар хәлгә җитте. Ә мин кечкенәдән йөрәк авыруыннан интегәм. Абый да моны белә. Ул мине кочагына алып, төрлечә тынычландырырга тырышты. Һәм шул төнне без якынлык кылдык...
 
Берникадәр вакыт мөнәсәбәтләребезне әти белән әнидән яшереп йөртсәк тә, аларны алдау дөрес түгел иде. Һәм без аларга ничек бар, шулай сөйләргә булдык. Алар безне тыныч кына тыңлады. Әлбәттә, бу хәбәргә шатланмады алар, әмма каршы да килмәде.
 
Тиздән абыем белән өйләнешергә уйлыйбыз. Аның тизрәк әти буласы килә. Тик менә безнең туганлык моңа ничек йогынты ясар, билгесез. Абый мине төрлечә тынычландыра. Хәзерге заманча медицина яралгыда авыруларны карында чакта ук ачыклый ала. Вакытында аборт та ясарга мөмкин. Безнең матур, тулы гаилә булып яшисебез килә", - диелгән анда.
 
Әлбәттә бу тарих күпләрне битараф калдырмаган. Аларны тәнкыйтьләүчеләр дә, хуплаучылар да бар. "Хәзер бит ЭКО белән дә бала тудырырга мөмкин". "Тәрбиягә бала алыгыз", - диючеләр дә бар. "Сезгә башка җиргә күчеп китәргә кирәк. Сезне биредә тыныч кына яшәтмәячәкләр", - диючеләр аеруча күп...
 
Без шулкадәр кеше фикеренә таянып яшибез микәнни? Булачак баланың зәгыйфь булырга мөмкинлеге дә, дин кушуы буенча мондый парлар булмаска тиешлеге, ике кеше арасында шундый эчкерсез мәхәббәт булуы һәм аларның гаилә турында хыяллануы да читтә калган булып чыга түгелме?..
Фото:фрипик.ком
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar