поиск новостей
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 27 Май
  • Илдус Габдрахманов - актер
  • Әхәт Мушинский - язучы
  • Ирек Кашапов - актер
  • Зөлфия Шакирова - җырчы
  • Ранис Газизов (1959-2020) - нәшир
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
Архив
 
17.03.2023 Шоу-бизнес

Лилия Хәмитова: «Бу хәлләр өндәме дип, әле дә шаккатам»

Халык мәхәббәтен яулаган, әмма радио-телевидениедән сирәк яңгыраган җырчы Лилия Хәмитова бу көннәрдә янә телдән төшми. Башта җырын яңача башкарып, игътибарны үзенә җәлеп итсә, хәзер шәхси тормышы кызыксыну уятты. Ул бүген нинди уй-ниятләр белән яши? Эстрада, репертуар, танылу юллары турында нинди фикердә? Без әнә шул хакта сөйләштек.

– Лилия, мөмкинлек булса, менә хәзер тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Язмышың син уйламаганда-көтмәгәндә дә үзгәреп куярга мөмкин икән. Әйтик менә Винарис Ильегет үзенең юбилеенда миңа тәкъдим ясады. Көтелмәгән хәл булды. Аның турында уйлаганым да юк иде хәтта. Әни дә авырый, бала да укый – нинди кияүгә чыгу ди ул?! Ә ул тотты да, күпме халык алдында игълан итте. Андый эш турында әйтеп куялар инде, дидем әле үзенә. Мин бит Винарисны энекәшем кебек кабул итәм. Дуслыгыбызга 20 елдан артык, бергә чыгышлар да ясадык, инде уртак дусларыбыз да байтак. Әмма шундый тәкъдим ясар дип башыма да китермәдем. Башта ышанмадым да әле. «Шаяртумы бу, миңа нишләргә?» – дип тә сорадым, колагына гына пышылдап. «Юк, бу шаярту түгел», – ди. Хәзер уйлыйм: миндә бит мәхәббәт хисе калган. Ходай әнә шул хисне бүлешергә мөмкинлек биргәндер, күрәсең.
 
– Ирләр эшен дә эшлим, дигәнегез бар, ә менә ир хатыны булып кадердә яшәү турында уйлый идегезме?
 
– Бу хыял һәрбер хатын-кыз күңелендә була торгандыр. Әмма андый кеше синең янәшәңдә генә дип, бер генә хатын-кыз да уйламыйдыр. Минем белән дә шул ук хәл булды. Әнигә әйткән идем, нишләвең бу, дип бөтенләй аптырап калды. «Синең улың да бар бит», – ди. Улым Әмиргә хәлне аңлатып биргән идем, «Әни, ә син нәрсә югалтасың соң?» – диде. Чынлап та нәрсәне югалтам, нәрсәдән куркам соң мин? Әни минем гел янында булуыма ияләнгән инде ул. Хәер, ни генә булса да, без аны ташламаячакбыз. Әмиргә исә – 18 яшь, җиткән егет инде ул. Миңа ирләрчә киңәш биргәч, дөрес тәрбия бирелгән икән дип уйладым. Алай да, тәкъдим ясадылар да, чыгып киттем дигән сүз түгел. Миңа әлегә кәләш роле бик ошый. Яшерен-батырын түгел, тормышымда менә шушылай матур итеп тәкъдим ясаулары да беренче тапкыр. Моңарчы никах белән яшәп карадым, аннан Әмир туды. Улымны үстерергә, аякка бастырырга әни булышты. Винарисның исә элек-электән эчкерсезлеге ошый иде. Аның белән юлга чыгып китсәң дә, күңелең тыныч. Димәк урамда калмыйсың, концертың да әйбәт узачак, артистларга да тәрбия булачак. Бу яктан чын ир ул. Ләкин, мин аңа беркайчан да иргә караган кебек карамадым. Гәрчә бергә калган моментлар булса да. Ул миңа туганым кебек якын. Аның миңа мөнәсәбәте башкаларга караганда аерылып тора иде. Кемгәдер тавыш күтәрә алса да, миңа беркайчан да тавыш күтәрмәде. Хөрмәт итә дип уйлый идем. «Мин сине яратам», – дип әйткәне булды. Дежур фраза дип кабул итә идем. Алай гына булмаган икән.
 
– Сезнең тавыш та, репертуар да беркемне дә кабатламый, мәгънәле, халыкчан. Алай булса да, сәхнәдән югалып тордыгыз. Сәбәбе нәрсәдә?
 
– Гастроль тормышыннан өзелгәнем булмаса да, солянка концертларда даими катнашсам да, экраннардан югалырга туры килде шул. Экраннарда күренмәгәч, халык югалды дип уйлый. Ә инде радио-телевидениегә чыгар өчен өстәмә көч һәм чыгымнар кирәк. Соңгы елларда бөтен көчем, игътибарым әнигә булды. Биш ел элек сөягендә яман шеш авыруы таптылар, без әнә шул казага каршы көрәштек. Бу төр авыруның үз куркынычы бар. Аңа егылырга, бәрелергә ярамый. Кыскасы, сөяк сынудан сакланырга кирәк. Шуңа күрә гел янында булырга тырышам. Мин инде шәхси тормыш турында да, иҗат турында да уйланмадым, ник дигәндә, баланың ата-анасы каршындагы бурычы ул һәрвакыт беренче урында. Алай да бөтенләй үк югалмадым инде мин. «Мәйдан» каналында җырларым бар. Кызганыч, элеккеге җырлар телевидение фондында сакланмаган. Менә андый җырларны яңадан яздырабыз. Радиодан да, буран чыкса, «Буран дулый» җырын куйганнарын беләм (көлә).
 
 – «Буран дулый» җырын ни өчен яшь егет белән башкардыгыз? Бу сорауны бирүчеләр күп булгандыр.
 
– Мин аны дуэт белән җырлармын дип планлаштырмаган идем. Руслан Трапезников белән эшләү үзенә күрә бер кызыклы тәҗрибә булды. Образ үзгәртүләр, заманча клип минем өчен шаккаткыч булды. Кешене стилистлар танымаслык итеп үзгәртә ала икән. Яшьләрнең тормышка карашы икенче һәм алардан нәрсәгәдер өйрәнеп тә була. Ни өчен Руслан дигәндә, бу тулысынча, аранжировкадан алып, образларга кадәр аның идеясе һәм ул кеше буларак күңелемә хуш килде. Гадәттә бит аның яшендәгеләр һавалырак була, өйрәтергә яраталар, ә ул андый түгел. Әйткән сүзгә колак сала, сез ничек уйлыйсыз дип, фикерне белешә. Без аңлашып эшләдек. Әле менә күптән түгел «Лаеклы хит» тапшыруында катнаштык. Бер-беребезне сагынганбыз да икән. Яңача «Буран…» миңа игътибарны арттырды дип әйтсәк тә була. Шәхсән үзем интернетта көн-төн утыра торган кеше булмагач, клипның язмышын, аңа нинди фикерләр калдыруларын күзәтеп бармадым. Төрлесе булды, диделәр. Руслан менә шуның кадәр карау җыйды, шуның хәтле фикер калдырганнар дип яза иде, мин алай икән дим инде, тагын нишлим? Руслан, тискәре фикерләрне укып кәефе төшмәсә ярар иде дип тә борчылган икән. Сәхнәгә беренче аяк басканда нинди юл сайланган, шуннан барам инде. Акрын гына, бер көйгә. Ошаткан кеше тыңлар, ошатмаганы узып китәр.
 
 – Заманында зур концертларда чыгыш ясап, соңга таба игътибар кимүне авыр кичерүчеләр бар. Сез ул чорны ничек үткәрдегез?
 
– Иҗат кайсыдыр арада тукталып торган очракта да, мин бит тик тормадым. Бала үстердем, өй салдым, тагын шөгыльләр таптым. Шулар өстенә җырлаудан та туктамадым. Әгәр инде концерт программасына кертеп тә, кыскартырга туры килде бит әле сезнең чыгышны, дип әйтәләр икән, димәк мине Аллаһы Тәгалә нәрсәдәндер саклаган дигән нәтиҗә чыгарам. Димәк миңа ул концертта чыгыш ясарга ярамаган. Кайвакыт концертны кичектерергә туры килә. Шулай кирәк булган, дим. Андый нәрсәләргә бәргәләнгәнем юк. Акча даулаганым, мин бу суммага эшләмим дип тавыш куптарганым да булмады. Мин – бик тыныч кеше.
 
– Популярлыкның тагын бер юлы – социаль челтәрләрдә активлык. Сез бу алымны бик кулланмыйсыз кебек? Нәрсә чабудан тота?
 
– Аның бер сәбәбе – ялкаулыктыр. Контент ясыйм дип, көн-төн социаль челтәрләрләрдә утыра алмыйм. Зур хезмәт бит ул. Әйтик менә концертларда башка артистлар белән очрашабыз. Алар гримеркага килеп керү белән эшли башлый. Кая килгән, нинди чара була, ничек прическа ясыйлар, сәхнә нинди – барысын да төшерә, аннары тараталар. Кайвакыт гримерка тулы кеше, ә сөйләшергә беркем дә юк. Барысы да телефонга береккән. «Кара, ничек күңелле сөйләшеп утырабыз», – дип төрттерәм кайчак. Элегрәк без очрашканда аралаша идек. Шул чакларны сагынам. Үзем берәр җиргә чакырулы булсам, телефонны сүндереп куям. Аралашканда, ял иткәндә телефон комачауламаска тиеш. Эш беткәч, юлга чыкканда якыннарыма, кайтырга чыктым, дип хәбәр бирәм. Социаль челтәрләрдә актив кешеләргә сокланам, булдыргач, бары тик афәрин генә. Мин – җир кешеседер күрәсең, виртуаль дөньяга бөтенләй кызыкмыйм. Аннары социаль челтәргә кер юганны, чәй эчкәнне чыгаруның хаҗәтен күрмим. Аны бөтен кеше шулай эшли торгандыр инде. Дөрес, берара бакча хәлләрен төшереп куя башлаган идем, анысы да тукталды. Әйтәм бит ул эш минеке түгел.
 
– Алай да, сорыйк әле: Лилия тормышны ничек алып бара? Кайда эшли, ни белән шөгыльләнә?
 
– Банкетларга даими чакыралар, иҗат белән тормыш алып барам. Хезмәт кенәгәм әнине карау буенча пенсия фондына тапшырылган.
 
– Җырчылар Казанга тартыла, сез Арчада яшисез. Күченү теләге юкмы?
 
– Казанга барып кайткан арада гына да алҗыйм. Миңа Арчам, аның һавасы, кешеләре якын. Гәрчә Казанда фатирым булса да, анда яшисем килми. Бәлкем тора-бара фикерем үзгәрер, хәзергә шулай.

– Бездә иң сүгелә торган өлкә – эстрада. Артистның киеменә дә, аранжировкага да, репертуарга да эләгә. Тәнкыйтьнең кайсылары белән килешәсез, кайсылары белән юк?
 
– Үзем сүзләргә игътибар итәм. Шигырьдә килешеп бетмәгән җире булса, автор белән сөйләшеп, аны үзгәрттерә идем. Аннары көйнең сүз белән тәңгәллеге әһәмиятле. Репертуарым шулай төзелде. Җырларымны мәгънәсез дип әйтеп булмый торгандыр. Ник дигәндә, җыр тәрбияләргә тиеш, дигән кагыйдәгә таянып эш итәм. Педагог булып та эшләгәч, миңа бу бик мөһим. Арча көллиятен тәмамлаган кешенең башта мәктәпләрдә чарлануы табигый инде ул. Дүрт ел укытканнан соң Казан мәдәният институтына укырга кердем дә, аны тәмамлагач, мәктәпкә кире кайтмадым инде. Сәхнәгә дә соңлап чыккан кеше мин, бәлкем шуңа җырга таләбем зурдыр. Ә бит шулай булмаса, истә кала торган җыр тумый. Менә хәзер җырлар истә каламы? Күбесе бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә. Шуңа тәнкыйть белән килешмичә дә булмый. Җырлар бик еш тәкъдим итәләр миңа, юк инде, «эләктерми», андыйга алынуның файдасы юк. Әле менә шушы көннәрдә Гүзәлия җыр бирде, анда нәрсәдер бар, алынырга була. Чөнки минем өчен җыр яздыру ул – шулкадәр мавыктыргыч процесс, нәкъ менә бала тудырган төсле. Ул – синеке генә. Шуңа күрә кемдер моңарчы башкарган җырларга да алынмыйм. Элеккеге җырларны кабатлап җырлау «перепевка» дип атала. Ул – зур эш түгел. Үз җырыңны булдыру – менә анысы зур эш.
 
– Үзешчәннәр белән профессионалларның аермасы бетте. Эстрада җиңеләйде. Бу киләчәктә ничек чагылыш табар?
 
– Без сәхнәгә чыкканда, ул әле буй җитмәслек бер үр иде. Хәзер анда теләсә кем менә ала. Акчасы булса, теләсә кем җырлый ала. Тавышың бармы синең, юкмы – анысы мөһим түгел. Шуңа күрә эстраданың кызыгы бетте. Халыкны да шаккатырып булмый инде. Хәер, бу хәлләр өндә барамы, дип шаккатып торам кайвакыт. Киләчәккә бөтен җыр да барып җитмәячәк билгеле. Ә менә хәзер барган хәлләр бик кызганыч. Җәүһәр дәрәҗәсендәге җырларны бозуны кабул итеп булмый. Тоталар да халык җырын заманчалатабыз дип, джаз яки башка формада башкаралар. Кайбер фестивальләр кем начаррак җырлый конкурсын хәтерләтә кайчак. Хәер, бу – минем фикерем, бәлкем ул дөрес тә түгелдер. Шул ук «Үзгәреш җиле»нә зал тутырып халык килә бит. Димәк ул аларга ошый. Ошагач, яшәргә хакы бар.
 
– Сезнең репертуар мәгънәле җырлардан тора. «Хәерле юл тели һәйкәлләр», «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр», «Ялгышканмын». Ничек уйлыйсыз, ретро—җырларны заманчалаштырырга кирәкме?
 
– Бер җыр белән тәҗрибә ясап карау ул әле бөтен җырларны да заманга яраклаштырырга кирәк дигән сүз түгел. Ул аннан соң күңел кайтаргыч нәрсәгә әвереләчәк. «Буран дулый» – Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җыр. Аңа Руслан Трапезников белән алынганчы, мин әлеге җыр көенең авторы Оскар Усманов белән дә киңәшләштем. Ул: «Бик сак булырга кирәк, халык башка яңгырашта кабул итмәскә мөмкин», – дип әйтте. Чыннан да шулай. Минем репертуарымда ул элеккеге көенчә калачак. Каядыр Руслан белән чыгыш ясарга чакыралар икән, анда яңача башкарачакбыз. Сез санап киткән җырларны халык үзе күтәрде. Радиога шалтыратып, шул җырны яңгырата алмассызмы икән, дип сорыйлар иде. Хәзер җырчы акча түләп ротациягә бирә дә, ул сәгать саен яңгырый. Хәзер тыңлаучы фикере ул кадәр мөһим түгел инде.
 
Лилия Хәмитованың әнисе
 
– Нәселдә җырлаучылар тагын бармы?
 
– Әнинең бертуган сеңлесенең кызы Алидәнең үз вакытында җырчы буласы килеп йөрде. Мин дә аның белән шөгыльләндем, композитор Гүзәлия җыр да язды. Шуннан икебез дә шаккатып тыңладык, нәкъ минем кебек, минем тавыш белән җырлый икән. «Алидә, кызым, син җырла, ләкин башка һөнәр дә үзләштер әле», – дидем. Чөнки эстрадага икенче Хәмитова кирәкми. Киңәшкә колак салды, үз һөнәрен бик ярата. Нәселдә башка җырчы юк дисәң дә була. Игезәк сыңарым Алия дә башка өлкәдә эшли. Ә бу сәләт миңа, бәлкем әтидән күчкәндер. Ул бик матур җырлый торган булган, гармун уйнаган. Без өч бала аны бик хәтерләмибез дә инде, әти вафат булганда мәсәлән без – игезәкләргә 5 яшь кенә булган.
 
– Улыгыз нәрсәләр белән кызыксына?
 
– Програмист булырга укый, гитарада уйнарга өйрәнә.
 
– «Сольный» концерт көтәргәме инде сездән?
 
– Иртәгә нәрсә буласын белми торган заманда яшибез бит. Син беренче шалтыратканда да мине «скорый» белән алып киткәннәр иде. Егылып, кабыргамны имгәттем. Винарис юбилеена да бара алмам дигән идем әле. Ярый барганмын, кияүгә чыкмыйча кала идем (көлә). Булыр дип ышанып яшик.
 
Блиц—сораштыру

– Бәхет – сезнеңчә, нәрсә?
 
– Максатның теләк белән кушылуын бәхет дип саныйм.
 
– Хатын—кызга хас булган төп биш сыйфат?
 
– Эшчәнлек, пөхтәлек, ярата белү, игелеклелек, зыялылык, оптимист булу. Алар бик күп, шактыйны санап була.
 
– Иң яратмаган эш нәрсә?
 
– Физик эшләрне алсак, савыт-саба юарга яратмыйм. Әмма юылмаган савыт-сабаны төнгә калдырмыйм. Безне, юылмаган савыт сиңа фәкыйрьлек теләп тора, дип өйрәттеләр. Бик яхшы тәрбия чарасы булган ул. Ә ир-ат эшләрен бик яратып башкарам. Шуңа күрә идәнне дә абый белән бергә җәйдек, штукатур-маляр эшләрен әйтеп тә тормыйм инде.
 
– Соңгы укыган китабыгыз?
 
– Күбрәк тәрбияви, документаль китаплар укыйм. Соңгысы әни мәхәббәте турында булды. Ул нинди микъдарда булырга тиеш, балага нинди дәрәҗәдә ирек бирергә ярый – бу минем өчен әһәмиятле иде.
 
– Тормыш девизыгыз?
 
– Мин шулай телим. Шулай диям дә, хәзерге мизгелдә нәрсә телим – шуны күз алдына китерәм.

Әңгәмәдәш – Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»