|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2023 Фаҗига
![]() Аксубай районында 46 яшьлек хатын-кыз тереләй янып үлгәнАксубай районында янгын булган. Шәхси йортны сүндергәндә хатын-кызның мәете табалар. Бу хакта Вести-Татарстан яза. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын бүген 9.57 сәгатьтә Иске Ибрай авылында чыккан. Коткаручылар бригадасы килеп җитүгә йорт түбәсе җимерелә. Янгынны сүндерү барышында йортта 46 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана. Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|