поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.03.2023 Милләт

Йосыповлар гаилә сере тирәндә

Петербургка бәйле серләр әле дә ачыла тора. Россия империясе үзәге булган кала затлы нәселләргә, күренекле шәхесләргә бай булган. Затлы, борынгы Йосыповлар нәселе — әнә шундыйлардан. Тармакланып, илнең төрле төбәгендә, чит илләрдә яшәүчеләре булган әлеге нәселнең шәҗәрәсе, зират ташлары гаилә серен ачарга ярдәм итә.

Татарстан. Сарман районы Илексаз авылы. Бу авыл зиратындагы ерак тарихка ишарә ясаучы таш игътибарын җәлеп итәрлек. Затлы мәрмәр ташка “Шәйдулла Асылгәрәй улы Йосыпов” дип язылган. Күрше Зәй районы зиратында “Княжна Йосыпова Шәмсеҗиһан Асылгәрәева-Зарипова” дип уеп язылган таш саклана. Тарихи мирас булган әлеге ташларда нинди сер саклана соң? Асылгәрәй, Шәйдулла, Шәмсеҗиһан борынгы, затлы Йосыфхан нәселенә нинди бәйләнештә булган?

Чорлар аша калыпланган нәсел

Петербург. Мойкадагы Йосыповлар сарае. Йөреп чыккысыз зәвыклы эшләнгән бүлмә-заллар, байлык-хәзинә, мәдәни шедеврлар…Экскурсовод X гасырга, Багдад хәлифәлегенә барып тоташкан Йосыповлар нәселе тарихын мавыктыргыч итеп сөйли. Борынгы, танылган нәселнең һәр буынына туктала, аларның ничек итеп җир биләмәләрен, төрле өлкәдә җитештерүчәнлекләрен арттырулары, Мәскәү, Петербург, Кырым һәм башка шәһәрләрдәге сарайларга байлык, мәдәни мирас туплаулары, болар белән Россия империясендә иң бай һәм күренекле зат булып калыпланулары турында сөйли. Әлеге нәселнең алдагы буыны — Абдулла, билгеле сәбәпләр аркасында, православие диненә күчеп, кенәз Дмитрий исемен алырга мәҗбүр булган. Һәм моның белән Йосыповлар нәселе ачы каргыш ала. Нәселдә ир затларның бары берсе генә 26 яшькә кадәр җитәргә яки Йосыповлар нәселе бөтенләй бетәргә тиеш була.

Экскурсовод танылган нәселнең Николай Борисович Йосыпов буыны (Николай Борисович Йосыпов- младший) турында тәфселле сөйли. Николай Йосыпов император Николай I шәхси канцеляриесендә хезмәт итә. Ул иҗади шәхес булу өстенә меценат та була. Аның тарафыннан сарайдагы елизавет бароккосы рухындагы театр аеруча игътибарны җәлеп итә. Үтә нечкә зәвыкка ия Николай туганнан туышкан фрейлин граф Потемкиннар токымыннан булган Татьяна Рибопьерга үлеп гашыйк була. Бер-берсен яраткан әлеге парның никахлашуына туганнары, император каршы килә (Николай Борисовичның өч ел читкә тибрәлүе дә юкка булмыйдыр). Провославие чиркәве кануннары буенча, якын туганнар никахы законлы булмый. Николай I үлгәннән соң, Рәсәй белән Александр II идарә иткән еллар…

Император бер-берсен яраткан әлеге парга шәхсән үзе фатиха бирә. Шунысы гаҗәп, Николай белән Татьяна берничә туганы катнашында авыл чиркәвендә генә никахлаша. Яшь пар аннан Парижга китә, Николай Борисович биредә илчелектә хезмәт итә. Бар да бар, яратышып никахлашкан Йосыповларны бәхетле, рәхәт гомер көтәдер сыман. Гаиләдә уллары Борис, кызлары Зинаида һәм Татьяна үсә. Ә бит нәсел шәҗәрәсенә караганда, Йосыповлар бик бәхетле яшәмәгән. Шәҗәрәдә Николай белән Татьянаның уллары Борис 1863 елда балачакта үлде дип язылган. Ата-ана улларының кайсы елны туганын онытты микән әллә, дигән сорау туа. Алай дисәң, шәҗәрәдә кызлары Зинаида белән Татьянаның туган еллары ярылып ята. Һәм моның белән нәселдә гаилә сере тирәнгә яшерелә.

Баксаң, әлеге сер ачылмаслык булып саклансын өчен Борис, балачакта үлде дип, Асылгәрәй (Мөхәммәтша улы) исеме белән Уфа губернасы Минзәлә өязе Илексаз авылына озатыла. Ул биредә Бикиев атлы туганнары канаты астына алына (Йосыповлар ерактагы туган-ыруларын белеп яшәгән булып чыга). Ә Борис Йосыповлар нәселенең ир-ат линиясе буенча төп варисы була. Аның тулы гаиләдә, ата-ана назында үсеп, затлы нәселнең төп варисы булып калу мөмкинлеге булган. Язмыштан узмыш юк диюләре хак. Шулай итеп эз югалтыла, гаилә сере ачылмый кала… Билгеле, ананы исән булган улын үлде дип йөрү, аннан еракта яшәү аны бик борчуга сала, сәламәтлеген какшата. Ничек кенә булмасын, Николай белән Татьяна бер-берсенә булган хисне гомер ахырына кадәр саклый. Тик каргыш әлеге нәселне һаман табалый. Татьяна — 51, ә аның кызы Татьяна 22 яшендә үлеп китә.

Революция, гражданнар сугышы…

Зинаида борынгы, затлы Йосыповлар нәселе дәвамчысы, варис булып кала. Ул бик матур, нәзәкатьле була. Аңа кайлардан гына яучылар килми. Тик ул генерал-лейтенант дәрәҗәсенә күтәреләчәк граф Феликс Феликсович Сумароков-Элстонга тормышка чыга. Аларның уллары Николай һәм Феликс Сумароков фамилиясен ала һәм император теләге белән аларга Йосыпов фамилиясе һәм титулы да кала. Николай дуэльдә үтерелә. Феликс Оксфорд университетын тәмамлап, кенәз кызы Ирина Романова белән гаилә кора. Ул Петербургның Мойкадагы сарайда Григорий Распутинны үтерүне оештыра. Распутин — Николай II якын иткән кеше, ул аларның балаларын дәвалаучы гаилә дусты була. Николай II әлеге күңелсез вакыйгага канәгатьсезлек белдерә. Моның белән Феликс читкә сөрелә. Революция, гражданнар сугышы…Йосыповлар 1919 елда илне ташлап, хәрби пароходта Франциягә китә. Аңа кадәр алар Кырымдагы сарайларында яши.

Туган җирне җирсеп яшәү

Йосыповлар мирассыз калу бер хәл, туган илдән аерылуны авыр кичерә, сагынып, җирсеп яши. Феликс Йосыпов мемуарларында бу хакта бик ачынып яза һәм алдагы буынга туган илгә кайтып баш ию кирәклеген васыять итеп калдыра. Феликсның бердәнбер кызы Ирина Феликсовна граф Николай Дмитриевич Шереметьевның хатыны була, Италиядә һәм Франциядә яши. Кызы Ксения Николаевна Шереметьева-Сфири 2000 елда Россия гражданлыгы алып, бабасы васыятен үти. Аның ике оныгы бар, соңгысы Ясмин татар исемен йөртә.

Асылгәрәй – Йосыповлар нәселенә ачкыч

Затлы нәселдән булган Асылгәрәй Мөхәммәтша улы язмышы ничек була соң? Асылгәрәй туган җирендә яшәүдән мәхрүм ителеп, татлы да, шул ук вакытта ачы язмышка тарый. Илексазда үзенең Йосыповлар нәселеннән булуын белеп, алар ярдәмен тоеп үсә. Питер каласында яшәүче туганнары аны онытмый, игътибарда тотып ярдәм итеп тора. Ул туганнары тәэсире белән земский участок башлыгы була, дәүләт эше белән бергә эшкуарлык эшчәнлеген җәелдерә. Бу чорда Земский участок башлыгы вазыйфасына токымлы дворяннар гына алына торган була. Өстәвенә, Асылгәрәйнең дүрт лавкасы өстәмә керем кертә. Кызыл тауар (төрле төсле тукымалар, савыт-саба, прәннек) белән сату итүче лавкалары ишекләре һәрвакыт ачык була. Егет үз тормышын көйләргә ният кыла. Һәм 24 яшендә Илексазның иң матур кызы Хәсбиҗамалга өйләнә. Алар гаиләсендә өч кыз — Фәрхеҗиһан, Нурлыгаян, Шәмсеҗиһан, уллары Шәйдулла үсә. Йосыповлар нәселенең бу тармагына каргыш төшми. Бу – ерак әби-бабайлар диненә кире кайту нәтиҗәседер.

Асылгәрәй 1899-1900 ачлык елны Йосыповлардан ярдәм сорап Мәскәү астындагы Архангельский сараена бара. Авылдашлары әйтүенчә, ул кире кайтканда Суыксу авылындагы Мәләкәс елгасына батырып үтерелә. Аның үлеме дә бер табышмак (?) Ул үлгәндә өлкән кызы Фәрхеҗиһан тормышлы, калган балалары яшүсмерләр генә була. 11 яшьлек Шәйдулла дәрәҗәле туганнары ярдәме белән Питер кадет корпусында укый. Әлеге ябык типтагы уку йортында дворян балаларын 6-7 ел хәрби хезмәткә әзерләгәннәр. Аннан ул укуын рус армиясенә офицерлар әзерләнә торган хәрби училищеда дәвам итә. Авылга бер кайтуында сеңлесенә: “Шәмсеҗиһан, җыен, Питерга барабыз, сине сарайга алып килергә куштылар, император Александра Федоровнаның фрейлины булачаксың”, ди. Билгеле, авыл тәрбиясе алган кыз куркып кала, Петербургка бармый. Шәмсеҗиһан 16 яшьтә тормышка чыга, тик аның ире үпкәсенә салкын тиюдән үлә. Икенче мәртәбә ул Сармашбаш авылындагы үзеннән шактый яшькә өлкән тол ир Малик белән язмышын бәйли. Көянтә-чиләк белән су алып кайткан Шәмсеҗиһанга авыл халкы күз тимәсә ярар иде дип сокланып карап кала торган була. Буй-сын, атлау, үз-үзен тотышында тәрбиялелек, затлылык күренә. Малик белән алар җиде бала үстерә.

- Әбием бик матур, ак йөзле, кара чәчле, туры борынлы иде, — дип искә ала оныгы Рәисә.

Чуалган язмышлар…

Шәйдулла укуын тәмамлагач, 1912 елда император Николай II нең шәхси сакчысы була. Аның белән бергә Зәй районы Федоровка авылыннан П. В. Кустовский, А. Д. Атласов, П. В. Васильев хезмәт итә. Аннан Шәйдулла офицер буларак рус армиясендә хезмәтен дәвам итә. 46нчы Себер укчылар полкы поручигы буларак Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Бер елдан батырлыклары өчен Изге Георгий орденының тулы кавалеры була (әлеге бүләк бүгенге көндә Россия каһарманына тиң). Бу турыда гаилә архивында сакланган фотосурәтләр сөйли. Шәмсеҗиһан әйтеп калдыруынча, Изге Георгий орденының тулы кавалеры булган Шәйдулла белән император басып сөйләшә торган була. Шәйдуллага 1917 елда, законлы варис буларак, ир-ат линиясе буенча Йосыпов фамилиясе һәм кенәз титулы кайтарыла (Шулай итеп, Распутинны үтерүдә катнашкан Феликс Йосыпов фамилиясе һәм кенәз титулы алудан мәхрүм ителгән булып чыга). Моның өчен Шәйдулла чукындырылырга тиеш, чөнки ул төп шарт була.

Указга император Николай II кул куя. Бу фәрман алты айдан соң көченә керергә тиеш була. Тик илдә ыгы-зыгы башлана: революция, гражданнар сугышы. Аклар һәм кызыллар… Гражданнар сугышы үзәгендә аклар ягында подполковник Шәйдулла да була. 1918 елның август ае. Татарстанның Зәй һәм аңа якын-тирә районнар чигенүче аклар кулында. Алар арасында Шәйдулла да була. Якташ офицер иске Минзәлә юлыннан чигенгәндә, юл өстендәге Илексазга туганнарына керә, тик төнлә аны кичекмәстән Шыгайда урнашкан штабка чакыртып алалар. Һәм шул китүеннән Шәйдулла юлда атып үтерелә. Аты аның үле гәүдәсен кире Илексазга алып кайта, туганнары аны качып кына җирли. Шәйдулланы җирләү урыны буенча бүген төрле фикерләр бар.

Әбисе васыяте — әманәт

Сталин чорында Йосыф нәселе, әлеге нәселнең Асылгәрәй тармагы турында сөйләү түгел, уйлау да куркыныч була. Шәмсеҗиһан боларны ил-көннәр тынычлангач, мәктәп укучысы булган оныгы Рәисәгә сөйли. Әбисе аны аеруча ярата, чөнки Рәисә -кызыксынучан бала була, мәктәптә яхшы укый, тарих белән мавыга.

— Кызым, без затлы Йосыповлар нәселеннән, безне Петербургтан, патша кырыннан эзлә, бабаң Асылгәрәй исемен хәтерлә. Бу исем – Йосыповлар нәселе, гаилә серенә ачкыч. Асылгәрәй — Николай Йосыпов белән Татьяна Рибопьер улы ул, — дип әйтеп калдыра.

Революция дворян нәселе, аңа кагылышлы документларны хәтердән җуйдыра. Әбисе васыяте Рәисәгә тынгылык бирми. Йосыповлар кебек зыялы, сәнгатьне бәяләүче нечкә зәвыклы, игелекле эшләр башында торучы Рәисә ханым тарихи-архив эшләре алып бара, эзләнә. Музей, гералдик клублар, архивлар белән элемтәдә тора, нәсел сарайларында була. Тынгысыз эзләнүләре белән ханым Асылгәрәйнең Йосыфхан нәселеннән булуын дәлилләүгә ирешә, бу хакта «Гаилә сере» язмасын яза. Бу язма шуңа нигезләгеп язылды. Иң мөһиме Рәисә Дәүләтбаева-Мартынова әбисе васыятен үти. Ханым Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Йосыфхан, аның Асылгәрәй тармагы буенча материаллардан бай күргәзмә оештыра. Ул биредә рәссамнар күргәзмәләрен оештыруга да булыша, китаплар бүләк итә. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан якташ сугышчыларны барлап, аларны халык хәтеренә кайтара. Меценатлык аңа ерак бабасы Николайдан килә, күрәсең. Әбисе Шәмсеҗиһанга, калган кыз туганнарына затлы мәрмәр таш куйдыра, каберлекләрен карап тора. Әлеге тарихи мәкаләне әзерләгәндә Рәисә Дәүләтбаева-Мартынованың “Гаилә сере” язмасы фактлары, башка авторлар мәгълүматларына таянылды.

Очрашу нәсел дәвамчыларын бәйләде

Рәисә ханым 2009 елда Казанда ТР Милли музеенда “Кенәз Йосыповлар нәселе тарихы” күргәзмәсен тәкъдим итүдә катнашып, Ксения Сфери белән сөйләшү форсаты таба. 2012 ел — Тарихи Мәдәни мирас елында Ксения Сфири, танылган дворяннар токымы белән бергә, Алабугада узган Спасс ярминкәсенә чакырылу иде. “Алабуга- Сити” кунакханәсендә Рәисә ханым белән Ксения Сфириның очрашу-аралашу мизгеле шаһите булдым. Ул биниһая җылы һәм эчкерсез, дустанә булды. Иң мөһиме Ксения Сфири Асылгәрәй туганының дүртенче токымы булган Рәисә ханымны Йосыповлар нәсел дәвамчысы буларак таныды. Туганнар ихластан аралашып, истәлеккә бүләк-сувенирлар алышты.

Әнә шул бер очрашудан бер мизгел чорлар аша килгән тарихны, нәсел дәвамчыларын бәйләде…

PS: Рәисә Дәүләтбаева-Мартынова Ксения Сфири белән телефоннан аралашып торды. Кызганыч, үзенең затлы, борынгы нәселдән булуын исбатлаган, меценатлык эше алып барган Рәисә ханым моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте.

Әлеге тарихи язманы журналист, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзимә Кашапова Рәисә Дәүләтбаева- Мартынованың «Гаилә сере» язмасы фактларына нигезләнеп әзерләде.

Фирая Рәшитова


---
Piter.tatar
№ --- | 17.03.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»